Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Интертаттан 4 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

Интертаттан 4 апрельгә һава торышы һәм ай календаре.

news_top_970_100
Интертаттан 4 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

4 апрель. Татарстанда аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз җепшек кар, яңгыр явачак. Кайбер районнарда томан. Җил көньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнбатышка юнәлешен үзгәртүчән, уртача тизлектә, урыны белән 15 метр тизлектә исәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы -4..+1˚, көндез  +2..+7˚ градус. Юлларда бозлавык. 

4 апрель.

Кимүче ай. Ай укчы йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы
Иртә өлгерә торган кишер утырту өчен түтәлләр ясау. Бәрәңгене үрдерү өчен таратып кую. Туфрак җылынсын өчен түтәлләр өстенә дугалар куеп пленка белән капларга, торф, көл сибәргә мөмкин. 

Чәчәк түтәле
Үсемлекләрне корткычларга каршы матдәләр белән бөркү. Бүлмә гөлләренең һәм чәчәк рассадаларының тамырларын тукландыру өчен яхшы вакыт. Розалардан һәм башка декоратив куаклардан каплавычларны салдыру, кәүсәләре тирәләп әйләнә ясап ашламалар сибү. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Җимеш агач-куакларын, җиләк куакларын котркычларга, авыруларга каршы матдәләр белән бөркү. Җылы ярата торган культураларны, кышны начар чыккан, яңарак кына утыртылган агач-куакларга үсеш стимуляторлары сибү. Крыжовник һәм карлыганга  65°С градуслы кайнар су бөркергә мөмкин. Җимеш бирүче агач-куакларның кәүсәләре тирәли әйләнә ясап ашлама сибәргә була. Туфракны язгы эшкәртү: казу, көпшәләндерү.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100