Алинә Кәримова

Алия Каюм кызы Кәримова (әдәби тәхәллүсе—Алинә Кәримова) 1976 елның 14 июнендә Кыргызстанның Ом өлкәсе Кызыл-Кыя шәһәрендә туа. 1993 елда Казан дәүләт университеты каршындагы 1 нче номерлы эксперименталь мәктәп-лицейда укый һәм 1999 елда Казан дәүләт университетының физика факультетын тәмамлый. Университетта укыган дәвердә Марк Зарецкий җитәкләгән Максим Горький музее каршында оештырылган әдәби берләшмәгә йөри. Соңрак ул өч ел буе бу берләшмәнең җитәкчесе була.
 
Алия Кәримованың беренче мәкаләсе 1995 елда «Идель» журналында дөнья күрә. Шуннан соң аның язмалары бер-бер артлы «Новый мир», «Зна-мя», «Октябрь», «Наш современник», «Дружба народов», «Юность» (Мәскәү), «День и Ночь» (Красноярск), «Луч» (Ижевск) журналларында басыла.
 
2006 елда Татарстан китап нәшриятында Алинә Кәримованың «Другое платье» исемле шигырьләр китабы басыла, һәм ул 2007 елда А.М.Горький (Казан) исемендәге әдәби премия белән бүләкләнә.
 
Алия Кәримова Россия яшь язучыларының Липки шәһәрендә үткәрелгән форумында, Борис Чичибанин исемендәге хәзерге рус поэзиясе фестивалендә (Харьков, 2004) катнаша, V форум нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының стипендиаты була (2005). Ул Идел буе яшь язучыларының I форумы лауреаты (Саранск, 2006), А.С.Пушкин бәйрәмендә катнаша (Пушкинские горы, 2007).
 
Алия Кәримова татар поэзиясен тәрҗемә итүче буларак та билгеле. Ул С.Сөләйманова, И.Юзеев, Р.Фәйзуллин, Р.Гаташ, М.Мирза, Х.Әюп һ.б. шигырьләрен тәрҗемә итә.
 
А.Кәримова — 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла