Хәсән Заманов

1912 елның 14 сентябрендә Минзәлә өязе )хәзерге Актаныш районы) Күҗәкә авылына туа.

Ижауда яши, машина төзү заводында эшли. 1942 елдан Совет Армиясе сафларында.

1943 елның июнь аеннан Ватан өчен барган сугышларда катнаша.

Воронеж фронты составындагы 38нче армиягә караган 16нчы укчылар дивизиясенең 465нче укчы полкы укчысы рядовой Заманов 1943 елның 25 сентябрендә үзенең подразделениесе белән Киев шәһәреннән төньяктарак Днепрны кичеп, уң як ярга чыга һәм бер ай дәвамында яр буендагы плацдармны тотып калу һәм ныгыту өчен барган каты сугышта катнаша. 1943 елның 3 ноябрендә Киев янындагы Пуща-Водица төбәге өчен барган бәрелештә авыр яралана. 1944 елның 10 гыйнварында аңа Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исем бирелә.

Инвалидлык буенча хәрби хезмәттән азат ителгәннән соң, Ижау шәһәренә әйләнеп кайта, соңыннан Свердловск өлкәсендәге Покровск-Уральский поселогында яши. Ленин ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

1956 елның 20 ноябрендә вафат була.

 

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла