Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

16 яшьлек сөйгән кызына урамда пычак белән кадаган егетне узып баручы хатын туктата алмаган

20 яшьлек егетне 16,5 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.

news_top_970_100
16 яшьлек сөйгән кызына урамда пычак белән кадаган егетне узып баручы хатын туктата алмаган
Урамда 16 яшьлек сөйгән кызын пычак белән кыйнап яткан егетне узып баручы хатын күреп алган. 30 яшьлек хатын сумкасы белән суккан, аяклары белән типкәләп караган, тик фаҗиганы булдырмый кала алмаган, дип хәбәр итте "Башинформ".

Җинаятьче бу хатынны этеп җибәргән, үтерү белән янаган. 

Балигъ булмаган кызга пычак белән берничә тапкыр кадаганнан соң, егет машинасына утырып качкан. Аны берникадәр вакыттан соң, полиция хезмәткәрләре авылдан ерак түгел урманда тоткарлаган. Ул үзенә дә пычак белән җәрәхәтләр ясаган.

16 яшьлек кыз берникадәр вакыттан соң, хастаханәдә үлгән, дип хәбәр иткән Башкортстан буенча Тикшерү комитеты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100