Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Интертаттан 21 февральгә һава торышы һәм ай календаре

Интертаттан 21 февральгә һава торышы һәм ай календаре.

news_top_970_100
Интертаттан 21 февральгә һава торышы һәм ай календаре
21 февраль. Татарстанда аязучан болытлы һава. Вакыты белән бераз кар явачак. Көнбатыштан талгын җил. Төнлә һава температурасы  -7..-14, аязайган вакытта  -19˚; көндез  -4..-9 градус. Юлларда бозлавык. 

21 февраль

Усеш алучы ай. Ай үгезбозау йолдызлыгында

Яшелчә бакчасы

Үсемлекләргә су сибү һәм минераль ашламалар белән тукландыру. Биек булып үсә торган помидор, борыч, баклажан, яфраклы һәм сабачалы сельдерей, кыяр орлыклары суда җебетергә һәм утыртырга була. Яшел һәм хуш исле үләннәр утыртырга мөмкин. Тәрәзә төбендә үстерү өчен кресс-салат утырту, яшел кыякка башлы суган, шнитт-суганы утыртырга була.

Чәчәк түтәле

Үсемлекләргә су сибү һәм минераль ашламалар белән тукландыру. Берьеллык чәчәк орлыкларын утыртырга була. Яшел һәм хуш исле үләннәр утырту. Чәчәк рассадаларын күчереп утырту.

Җиләк-җимеш бакчасы

Кышкы ялгаулар өчен уңай вакыт.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100