Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Биектау районында инвалид ирне хатыны газ белән агулап үтермәкче булган

Биектау районында яшәүче 43 яшьлек ханымның мәкерле уе барып чыкмаган. Ул Россия Федерациясе Җинаять кодексының 30 нчы маддәсенең 3 нче часте, 105 нче маддәнең 1 нче часте (үтерергә ниятләү) буенча җинаять кылуда гаепләнә. Район прокуратурасы аңа карата җинаять эше буенча гаепләү йомгагын раслаган. Бу хакта Татарстан прокуратурасы сайтында хәбәр ителә.

news_top_970_100
Биектау районында инвалид ирне хатыны газ белән агулап үтермәкче булган

Тикшерү версиясе буенча, 2017 елның 7 нче маенда, элекке инвалид ире белән бергә яшәгән ханымның башына мәкерле уй килә. Ул, бәхетсезлек очрагына охшатып, параличланган ирен көнкүреш газы белән агулап үтермәкче була. Исерек хәлдә булган ханым кухнядагы газ плитәсе конфоркасын ачык калдыра. Фатирга газ исе тула башлагач, ир-ат, ис тоеп, хатыныннан газ плитәсен ябуын сорый. Ханым, иренә үтерү белән янап, фатирдан чыгып китә.

 Гомере куркыныч астында булуын аңлаган ир, ир кулларына таянып, ишеккә кадәр  үрмәләп бара, клюшка белән шакып, ярдәмгә чакыра. Тавышны күршедәге ханым ишетеп ала. Аның ярдәме белән ир-ат исән кала.

Җинаятьтә гаепләнүче ханымны сак астына япканнар. Җинаять эше Биектау районы судына юлланган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100