Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

14 яшьлек кыз ачлыктан үлгән

Бу баланы анасы атнасына ике тапкыр гына ашаткан.

news_top_970_100
14 яшьлек кыз ачлыктан үлгән
Фаҗига Пермь өлкәсендә булган. Ачлыктан үлгән 14 яшьлек кыз бала мәетен бер көннән соң гына тапканнар. Бу турыда җирле басмалар хәбәр итте.

Кызның әнисе "Ашыгыч ярдәмне" бары тик бер тәүлектән соң гына шалтыраткан. Ул табибларны "бала аңсыз ята" дип чакырган. Тик алар баланың үлемен раслаган. Бала ябыгып үлгән.

"Ана кеше кызны атнасына ике тапкыр гына ашаткан. Ул балага ябыгу күп авырулардан дәвалый дип ышандырган", диелгән әлеге хәбәрдә.

Күрше-күлән соңгы вакытта кызның бик ябыгуын сөйләгән. Ата-аналар җыелышында баланың хәле турында сорау биргәч, бу ана кызына атнасына ике тапкыр ашау да җитүен әйткән. 

"Ишегалдында бөтен кеше дә белә иде: кызны вак кына гөнаһлары өчен дә җәзага тарталар иде. Биш минутка соңга калса, аны өйдә бикләп тотттылар. Кыз бик тыныч һәм тыңлаучан иде", - дип сөйләгән бу фаҗига белән таныш кеше.

Кызны 18 июльдә җирләгәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100