Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кышкы сезонга керәбез: Ял көннәрендә Татарстанда беренче кар явачак

Республика коммуналь хезмәтләре һәм юл хуҗалыгы кышны «коралланып» каршы алачак. Йортларның барысына да җылы бирелгән, юлларга сибү өчен ком-тоз катнашмасы әзерләп куелган.

news_top_970_100
Кышкы сезонга керәбез: Ял көннәрендә Татарстанда беренче кар явачак
Чагыштырмача җылы һәм кояшлы октябрьне салкын көннәр, кар һәм җил алыштыра. Республикада яшәүчеләр якындагы ялларда ук моның шаһиты булачак. Алдагы җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Татарстан территориясендә һава шартлары төньяк-көнбатыш циклонның тылдагы өлеше белән билгеләнәчәк.

«Җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә һава температурасы түбәнәячәк. Җомга көнне алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, җил төньяк-көнбатыштан исә, урыны белән җилнең тизлеге секундына 7-12 метрга кадәр җитәчәк. Урыны белән яңгыр һәм юеш кар явачак», - дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Феликс Гоголь.

20 октябрьдә көндез +1 +6 градус җылы. Шимбә һәм якшәмбедә температура тагын да түбәнәя. Шимбәгә каршы төндә һәм якшәмбе көнне Татарстанда 0 -5 градуска кадәр суыта. 21 октябрьдә көндез һава температурасы 0 +5, ә 22 октябрьдә -1 +4 градус тәшкил итәчәк.


Рамил Гали фотосы

«Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә урыны белән яңгыр һәм юеш кар яварга мөмкин. Якын көннәрдә әле «чын» карны күрмәячәкбез. Әмма бу республикада рәсми рәвештә теркәлгән беренче кар булачак. Ул урыны белән явачак. Республика халкының күпчелеге аны күрми калырга да мөмкин», - дип ассызыклады Феликс Гоголь.

Кар ноябрьдә ятачак

Эксперт билгеләп үткәнчә, күпьеллык климатик статистика нигезендә, Татарстанда беренче кар төшү һәм вакытлы кар катламының хасил булуы октябрьнең өченче декадасы ахырына туры килә. Төрле районнарда ул 18-25 октябрь көннәрендә күзәтелә. Республиканың көньягында кар иң соңыннан (якынча, 3 ноябрьдә) ява.

Күпьеллык күзәтүләр нигезендә, кар ноябрьнең икенче-өченче декадасында ята. Әлеге күренеш 9-12 ноябрьдән башлап, әмма күбесенчә ноябрьнең 20ләрендә күзәтелә. Шуның белән бергә, Татарстанда октябрьдә үк кар яткан еллар да бар. Соңгы тапкыр ул 9 октябрьдә күзәтелгән, ул чагында Тәтеш районын ап-ап кар юрганы каплаган.


Солтан Исхаков фотосы

Коммуналь һәм юл хезмәтләре кышны каршыларга әзер

Татарстан алда торган кышка әзерлек буенча илнең әйдәп баручы төбәкләре арасына керде. 19 октябрьдә узган торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләренең 2017-2018 елгы көзге-кышкы чорга әзерлеге буенча Бөтенроссия селектор киңәшмәсендә Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Козак шул хакта хәбәр итте. Биредә сүз инфраструктура объектлары һәм торак фондының әзерлеге хакында бара.

«Бүгенге көндә Татарстанда барлык торак йортларга һәм социаль объектларга җылы бирелгән. Йортларга җылы биргән вакытта бернинди гадәттән тыш хәлләр дә күзәтелмәгән. Бу эш сентябрь ахырында ук башланган. Аерым шикаятьләр булса да, без вәзгыятьне контрольдә тотабыз. Мөслим районы коммуналь хезмәткәрләре эшне беренчеләрдән булып (23 сентябрьгә кадәр) төгәлләде. Республикада төп эшләр бер атна эчендә (25-29 сентябрь) башкарылды», - дип белдерде ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта.


Рамил Гали фотосы

Узган кышта Казан урамнарыннан 650 мең тонна кар чыгарып түгелгән, бу – 130 меңгә якын үзбушаткыч дигән сүз. Юллардагы бозлавыкка каршы көрәшү өчен 100 мең тонна ком-тоз катнашмасы һәм 9,5 мең тонна реагент әзерләнгән. Юл тармагы вәкилләре раславынча, алар алда торган кышка 100 процентка әзер.

«Татарстанда алдагы кышка әзерлек эшләре 1 ноябрьгә төгәлләнергә тиеш иде. Хәзерге вакытта төбәк юлларына сибү өчен 230 мең тонна ком-тоз катнашмасы әзерләп куелган, ә ул бер сезонга 266 мең тонна кирәк. Әзерлек 87 процент тәшкил итә. Ә федераль юллар өчен 140 мең тонна (144 мең тонна кирәк) ком-тоз катнашмасы әзерләнгән. Әзерлек - 97 процент», –диде ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат сәркатибе Наилә Клевлеева.

Элеккеге елларда күзәтелгән кызыклы фактлар

КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы белгечләре мәгълүматлары нигезендә, Казанда беренче кар катламы 27 октябрь - 1 ноябрьдә хасил була. Ә 1978 елда Казанда мондый күренеш 3 октябрьдә үк күзәтелгән. 1976 елда исә кар 9 октябрьдә үк яткан һәм шуннан соң эремәгән.

«Күпьеллык күзәтүләр нигезендә, республика территориясендә температура нигездә 31 октябрьдән соң 0 градустан түбән төшә башлый. Быел исә бу күрсәткеч әлегә нормадан ике тапкырга диярлек югарырак. Әгәр салкынайтып җибәрсә, температура нормага кайтачак. Татарстан кышкы сезонга керәчәк. Температура түбәнәю аркасында бозлавык хасил булырга мөмкин», - дип ассызыклады КФУның метеорология обсерваториясе мөдире Мәдинә Шәрипова.

Шунысын да искәртик: быел октябрьнең беренче һәм икенче ункөнлеге климатик нормадан җылырак (беренче декада – 0,5, икенчесе – 2,5 градуска) булды. Гадәттә, бу вакытта республикада төннәрен бераз салкынайта торган иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100