Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

8 яшьлек кызны көчләүдә 29 яшьлек Адель Шәрәфиев гаепләнә (видео)

Казан шәһәренең Яңа Савин районы суды, 8 яшьлек кызны көчләүдә шикләнелүче Адель Шәрәфиевне кулга алды. Ул Казанның Авиатөзелеш районында яши.

news_top_970_100
8 яшьлек кызны көчләүдә 29 яшьлек Адель Шәрәфиев гаепләнә (видео)

Ир-ат 11 февральгә кадәр сак астында булачак, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы. 

Полиция хезмәткәрләре Гадел Шәрәфиевне Казанның Ибраһимов урамындагы бер йорт подъездында исерек килеш кулга алалар.

Алдарак "Татар-информ" хәбәр иткәнчә, 11 декабрь көнне 16:00 сәгать тирәсендә Побежимов урамындагы бер йорт чормасында билгесез ир-ат кыз балага карата сексуаль характердагы көч куллана һәм кача. Кызның сүзләреннән чыгып, җинаятьченең фотороботын ясыйлар һәм мессенджерларда тараталар. 12 декабрь көнне ир-ат кулга алына. 

"14 яше тулмаганнарга карата сексуаль характердагы көч куллану" маддәсе буенча җинаять эше ачыла. 

Ачыкланганча, ир-ат кызга мәктәптән кайтып барган вакытта ташлана. Аулак җирдә кызның артыннан килеп, учлары белән аның авызын каплый, үтерү белән янап, аны Побежимов урамындагы йорт ишегаллары буйлап алып китә. Кыз таныш түгел ир-аттан үзенең бик куркуын һәм шуның өчен ярдәм сорап кычкырмавын сөйли. Ир-ат домофон аркылы беренче туры килгән фатирга шалтыратып, үз ачкычларын онытып калдыруын әйтә һәм ишек ачуларын сорый. Соңыннан алар лифтка керә, 9 катка күтәрелеп, чормага чыгалар. 

Көчләүче кызга үтерү белән яный. Татарстан Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, ир-ат кызны өенә кадәр озата. Урамда кызны әнисе каршы ала, көчләүче аны күрә һәм качып китә. Кыз фатирларына кергәч кенә әнисенә үзе белән булган хәлләрне сөйли һәм әнисе тиз арада полициягә хәбәр итә. 

Казан гарнизонының һәм Эчке эшләр министрлыгының барлык составы ир-атны эзләү эшенә керешә. 12 декабрь кичендә Ибраһимов урамындагы бер йорт подъездында ир-атны исерек хәлдә кулга алалар. 


Җинаятьче Авиатөзелеш районында яшәүче 29 яшьлек ир-ат булып чыга. Ул урлау, кыйнау һәм талау маддәләре буенча хөкем ителгән була. 

Полиция бүлегендә кыз бала аның үзен көчләгән ар-ат икәнлеген таный, ә молекуляр-генетик экспертиза нәтиҗәләре кызның сүзләрен раслый. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100