Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Интертаттан 11 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

Интертаттан 11 апрельгә һава торышы һәм ай календаре.

news_top_970_100
Интертаттан 11 апрельгә һава торышы һәм ай календаре
11 апрель. Татарстанда аязучан болытлы һава. Бераз яңгыр, юеш кар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, юнәлешен төньяк-көнчыгышка үзгәртүчән, уртача тизлектә; төнлә көчле, 16 метр тизлектә исәргә мөмкин. Төнлә һәм көндез һава температурасы +2..+7˚ градус. 


11 апрель.
Кимүче ай. Ай балык йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы
Үсемлекләргә су сибү, органик ашламалар белән тукландыру. Кишер, иртә өлгерә торган ачы торма орлыклары, теплицада редис һәм җылытылган туфракка чөгендер орлыклары чәчү өчен уңышлы вакыт. Яшел кыяк өчен кара суганны рассадага утырту. Салкыннарга чыдам, кышкы культураларны теплицага утыртырга була, шулай ук базилик, майоранны рассадага утыртырга мөмкин. Томатларны күчереп утырту, ә кыска булып үсә торган помидор сортларын тамырларына зыян китермичә, туфракның кәсе белән аерым савытларга күчереп утырту. Туфракны көпшәләндерү. Бакча җиләге түтәлләренә органик ашламалар сибү. 

Чәчәк түтәле
Үсемлекләргә су сибү, органик ашламалар белән тукландыру. Рассаданы күчереп утырту, кыска булып үсә торган үсемлекләрне  тамырларына зыян китермичә, туфракның кәсе белән аерым савытларга күчереп утырту. Туфракны көпшәләндерү, рассаданы сирәкләү. Суганчалы бүлмә гөлләрен күчереп утырту. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Үсемлекләргә органик ашламалар сибү. Җимеш бирүче агач һәм куакларның кәүсәләре тирәли әйләнәләр ясап органик ашламалар сибү.  


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100