Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Бар авыл өчен үрнәк" - Башкортстанда янып үлгән гаилә турында газеталар шулай язган була

Бөре районының Үгез авылында 7 августта килеп чыккан янгынның сәбәпләре билгеле. Бу янгында 9 кеше һәлак булды, шул исәптән 5 бала.

news_top_970_100
"Бар авыл өчен үрнәк" - Башкортстанда янып үлгән гаилә турында газеталар шулай язган була

Фаҗига чыккан йортта 71 яшьлек Фатыйма Сәгыйтовна улы Рамил һәм килене Вероника, аларның өч балалары: башлангыч сыйныф укучылары В. һәм Р., ике яшьлек А. белән яшәгән була. Вероника авыл җирлегендә эшли, Рамил эшмәкәр була. 

Мәскәүдән 8 яшьлек һәм 12 ае тулмаган балалары белән Мәскәү югары уку йортларының берсендә укыткан 32 яшьлек кызы Гөлшат һәм армия хезмәтен тәмамлаган туганы Владик кунакка кайткан була.

Гөлшатның Мәскәүгә китүе сәбәпле, туганнар җыелып, бәйрәм итә. Гаиләгә кунаклар килә - Үгез авылында яшәүче 82 яшьлек апасы Әнисә, күрше авылдан 71 яшьлек туганнан туган абыйсы Фазыл.

Йортта булган барлык балалар - биш бала һәм дүрт өлкән кеше һәлак булалар. Фатыйма Сәгыйтовна, өч бала анасы Вероника һәм бер туганы гына исән кала, фаҗига вакытында алар өйнең беренче катында булалар.

Берничә ай элек кенә - апрель аенда әлеге гаилә турында районның "Победа" газетасы мәкалә язган була. "Тәртипле, тормыш сөючән  гаилә, бар авыл өчен үрнәк", - дигән сүзләр белән, авыл җирлеге башлыгы Разиф Рәхмәтуллин бу гаиләгә бәя биргән була. 

Искәртеп үтик, тикшерүчеләр фаразы буенча, янгын электр үткәргечләренең төзексезлеге аркасында килеп чыккан. Фаҗига буенча Тикшерү комитеты җинаять эше ачты. 

Дүшәмбе, 7 август көнне Башкортстанда, янгын сәбәпле, матәм көне дип игълан ителде.

БСТканалы фаҗига шаһитенең сүзләрен китерә:

- Мин уянганда өй яна иде инде, икенче кат, түбә яна иде, якын килерлек түгел. Үзебез дә шок хәлендә идек, нәрсә эшләргә белмәдек. Хуҗабикә: "Балаларны коткарырга кирәк", - ди. Ул үзе тәрәзә аркылы чыккан булырга тиеш, чөнки тәнендә киселгән эзләр бик күп иде. Килене Вероника пластик тәрәзәне ваткан... Бөтенебез дә шок хәлендә. Уйламаганда - кичә генә уйнап, йөгереп йөргән балалар үлде, 9 кеше, бу бик зур фаҗига. 

Фатыйма апа сөйләвенчә, ул уянганда төтен каплаган була, ул икенче катка менә алмый. "Тарттырылган түшәм эреп, тамчылап тамып тора иде, менә алмадым", - ди. Янган йорт янына барып, кул белән генә су сибеп, кул астындагы әйберләр белән генә сүндерелек түгел иде. Ялкын бик көчле иде, хәзер бит бөтен төзелеш материаллары пластиктан, өйнең эче дә тышы да пластик белән тышланган, бик көчле янды. Ярый әле җил булмады. 

Бик яхшы гаилә иде, мул тормыш белән яшәделәр, тату иделәр, күптән түгел генә йорт салдылар, әйбәт яшәделәр. Бик ярдәмчел булдылар, Вероника администрациядә эшләде, нинди сорау булса да ярдәм итә. Хәзер Фатыйма апа белән Вероника гына калды, ирсез, балаларсыз, бик авыр очрак. Шулай ук, Фатыйма апаның Мәскәүдәге кызы да ике баласы белән кунакка кайткан иде. Зур малаена  8 яшь, кечесенә 1,2 яшь. Аларны алырга, Мәскәүгә кайтырга ярдәм итәргә армиядән кайткан энесе дә килгән иде. Барысы да һәлак булды: биш бала һәм дүрт олы кеше. Кечкенә авыл өчен бу бик зур фаҗига. 

Исән калганнарны сырхауханәләргә алып китәләр. Аңына килүгә үк, Вероника үзен өенә җибәрүләрен сорый. "Күз яшьләренә тулып, йорты янып беткәнне карап торды", - диләр аның турында. Янгын вакытында һәлак булганнарны танырлык булмый. Гөлшатның бер яшьлек баласын аякларыннан гына аералар - күз яшьләренә тулган ана күмергә әйләнгән баласын соңгы мизгелләргә кадәр кочагыннан аермаган була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100