Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Аллаһка шөкер, кызым исән" - Инвалид кызын коткарырга теләп, ялгыз ана урамда калган

Суд приставлары килгәннән соң, Чаллыда яшәүче 62 яшьлек Инсия Фәрхетдинова инвалид кызы белән үзенең өч бүлмәле фатирын калдырырга мәҗбүр була. Инде икенче атна алар аена 5 мең сум түләп, танышларында яшиләр. Грамоталы кеше - укытучы - нишләп мондый хәлдә калган соң?

news_top_970_100
"Аллаһка шөкер, кызым исән" - Инвалид кызын коткарырга теләп, ялгыз ана урамда калган

Үзенең хәсрәте турында ул күз яшьләрсез сөйләде, үзен кулда тотарга тыршыты, әмма күзләре бөтен газапларын ачып салды. Бу хакта "Челнинские известия" газетасы яза.

"Нәрсә эшләгәнемне аңламадым"

"Без өйдән өстә булган әйберләрдән генә чыгып киттек, ә чемоданга кул астында нәрсә эләкте шуны гына салдык, - дип сөйли Инсия Фәрхетдинова. - Аңлыйм, үзем гаепле. Ләкин мин кызымны коткарырга теләдем!".

2013 елның августында ханымга, бердәнбер баласы - авыруы көчәеп хастаханәдә яткан кызын дәвалау өчен тиз арада акча кирәк була. Кызы бик яхшы укыган, гимнастика белән шөгыльләнгән була, ләкин язмыш талантлы кызга рәхимсез була: 10 яшендә кыз, спортзалда имгәнү алып, инвалид кала. Шуннан бирле мәктәпкә йөрмәгән, укытучылар аны өенә килеп укытканнар. Соңыннан гаиләләреннән әти кеше дә китә. Инде 25 ел Инсия Рәхимовна кызын берүзе тәрбияли. Ике пенсиягә (бу акчаларның күп өлеше кыйммәтле - 32 меңлек даруга китә, аны кызга көн саен кабул итәргә кирәк) һәм әнисенең авыруларны карап эшләгән акчага яшиләр. Ярты көнгә ул 600 сум акча ала. 

"Дәвалау өчен акча эзләп, мин беренче чиратта банкка мөрәҗәгать иттем, - дип бүлешә Инсия Рәхимовна. - Ләкин анда документларны бик озак тикшерәләр,  хуплау алу өчен вакыт кирәк. Шуңа күрә, танышымның киңәшен тыңлап, Яңа шәһәрдәге ломбардка килдем, абыйлы-энеле ике кеше миңа хезмәт күрсәтте. Аларны тәртипле кешеләрдер дип уйлаган идем, ә чынлыкта алар мине төп башына утырттылар."

Ханым ике айга бурычка 1 миллион 300 мең сум акча ала, залог сыйфатында үзенең өч бүлмәле фатирын күрсәтә. 

"Документка кул куйдым. Туганнар бу документ алар өчен генә төзелә һәм сейфта сакланачак диделәр, - дип сөйли Инсия Рәхимовна. - Расписка алдым, үземнең бурыч өчен процентлар түләдем - ике айга 78 мең. Башым буталган иде - бердәнбер кызымның гомере өчен курыктым, нәрсә эшләгәнемне аңламадым". Алынган акчаларның 400 меңен ханым, шәһәрдәге ике банктан элек алган бурычларын түләү өчен тота. Калганы кызын дәвалауга китә. 

Бурычымны кайтарырга җыендым, ә фатирны сатканнар иде инде

"Аллаһка шөкер, кызым исән, аякларында йөри, ә башыбызга төшкән авырлыкларны барыбер җиңеп чыгарбыз", - дип үз-үзен юата Инсия Рәхимовна.

Авырлыклар - бик җиңел әйтелгән сүз әле. Чынлыкта бу ике ялгызның, көчсез ике хатын-кызның авырлыкларын сүз белән генә аңлатып булмый. Аларны акчасыз һәм яшәү урынсыз калдыралар.

Инсия Фәрхетдинова, ломбардка бурычын кайтарырга теләп, банкка кредит алырга дип мөрәҗәгать итә. "Залог итеп фатирыма булган рәсми документларны күрсәттем. Ләкин, тикшерүдән соң, банк хезмәткәрләре миңа фатирның сатылганы һәм аның хуҗасы хәзер башка кеше икәнен әйттеләр. Ломбардтагы хезмәткәрләргә шалтыраттым, ләкин телефонны беркем дә алмады. Ломбард ябылган һәм алар Казанга күчеп киткән, дип сөйлиләр". 

Ломбардтагы расписка

Ломбардтагы процент җыючылар ханымның ашыгуыннан файдаланып, залог килешүе урынына сату-алу турындагы килешүгә кул куйдырган булдып чыга. 

Тиздән ханымны өеннән чыгарып җибәрү мәсьәләсе килеп чыга. 

 "Үземнеке булмаган фатирда 4 ел яшәү дәвамында бу конфликтны адвокатлар белән хәл итәргә, 1998 елдан бирле яшәгән фатирымны кире кайтарырга тырыштым, - дип сөйли Инсия Рәхимовна. - Ул фатир үзенчәлекле иде, анда бөтен нәрсә кызыма уңайлы булсын дип эшләнгән. Имгәнүдән соң аның буе үсми башлады һәм 1 метр 40 сантиметрны гына тәшкил итә. Нишләргә? Судлашырга телибез, ләкин инде  суд утырышы тапкыр туктатылды һәм яңа хуҗасы файдасына карар чыгарды". 

Моннан чыгу юлы бармы?

Фәрхетдиновалар бүген бомж хәлендә - пропискалары, тору урыннары юк. Ә бөтен кыйммәтле әйбреләре суд приставлары тарафыннан бикләп куелган фатирда калган. Ишектәге йозакны яңа хуҗа алыштырган. Ханымга әйберләрен алып китәргә дип көн саен шалтыраталар. Хәзерге вакытта пенсионер ханымның һәм инвалид кызның бөтен өметләре - Казандагы юридик агентлык юристында. 

"Челнинские известия" газетасы юрист Ленар Гәйфетдинов белән шалтыратып сөйләшкән. Ул менә нәрсәләр сөйләгән:

"Идел буе районы судында  мошенниклар төркеменә карата ачылган җинаять эшен карау башланды. Без судта килешү шартлары баштан ук файдалы булмаганын исбатларга тырышачакбыз, бу очракта килешүне  өзү мөмкинлеге туа. Иң мөһиме - фатирны залогтан алырга кирәк. Кызганычка каршы, юридик яктан бернәрсә белән дә хәбәрдар булмаган кешеләр саны артканнан арта бара. Еш кына аларның ышанычын яулап, процент җыючылар аларны алдыйлар. Инсия Рәхимовнага биргән кебек распискалар бирәләр, әмма аларны берничек тә документ дип атап булмый - имза куелган белән кәгазь кисәге генә. Соңгы ярты ел эчендә генә дә безнең компаниядә алдау очраклары буенча эшләр 30 дан артып китте. Зыян күрүчеләр - пенсионерлар, шәхси эшмәкәрләр, яшь кешеләр, ялгызлар, балалы гаиләләр. Алар чыгымнар өчен акча алырга теләп фатирларын залогка салып фатирсыз калдылар. Хәзер аларны үз яннарына танышлары сыендырды, кемдер вакытлыча яшәп тору үзәгендә, ә кайберләре хәтта бомж хәлендә йөриләр". 



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100