Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Интертаттан 18-19 мартка һава торышы һәм ай календаре

Интертаттан 18-19 мартка һава торышы һәм ай календаре.

news_top_970_100
Интертаттан 18-19 мартка һава торышы һәм ай календаре
18 март. Татарстанда болытлы һава. Кар, юеш кар явачак, урыны белән көчәергә мөмкин. Буран булачак. Җил көньяктан, уртача тизлектә, иртән һәм көндез 15-20 метр тизлектә. Төнлә һава температурасы  -12..-17˚; көндез -6..-11˚, көньяк-көнчыгыш районнарда 0..-5˚ градус. Юлларда бозлавык, карт көртләре. 

19 март. Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Төнлә урыны белән бераз кар явачак; көндез явым-төшемнәрсез. Җил көнбатыштан, талгын,урыны белән 16 метр тизлектә исәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы  -15..-20˚, аязайган вакытта -24˚; көндез -4..-9˚ градус. Юлларда бозлавык. 

18 март. 
Үсеш алучы ай. Ай кучкар йолдызлыгында. 

Яшелчә бакчасы 
Бернәрсә дә утыртырга, күчереп утыртырга, кисәргә ярамый. Бүлмә гөлләренә, рассадаларга су сибүне кичектереп тору кулай. Рассада утырту өчен туфрак әзерләргә мөмкин.


Чәчәк түтәле
Бернәрсә дә утыртырга, күчереп утыртырга, кисәргә ярамый. Бүлмә гөлләренә, чәчәк рассадаларына су сибүне кичектереп тору кулай. Рассада утырту өчен туфрак әзерләргә мөмкин. 


Җиләк-җимеш бакчасы
Бернәрсә дә утыртырга, күчереп утыртырга, кисәргә ярамый.

19 март.

Үсеш алучы ай. Ай кучкар йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы
Җылытала торган теплицаларга утырту өчен кыяр орлыкларын суда җебетү һәм чәчү өчен уңай вакыт. Томат, борыч, баклажан рассадаларын зур савытларга күчереп утырту. Вегетация вакыты кыска булган үсемлекләрне утыртырга була. 

Чәчәк бакчасы
Вегетация вакыты кыска булган чәчәкләрне һәм үрмә гөлләрне утыртырга була. Чәчәк рассадаларын күчереп утыртырга мөмкин.

Җиләк-җимеш бакчасы
Җимеш бирүче агач-куакларны ялгарга була. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100