Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Беби-бокста баласын калдырган анага Мәскәүдән бер ир-ат ярдәм итәргә әзер

КДМЦның беби-бокс тартмасында калдырылган бала турындагы хәбәр чыккач, Мәскәүдән бер ир-ат баланың әнисенә матди ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдергән.

news_top_970_100
Беби-бокста баласын калдырган анага Мәскәүдән бер ир-ат ярдәм итәргә әзер

"Озак вакыт Мәскәү шәһәрендә яшәсәм дә, Яр Чаллы - минем кече ватаным, - дип сөйли Андрей. - Социаль челтәрләрдә, баласын ташлап киткән әни кеше турында фикер алышулар бара. Мондый явызлык күңелне төшерә. Мин ул ханымны һич кенә дә акламыйм, ләкин аңа ярдәм итәсем килә. Әлеге авыр хәлдән чыгу юлы бардыр дип уйлыйм". Бу хакта "Челнинские известия" газетасы хәбәр итә. 

Андрей фикеренчә, баласын беби-бокста калдырган анага ярдәм итәргә кирәк.

"Әгәр баланы әнисенә кире кайтарсалар, мин аларга берникадәр акча бирергә әзер, - дип белдерде ир-ат. - Бала кирәк-яраклары өчен 5000 сум, аларга үзләренә кирәкмәгән балалар караватын биргән кешегә тагын 2000 сум күчерер идем. Колясканы бергән кешегә - 2000 сум бирегә әзер, ә тагын 1000 сум - урын-җир комплекты, бала пеленкалары биргән кешегә. 

Моннан тыш ир-ат, киләсе җәйдә әни белән балага Татарстанның теләсә кайсы шифаханәсенә алынган юлламаның 10% түләргә вәгъдә бирә. 

"Юллама бәясенең калган өлешенә дә акча җыеп бирергә теләгән кешеләр булачагына ышанам, - дип белдерде Андрей. - Ананың акчасызлыктан баласын ташлап китүе - коточкыч гамәл түгел, ә җәмгыять өчен хурлык. Баланы әнисенә кире кайтару өчен тырышырга кирәк". 

Искәртеп үтик, беби-бокста ике айлык бала 18 ноябрь көнне, 23:50 сәгатьтә табылган иде. Хәзерге вакытта сабый хастаханәдә табиблар күзәтүе астында. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100