Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанның баш казые: Кыз балага арзанлы әйбер алып бирү - егет тарафыннан әдәпсезлек

Казанның Галиев мәчетендә Дин галимнәре шәригать кануннарына туры килерлек гаилә нинди булырга тиешлеген аңлатты. Мәһәр күләменә килеп җиткәч, уртак фикергә килә алмадылар. Казый мәһәр суммасы зур булырга тиеш дисә, хатын-кызлар егетләрне кызганды.

news_top_970_100
Татарстанның баш казые: Кыз балага арзанлы әйбер алып бирү - егет тарафыннан әдәпсезлек
Очрашуда Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР Голәмәләр шурасының җаваплы сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалиев, Казан казые Габдулла хәзрәт Әдһәмов, Мөфтиятнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина, “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Россия ислам институты мөгаллиме, педагогия фәннәре кандидаты Гөлназ Галәвиева катнашты. Аерылышуларның сәбәбе нидә, мөселман гаиләсен ничек саклап калырга - алар әлеге сорауларга үз тәҗрибәләреннән чыгып җавап бирде.

“Ата-аналарның төп бурычы – балаларына тормыш иптәше эзләү”

Төп чыгышны Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев ясады.



- Бүгенге вазгыять никах һәм аның асылы турында уйланырга мәҗбүр итә, чөнки мөселман гаиләләре арасында да аерылышучылар саны кимеми. Рәсми мәгълүматларга караганда 50 процент гаилә таркала. Кызганыч, талак әйтүче парлар күбәеп китте. Сәбәбе яшьләргә тәҗрибә җитмәүдән түгел, ә исламны, шәригатьне дөрес аңламаудан, үтәмәүдән дә килә. Гаилә институтын ныгыту өлкәсендә Диния нәзарәте төрле чаралар оештыра. Бүгенге очрашу да эш күрсәтү генә түгел, ә киң җәмәгатьчелеккә гаилә кыйммәтләрен аңлату, - диде хәзрәт.

Җәлил хәзрәт Фазлыев мөселман гаиләләре таркалуда җитди сәбәпләр булуын да әйтеп узды. 

- Сәбәпләр күп төрле. Балаларының гаиләләре нык һәм дәвамлы, әхлаклы булуы хакында иң беренче ата-ана уйларга тиеш. Безнең өстебездә балаларыбыз хакы. Алар күп түгел: хәерле исем кушу, балага дөрес тәрбия бирү, балаларыбызны хәерле кешегә никахлау. Бүген ата-аналар балаларын гаилә корырга, тормыш итәргә түгел, ә югары уку йортларына укырга кертергә, имтиханнар бирергә әзерли. Бала тәрбияләүнең төп йөге ата белән ана җилкәсенә төшәргә тиеш. Ата-аналарның төп бурычы – балаларына тормыш иптәше эзләү.

Күп кенә яшьләр очраклы рәвештә гаилә кора. Күбесе никахка дөрес караш белән килми, хәтта аңа әзер дә булмый. Тормыш итүгә җиңел карау, җаваплылыкны аңламау аерылышуга китерә. Элек барысы да сөйләшеп, килешеп эшләнелгән булса, бүген “яратам” дигән сүзне ишетүгә гаилә коралар. Егет белән кыз арасында ярату түгел, теләк, бергә булу омтылышы гына бар. Мәхәббәт һәм ярату хисләре гаилә коргач кына барлыкка килә. Ир белән хатын бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп яшәгәндә генә гаилә сакланып калына, - диде ул.

 “Мәһәр бүләк итә алмаган егет тормышны да алып бара алмаячак”

Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев фикеренчә, яшь кызлар мә­һәр алуга бик җиңел карыйлар.



- Мәһәр хакының аның үз бәясе, үз вакыты бар. Егет кеше өйләнгәндә кыз баланы хөрмәт итү йөзеннән аңа лаеклы мәһәр бирергә тиеш. Аның күләмен кызның әтисе билгели. Ул мәһәр бәясен аз күләмдә билгеләсә кызын  түбәнсетү була. Мәһәрнең төгәл чикләре билгеле түгел. Бүген иң киң таралган мәһәр 5000 сум тирәсе. Моннан да кимрәкне егет кеше бирә алмый, ул кабул ителми. Мәһәр бүләк итә алмаган егет тормышны да алып бара алмаячак.

Кыз балага арзанлы әйбер алып бирү  егет тарафыннан әдәпсезлек булып санала. Бүген йөзек, алка һәм башка алтын эшләнмәләре сорыйлар. Машина, квартира, тун сораучылар да бар. Кызларның күбесе үз дәрәҗәләрен белми һәм мәһәрне аз күләмдә сорыйлар, - ди хәзрәт.

 “Кыз бала кыйммәтле мәһәр сораса, егет аңа өйләнүдән баш тартачак”

Җәлил хәзрәт Фазлыевның бу фикере белән Мөфтиятнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншина килешмәде. Аның уйлавынча, кыз бала кыйммәтле мәһәр сораса, егет аңа өйләнүдән баш тартачак.



- Минемчә, хатын-кызны мәһәр, аның күләме түгел, ә егетнең тормышны ничек алып бара алуы, нинди кеше икәнлеге кызыксындырырга тиеш. Мәһәр һәм акча ярдәмендә генә кешенең нинди икәнлеген белеп булмый. Кыз бала кыйммәтле мәһәр сораса, егет аңа өйләнүдән баш тартачак. Чөнки байлыгыма кызыга дип уйларга мөмкин. Кызлар хәзер болай да бик күпне тәлап итә. Берсенең дә авылга кайтып торасы килми, шәһәрдә яшәргә хыялланалар. Хәер, егетләргә дә машиналы һәм фатирлы кызлар кирәк. Биредә шуны да әйтәсем килә: гаилә корганчы егетләр кызның гаиләсе белән танышсын иде. Чөнки гаиләдәге тәрбияне күреп кыз бала хакында бик күп мәгълүмәт алырга мөмкин, - диде Наилә Җиһаншина.

Наилә Җиһаншина яучылык институтын үстерергә кирәклеген әйтте. Аның фикеренчә, шул рәвешле яшьләрне гаиләне саклап калу серләренә өйрәтергә мөмкин.

 “Гаилә таркалуга матди байлык та тәэсир итә”

Казыйлар үзләренең иң мөһим эш юнәлешләренең берсе – гаилә кыйммәтләрен саклауда күрәләр. Узган елда “Имамнар тарафыннан никахлар укылганда ислам хокукы кагыйдәләрен куллану турында” нигезләмә эшләнгән. Казыйлар һәм Голәмәләр шурасы белән берлектә әзерләнгән әлеге документ хатын-кызларның хокукларын яклау һәм гаилә институтын ныгыту максатыннан чыгып эшләнгән.



ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең методик җитәкчелегендә Россиянең мөселман хатын-кызлары берлеге һәм хатын-кызлар белән эшләү бүлеге хатын-кызларны борчыган тормышчан мәсьәләләрне хәл итү буенча җитди хезмәт башкара. Монда мөрәҗәгать итеп, гаиләдә килеп туган төрле каршылыклар һәм аерылышуга нисбәтле сорауларда хатын-кызлар үзләренең хокукулары һәм бурычлары турында белешмә һәм психологик ярдәм дә алалар. Берлек каршында эшләп килгән Мөслимәләрне эшкә урнаштыру Үзәге дә аларга ярдәм итә. Биредә гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан “Никах ярминкәсе”, “Хәләл туй ярминкәсе”, ялгыз ир-ат һәм хатын-кызларны таныштыру өчен даими рәвештә очрашулар оештырыла.

Татарстан Республикасы мәчетләре каршында Гаилә үзәкләре дә эшли. Үзәкләрдә никах укытудан тыш, никахлашырга әзерләнгән яшьләргә, яшь гаиләләргә нәсихәтләр бирү, кризистан чыгу юлларын күрсәтү, гаиләне саклап калу чараларын күрү, психологик ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнәләр.

- Киңәш сорап көнгә 3-4 кеше мөрәҗәгать итә. Диния Нәзарәтендә ышаныч телефоны да эшли. “Кайнар телефон линиясе”нә күбрәк хатын-кызлар шалтырата. Аларга мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин җавап бирә, таркалуга таба барган гаиләләрнең теге яки бу хәлләрен дини караш күзлегеннән чыгып бәяли һәм киңәшләр бирә. Ышаныч телефоны эш көннәрендә 10.00-17.00 сәгатьтә эшли. Гаилә таркалуга матди байлык та тәэсир итә. Шулай ук ялгышып өч талак әйтеп, аннан нишләргә белмичә аптырап шалтыраткан ир-атлар да бар”, - диде Казан казые Габдулла хәзрәт Әдһәмов. 

 “Балаларны интернет үстерә”

Казандагы “Гаилә” мәчете дә гаилә кыйммәтләрен саклый торган үзәккә әйләнеп бара.



- Мәчеттә һәр атнаның җомга кичендә гаилә дәресләре үткәрәбез, бәйрәмнәр оештырабыз. “Адәм белән Һава” гаилә төзү һәм саклау үзәге эшли. Гаилә кыйммәтләрен саклау кирәкле эш. Гаилә һәм үрнәк ата-ана баланың төп тәрбиячесе. Кызганыч, хәзер балаларны интернет үстерә. Ата-аналар күп вакытларын эштә уздыралар, - диде “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100