Дустын автоһәлакәт урынында калдырып китеп, үлемгә дучар иткән Актанышның Аппарат җитәкчесе шоферына хөкем карары чыгарылды

12 Сентября 2017

Укылган: 1411 тапкыр

Актаныш районыныда, юл һәлакәте урынында зыян күрүчене ярдәмсез ташлап калдырган 27 яшьлек машина йөртүчегә хөкем карары чыгарылды. Бу хакта Татарстан Республикасы Прокуратурасы хәбәр итә. Бу хакта элегрәк "Интертат" электрон газетасы язган иде.

Актаныш районы прокуратурасы, 27 яшьлек ир-атка карата ачылган җинаять буенча дәүләт гаепләвен кабул итте. Ул, РФ ҖКның 264 маддәсенең 4 өлеше (исерек халәттә юл йөрү кагыйдәләрен бозу һәм кеше үлеменә китерү) һәм РФ ҖКның 125 маддәсе (куркыныч янаган хәлдә калдырып китү) нигезендә гаепле дип табыла. 

Суд ачыклаганча, 2017 елның 12 июнь төнендә, гаепләнүче, аек булмаган халәттә Hyundai Sonata автомобиле руле артына утыра. Машина салоныныда шулай ук аның дусты була. "Актаныш-Мөслим" юлының 26 чакрымында, Актаныш районының Аккүз авылы янында, йөртүче куркынычсыз тизлек ала алмый, каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм машина юл читенә төшә.

Юл-транспорт һәлакәтеннән соң гаепләнүче, үзенең дустына беренче ярдәм күрсәтми һәм юлда очраган машинга утырып фаҗига урынын калдырып китә. 

Алган җәрәхәтләрдән зыян күрүче хастаханәдә вафат була

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган. 

Суд аны 4 елда 1 айга ирегеннән мәхрүм итеп колония-поселениегә җибәрә һәм 3 елга машина йөртү таныклыгын ала. 

Суд карары әлегә үз көченә кермәгән.


Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла