Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәхетле очрак: Татарстанда коточкыч авариядә күкрәк баласы исән калган

Тизлеген арттырган машина каршы як полосага чыгып йөк машинасына һәм иномаркага бәрелгән.

news_top_970_100
Бәхетле очрак: Татарстанда коточкыч авариядә күкрәк баласы исән калган

Кичә Яр Чаллы-Зәй-Әлмәт юлында "Ваз 21123" машинасында баручы 38 яшьлек йөртүче тизлеген арттырган һәм каршы як полосага чыккан. Җиңел машина каршы яктан килүче "Исузу" йөк машинасына, аннары шулай ук каршыга килүче "Киа Рио"га бәрелгән. Бу турыда Татарстан ЮХИДИ матбугат хезмәте "Челнинские известия" сайтына хәбәр иткән.

"Ваз" машинасын йөртүче урында ук һәлак булган. 

"Киа Рио"да утырган пассажир хатынны хастаханәгә озатканнар. Ул арткы пассажир урынында куркынычсызлык каешын эләктерми утырган. 

Машина салонында бу хатынның тугыз айлык баласы да булган. Баланы махсус җайланмага беркетеп утыртканнар. Бәхеткә, әлеге җайланма баланың гомерен саклап калган, диелгән әлеге хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100