Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

18 яшьлек егетләр кием эченә тыгып колбаса урлаганда тотылган

Ачыкланганча, егетләр колбасаны урлап кына калмаганнар, ә сатканнар да.

news_top_970_100
18 яшьлек егетләр кием эченә тыгып колбаса урлаганда тотылган
Чаллыда җирле кибетләрдән колбаса эшләнмәләре урлаган 18 яшьлек 3 егетне тоткарлаганнар, дип хәбәр итә «Вести КАМАЗа».

Яшьләр урланган колбасаны кышкы кием эченә яшергәннәр һәм кибеттән товар өчен түләмичә чыгып киткәннәр. Каракларны видеокүзәтү камерасы ярдәмендә ачыклаганнар.

Студентларның өчесе дә Яңа шәһәрдә төрле микрорайоннарда яшиләр, элек хөкем ителмәгән. Алар шәһәрнең өч кибетендә йөргән. Ачыкланганча, егетләр колбасаны урлап кына калмаганнар, ә сатканнар да.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100