Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Интертаттан 19 июньгә һава торышы һәм ай календаре

Интертаттан 19 июньгә һава торышы һәм ай календаре.

news_top_970_100
Интертаттан 19 июньгә һава торышы һәм ай календаре
19 июнь. Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көннең икенче яртысында яшенле яңгыр. Җил төньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектә; яшен вакытында 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +7..+12˚, республиканың көнбатышында +15˚; көндез +24..+29˚ градус. 


 19 июнь.
Үсеш алучы Ай. Ай үлчәү йолдызлыгында.


Яшелчә бакчасы
Ашламалар кертү тыела. Туфракны йомшарту, компост чәчү, сугару өчен уңышлы вакыт. Бүлмәдә һәм балконда үсүче яшелчәләрне күчереп утырту өчен уңай чор. Җыелган уңышны шундук эшкәртергә кирәк. 

Чәчәк түтәле
Ашламалар кертергә ярамый. Туфракка утыртылган яшел чыбыкчалар яхшы үсеп китәчәк. Икееллык чәчәкләрне утырту, декоратив үсемлекләрне бүлгәләү, утырту өчен уңышлы вакыт. Дару үләннәре утыртырга була. Балконда үсүче чәчәкәләрне һәм бүлмә гөлләрен күчереп утыртырга була. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Ашаламалар кертергә ярамый. Туфракка утыртылган яшел чыбыкчалар яхшы үсеп китәчәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100