Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Интертаттан 17 февральгә һава торышы һәм ай календаре

Интертаттан 17 февральгә һава торышы һәм ай календаре.

news_top_970_100
Интертаттан 17 февральгә һава торышы һәм ай календаре

17 февраль. Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемнәрсез. Җил көньяктан, көндез акрын тизлектә, төнлә уртача тизлектә исәчәк. Төнлә һава температурасы  -14..-19˚, аязайган вакытта -25˚; көндез -5..-10˚ градус. Юлларда бозлавык. 

17 февраль

Үсеш алучы ай. Ай балык йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы

Рассадага су сибү һәм минераль ашламалар белән тукландыру. Тиешле яктылык булганда, тәрәзә төбендә үстерү өчен, индетерминант помидор, биек булып үсә торган борыч, баклажан, яфрак һәм сабакча сельдерей, орлыкларын суга салып җебетергә була. Яшел кыяк өчен яфраклы һәм яфрак-сабаклы яшелчәләр утырту. Ремонтант бакча җиләген утыртырга була.

Чәчәк түтәле

Чәчәк рассадаларына һәм бүлмә гөлләренә су сибү, минераль ашламалар белән тукландыру. Утырту вакытыннан, чәчәк ату чорына кадәр 12 атна вакыт уза торган чәчәк орлыкларын рассадага утыртырга була. Орлыклары алдан эшкәртелүгә мохтаҗ күпьеллык чәчәкләрне утыртырга мөмкин.

Җиләк-җимеш бакчасы

Алга таба эшкәртү өчен виноград сабакчаларын суда тоту. Агачларга кышкы ялгаулар ясау.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100