Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкала үзәгендә тротуарда җәяүлеләрне такси бәрдергән: коточкыч мизгел видеосы

Имгәнүчеләр арасында чит ил кешеләре дә бар.

news_top_970_100
Башкала үзәгендә тротуарда җәяүлеләрне такси бәрдергән: коточкыч мизгел видеосы
Мәскәү уртасында тротуарда басып торган кешеләр өстенә такси килеп кергән видеоны социаль челтәр кулланучылар интернетка куйды.

Авария узган шимбәдә Ильинка урамында булды. Автомобильнең кисәк кенә рулен борып, юлдан чыгып, җәяүлеләрне бәрдергәне видеокадрларда күренә. Шуннан соң йөртүче машинадан чыгып качмакчы була.

ТАСС агентлыгы хәбәре буенча, биш кешене хастаханәгә китергәннәр. Шуларның икесе Мексика, берсе — Украина һәм икесе Россия кешесе. Тагын өч кеше имгәнгән, алар хастаханәгә барудан баш тарткан.

Агентлык хәбәр иткәнчә, машина йөртүче газ һәм тормоз педальләрен ялгышкан. Ул инде 20 сәгать руль артында булуын әйткән, урыннан качарга тырышуын курку белән аңлаткан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100