Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 24 октябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый

Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 24 октябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый.

news_top_970_100
Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 24 октябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый

23 октябрь. Татарстанда аязучан болытлы һава. Урыны белән аз гына кар. Җил төньяк-көнбатыштан, талгын. Төнлә һава температурасы -2..-7˚, көндез  0..+5˚ градус. 

24 октябрь

Үсеш алучы ай. Ай кәҗәмөгез йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы

Бакча җиләген һәм салкыннарга бирешүчән башка үсемлекләрне чыршы ботаклары белән каплау. Теплицаларны язгы утыртуга әзерләү. Яшел культуралар утыртылган савытлардагы туфракны көпшәләндерү. Рассада утырту өчен туфрак әзерләү.

Чәчәк түтәле

Декоратив агач һәм куакларның коры ботакларын кисү. Салкыннарга бирешүчән декоратив үсемлекләрне чыршы ботаклары белән каплау. Күпьеллык чәчәкләрне пычкы чүбе, торф, тартмалар, чыршы ботаклары белән каплау. Ылыслы агачларны язгы янулардан саклау өчен крафт-кәгазь белән бәйләү. Бүлмә гөлләре үскән савыттагы туфракның өске катламын көпшәләндерү.

Җиләк-җимеш бакчасы

Агач һәм куакларның коры ботакларын кисү. Ылыслы агачларны язгы янулардан саклау өчен крафт-кәгазь белән каплау. Кимерүчеләргә агуланган капканнар кую.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100