Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Халык җырчысы" үзешчән җырчылар бәйгесе башланды: төп бүләк - смартфон!

"Халык җырчысы" бәйгесе үзешчән җырчыларга тиз арада танылу мөмкинлеген бирәчәк.

news_top_970_100
"Халык җырчысы" үзешчән җырчылар бәйгесе башланды: төп бүләк - смартфон!

"Татар-информ" редакциясе "Интертат" электрон газетасысайтында "Халык җырчысы" конкурсын башлап җибәрә. 

Бу бәйге үзешчән җырчыларга танылу мөмкинлеген бирәчәк.

Конкурста катнашырга теләүчеләргә үзләре яки танышлары җырлаганны видеога төшереп алырга кирәк. Җырчының исем-фамилиясе, аның турында кыскача мәгълүмат язарга кирәк. Шушы видеоязманы һәм мәгълүматны info@tatar-inform.tatar адресына юллау сорала.

Искәрмә: җырчы видеоязманы үзе җибәрмәгән очракта, башка кеше төшергән видеоязманы сайтка урнаштырырга башкаручының рөхсәте булырга тиеш.

Видеоязмалар "Интертат" сайтындагы “Халык җырчысы” рубрикасына урнаштырылачак. Иң күп каралган видеоязма һәр атна саен ачыкланачак. Төп җиңүче 2018 елның 4 маенда - һәр атнаның җиңүчеләре арасында тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк. Тавыш бирү "Интертат" электрон газетасының ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә оештырылачак. 

Җиңүче смартфон белән бүләкләнә. 

Бәйгенең хештеглары - #интертатконкурс #халыкҗырчысы

Искәртеп узабыз, “intertat.tatar” сайты татар телле сайтлар арасында дөньяда беренче урында тора. “Интертат” сайтын аена 55 меңнән артык уникаль кулланучы карап бара.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100