Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда +18 градуска кадәр җылыта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге алдагы өч көнгә республикада һава торышы турында мәгълүмат бирде.

news_top_970_100
Татарстанда +18 градуска кадәр җылыта

Иртәгә, 9 апрельдә, аязучан-болытлы һава көтелә. Явым-төшем булмаячак. Җил төньяк-көнбатыштан исәчәк. Төнлә температура -4...+1 градус булачак. Көндез температура +6...+11 градус булыр дип көтелә.Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык саклана.

10 апрельдә алмашынучан-болытлы һава көтелә. Төнлә һәм иртән бераз яңгыр, томан булыр дип фаразлана. Көндез явым-төшем көтелми. Җил иртән һәм көндез урыны белән 16 м/с тизлек белән исәчәк. Төнлә температура 0 дән  +5 градуска кадәр булачак. Көндез һава +10...+15 градуска кадәр күтәреләчәк, көнбатыш районнарда +18 градус булыр дип фаразлана. 

11 апрельдә алмашынучан-болытлы һава булачак. Иртән һәм көндез күпчелек районнарда бераз яңгыр явачак. Җил урыны белән 15 м/с ка кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +1...+5 градус булыр дип фаразлана. Көндез +3...+8 градус җылылык көтелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100