Булачак юрист Чаллы кешесеннән интим характердагы видео өчен акча таләп иткән

13 Сентября 2017

Укылган: 225 тапкыр

Гаепләнүче Чаллыдагы югары уку йортының юридик факультеты студенты булган. Булачак закон сакчысы акча кысу белән шөгыльләнгән. Бу хакта "Челнинские известия" газетасы яза. 
"Челнинские известия" газетасына мәгълүм булганча, 22 яшьлек егет, 37 комплекстагы йорт подъездында йоклап яткан исерек ирнең кесәсеннән 25 меңлек телефонын урлый.

Соңыннан ул үзенең мәкерле эшләренә беркайда да эшләмәүче танышын җәлеп итә. Алар икәүләп корбаннарыннан акча таләп итәләр. Чит телефонда, зыян күрүче катнашында интим характердагы видео табалар һәм ир-атның "Вконтакте" битенә шул видеога сылтама җибәрәләр. Видеоны социаль челтәрдә тарату белән янап, 5 мең акча тәлап итәләр. Телефонын кайтаруны вәгъдә итәләр. Ир-ат, үзеннән таләп ителгәнчә, 21 сәгатьтә, күрсәтелгән урында - өй каршындагы эскәмиядә акча калдыра. Ләкин телефонын кире кайтармагач, полициягә мөрәҗәгать итә. Полиция хезмәткәрләре тиз арада җинаятьчеләрнең эзенә төшәләр һәм аларны кулга алалар. 

Аларга каршы РФ ҖКның ике маддәсе - "Урлау" һәм "Акча таләп итү" нигезендә җинаять эше ачыла. 

Шәһәр судында, зыян күрүче ир-ат үзенә зарар китерүчеләрне якларга теләп, җәзаны йомшартуны сорый, алар килгән зыянны тулысынча каплады дип белдерә. Нәтиҗәдә, суд, зыян күрүче белән татулык урнашу сәбәпле, РФ ҖК ның "Урлау" маддәсе буенча ачылган җинаять эшен туктату карары чыгара.

"Акча таләп итү" маддәсе буенча ачылган җинаять эшендә суд егетләрне гаепле дип таба һәм,1,5 ел сынау срогы белән, аларны 2 елга шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм итә. 


Фикерләр








Хәвеф-хәтәр

"Аллаһка шөкер, кызым исән" - Инвалид кызын коткарырга теләп, ялгыз ана урамда калган

Суд приставлары килгәннән соң, Чаллыда яшәүче 62 яшьлек Инсия Фәрхетдинова инвалид кызы белән үзенең өч бүлмәле фатирын калдырырга мәҗбүр була. Инде икенче атна алар аена 5 мең сум түләп, танышларында яшиләр. Грамоталы кеше -  укытучы - нишләп мондый хәлдә калган соң?  

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла