Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Буш фатирдан ишетелгән елау тавышы күршеләрне хафага салган

Риелтор килеп, эшнең нидә икәнен тикшергәч, бар да шок хәленә килгән.

news_top_970_100
Буш фатирдан ишетелгән елау тавышы күршеләрне хафага салган
Элеккеге хуҗалары фатирдан күченеп киткәч, күршеләре буш фатирдан сәер тавышлар ишетә башлаган. Фатирда кемдер елаган тавыш тирә-юньдәгеләрне хафага салган. Бу хәл турында НТР телеканалы хәбәр итте.

Кешеләр риелторга зарларын сөйләгән. Риелтор килеп, эшнең нидә икәнен тикшергәч, бар да шок хәленә килгән.

Алар буш фатирдагы раковинага бәйләнгән кечкенә этне күреп алганнар. Эт ябыгып, интегеп беткән, муенындагы яра эзләреннән кан тамган. Бичара хайван шул рәвешле бәйдән ычкынырга маташкан.

Фатир хуҗалары этне шулай итеп ташлап киткән. Риелтор авыру хайванны ветклиникага илтеп, операция ясаганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100