Фәтхерахман Әхмәдиев

1930 елның 15 ноябрендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Тәберде Чаллысы авылында туа. Әтисе иртә вафат була. Ачлы–туклы яшәгән 30 елларда әнисенә 4 баланы тәрбияләргә туры килә. Улларының җыр-моңга һәвәслеген сизеп, ул аларга венский гармун алып бирә. Шул вакыттан алып Фәтхерахман Әхмәдиев гармунын кулыннан төшерми.

Салих Сәйдашев белән очрашу яшь егетнең язмышында зур роль уйный. Аның киңәше белән Фәтхерахман Әхмәдиев Казан музыка училищесына укырга керә. Махсус белем алгач, Котлы Бөкәш мәктәбендә музыка укытучысы булып эшли, хор оештыра, республиканың күп кенә районнарында үткәрелгән концертларда катнаша.

Композиторлар союзы әгъзасы булмау сәбәпле, Фәтхерахман Әхмәдиев «үзешчән композитор» дип саналып йөртелә. Шушы «мөһер» аның ул елларда җырларын («Җәйнең матур аяз таңнарында», «Кама буе – туган як», «Чистай вальсы», «Мин килермен каршыңа», «Сине сөйдем, гүзәлем», «Мәңге яшисе килә», «Бер карадым күзләреңә» һ.б.) халыкка җиткерүдә зур кыенлыклар тудыра. Ләкин аның гүзәл җырлары халык күңелендә һәрвакыт саклана.

Композитор 1981 елның 3 сентябрендә вафат була. Тәберде Чаллысы авылында Фәтхерахман Әхмәдиевнең тормышына багышланган музей эшләп килә.

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла