Шамил Аляутдинов хатыны булу авырмы? - Хәзрәт хатыны белән ачыктан-ачык сөйләшү

10 Марта 2018

Укылган: 3274 тапкыр

Автор: Энҗе НОГМАНОВА
Без аны Шамил хәзрәт Аляутдиновның тормыш иптәше буларак беләбез. Ул – Мәскәүдә яшәүче татар кызы. Моңа өстәп ул – 5 бала әнисе дә. Зилә ханым Аляутдинова "Татар-информ"га эксклюзив интервью бирде.
Зилә Аляутдинова гаилә, балалар тәрбияләү, шәхес буларак камилләшү буенча тренинглар да үткәрә. Әле күптән түгел басылып чыккан “Секреты семейного счастья” китабы авторы да ул.

Бу гаиләнең тормышын, эшчәнлеген күптән күзәтеп барсам да, әңгәмә кору теләге китапны укыганнан соң уянды. Аны бер сулышта укып чыктым дисәм дә, арттыру булмас. Аралашу өчен дә бик ачык, гади, эчкерсез әңгәмәдәш булып чыкты Зилә ханым. Аның белән гаилә тормышы, тәрбия, яшүсмерләр проблемалары, телләр өйрәнү, дөрес туклану һ.б. турында сөйләштек.


"Татар телендәге китапларның кадере юк"


- Китабыгызны укып чыккач туган беренче уй: Зилә Аляутдинова гаилә психологы белемен алганмы әллә?

- Чыннан да кайбер материаллар МГУ да психология бүлегендә укыганда язылган иде. Бу өлкә миңа кечкенәдән кызык. Психология ул бит кешенең эчке дөньясы, уй-фикерләре, хис-тойгылары. Аларны өйрәнү, күзәтү ошый миңа. Китапны язганда, мөгаен, бу үзенчәлегем дә күчкәндер.

- Китап рус телендә язылган. Туган телебездә дә бастырырга ниятегез юкмы? Татар телендә мондый китаплар юк дәрәҗәсендә.

- Татар теле минем күңелдә бик җылы һәм тирән хисләр уята. Әдәби татар телен ишетсәм, татар теле моңын тойсам, канатланам, үземнең татар икәнлегемне, бөек татар нәселеннән икәнемне сизәм. Бәлки, шул сәбәптән, иптәшемнең «Ислам һәм балалар», «Рухи дөнья» китапларын татар телендә бастырып чыгардык. Хәтта Коръән тәфсирен татар теленә тәржемә иттердек. Ләкин бастырмадык. Сатылмас дидек, кайдадыр сакларга да кирәк бит әле китапларны.

Кызганыч, татар телендәге китапларның кадере юк. Маркетинг, сату кануннары ягыннан алар артта. Бөтенләй сатылмыйлар диярлек. Минемчә, татар теле тансыкка, экзотикага әйләнеп бара. Дөнья мәшакатенә чумган кешеләрнең татар теле белән шөгыльләнү мөмкинлекләре юк. Шуңа күрә хәзергә татарча китап бастырудан тыелып торабыз. Мин тел кешенең сөйләшү, уйлау сәләтен үсешкә алып баруын аңлыйм. Тик иҗтимагый тенденцияны туктатырга көчем җитми.


Хәзрәт хатыны булу авырмы?


- Зилә ханым, сез безгә Шамил хәзрәт Аляутдинов хатыны буларак якын. Әйтегез әле, хәзрәт хатыны булу авырмы?

- Мин Аллаһы Тәгаләгә бик рәхмәтле: янымда сәламәт ирем, балаларым бар. Шамил хәзрәт кебек кешенең хатыны булу аерым җаваплылык өсти. Кешенең рухи дөньясын ачканчы, аңлаганчы, гаилә тормышының күп еллары уза. Бу матур төргәкләнгән бүләкне ачкандагы кебек. Мин еш кына үз-үземә сорау бирәм. Иптәшем өчен, аның эшчәнлеге өчен тиешле шартлар тудыра аламмы, дөрес туклану, гаиләдә тыныч мохит булдыраммы? Хатын-кыз капризлары юкмы? Үземнең эшләремә һәрчак анализ ясарга тырышам: иптәшемә кирәкмәгән мәшәкатьләр, авырлыклар китермимме? Аллаһ сүзе башкаларга да ишетелсен өчен кулымнан килгәнне эшләргә бурычлымын.
 
- Мәскәүдә яшәп, улыгыз Исламны Казанга укырга җибәрүегезнең сәбәбе нәрсәдә? Читтә уку, малайларның кызлардан аерым укуы балага мөстәкыйльлектән тыш тагын нәрсә бирә?

- Ислам улыбызны без кечкенәдән үк мөстәкыйльлеккә өндәдек. Аны кечкенәдән үк лагерьларда, махсус белем алу программаларында катнаштырдык. Аның дөнья күрү мәсъәләсендә дә тәҗрибәсе зур иде. Һәм карашлары төгәл, чын ирләрчә булсын дип, татар милләтеннән булган, белем алуга омтылышлы малайлар арасына укырга җибәрдек.

Хәзерге заман лозунгы - «Барысы да рөхсәт ителә, татып кара!» Бу яшүсмерләрнең туры юлларын югалтуга сәбәпче. Белем алу, югарыга омтылу модада түгел хәзер. Һәр ата-ана бу вәзгыятькә эләкмәс өчен кулларыннан килгәнне эшләргә тырыша.

Без лицей коллективын бик яратабыз. Укытучы, җитәкчеләренә дога кылып торабыз. Бу уку йорты безнең өчен тәртип оазисы. Иксез-чиксез дөньяда тирән белем, нәсел, татар тарихы, әби-бабай йолаларына хөрмәт уяту утравы. Лицейга киләчәктә дә исән-сау эшләргә насыйп булсын!

Укыганда уку йортына нәфрәт туарга мөмкин

 
- Китабыгызда лицейда укучы баланың хис-кичерешләре генә түгел, мәктәпнең кайбер " яшерен" яклары да ачыла...

- Улыбызның көндәлегендә  самими хис-кичерешләре, күңелендә гармония табу теләге, артык ачыклык та урын ала дип әйтер идем. Ләкин мин үзем лицейда уку тәҗрибәсен үткәнгә күрә, күңел җилләренең төрле якка искәнлеген яхшы аңлыйм. Беренче елда адаптация, сагыну хисе яндыра, икенче елда уку йортына хәтта нәфрәт хисе уянуы мөмкин. Аннары тирә-як шартларга күнү, буйсыну, ә инде укып бетереп, дөньяга чыккач, иксез-чиксез рәхмәтлек хисе туа.

Синең тормышыңның бер чорында булган укучылар, укытучыларга гына түгел, бөтен эшләгән персоналга, ашчыларга, җыештыручыларга, диварларга, андагы һавага рәхмәтле буласың. Саф хисләр белән искә төшерәсең. Кайда гына булсак та, төрле " яшерен" якларны күрергә мөмкин. Ләкин улымның көндәлегеннән алынган бу өзектә ниятем аларны күрсәтү түгел иде. Максат: баланың эчке кичерешләрен, үз-үзе белән көрәшен сурәтләү.

"Балалар әти-әниләренең карашларын алып тумый"


- Исламны үземнең яшүсмер балам белән чагыштырып утырдым: бер үк сөйләшү алымы, музыка тыңларга хирыслык, җае чыкканда этлекләр эшләргә ярату... Хәзрәт балалары башка төрле була дигән стереотипны сызып ташладыгыз кебек.

- Ислам - беренче балабыз. Ул 5-6 яшьләрдә булганда мин үзем өчен бер ачыш ясадым. Балалар әти-әниләренең дөньяга карашларын, аларның белемләрен сеңдереп, ДНК алып тумыйлар икән.

Мин төрекчә яхшы беләм. Баламның да төрекчә белүен бик тели идем. Ләкин балага тел өйрәтү зур түземлек, тырышлык, уку, сөйләшү һәм телне куллану мөмкинлеге булдыруны таләп итә. Үзеннән-үзе генә белем, сәләт күчми шул. Шуннан чыгып әйтә алам - һәрбер бала үзенчәлекле. Кайсы гаиләдә тууы бер нәрсә. Нинди характер, нинди тормыш тәҗрибәсе алуы, гаиләдә ничәнче бала булуы да роль уйный. Бала тормышта үз юлын үзе салып барырга тиеш. Әни белән әтисе аңа хәләл белән хәрамны аңлатып, Ислам дине кыйммәтләрен күрсәтә, сеңдерергә тырыша, баланың тормыш юлында яхшы киңәшче булуын белдерә. Калганы инде, Аллаһтан, Анын рәхмәте киңлегеннән!


Тел өйрәнү өчен баланы ун яшьтән башка гаиләгә бирергә була

 
- Гаиләгез белән төрле илләрдә чит телләр өйрәнү тәҗрибәгез кызыксыну уятты. Бәлки, репититорларга бирелгән акчаны җыеп барып, чит илдә 2 атналык курслар узу отышлырактыр да дип уйладым. Кайсы илдә яшәү, балаларны укыту отышлырак? 

- Мин кечкенәдән телләр белән кызыксындым. Гаиләдән килгән үзенчәлек бу. Әти кечкенәдән үк инглизчә пластинкалар куя иде, әни татар телен ана телем итеп яраттырды. Шулай ук тел өйрәнү мәсьәлэсендә тәҗрибәбез зур, Аллага шөкер. Киңәшем шундый: тел белән яшәргә кирәк. Ел дәвамында дәрес алып, соңыннан 2-3 тапкыр, җәйге яки кышкы ялда чит илдә практика узарга кирәк. Яңа шартларда тел теләр-теләмәс кулланылмый, ә ихтыяҗга әйләнә. Сиңа русча, татарча җавап бирүче булмагач, мәҗбүри рәвештә шул ил телендә сөйләшәсең. Шуңа күрә телне ел дәвамында өйрәнү кирәк һәм аны куллану шартларын да тудыру мөһим. Гомумән, балаларга тел өйрәтү акча, чыгымнар таләп иткән җитди максат.

- Сезнең очракта, баланы чит гаиләгә урнаштырып яшәтү (семья по обмену) нинди нәтиҗә бирде? Моның өчен балага ким дигәндә ничә яшь булырга тиеш дип уйлыйсыз?

- Бу очракта балалар бүтән гаилә тәртибен күрәләр, дини аермаларны билгелиләр, кеше белән аралашырга, теләкләрен җиткерергә, ошамаган якларын дипломатик рәвештә хәл итәргә тырышалар. Шулай итеп, дөньяда үз урыннарын табарга өйрәнәләр. Файдалы, ләкин шома, жиңел тәҗрибә түгел. Югары культуралы мөселман гаиләләренә урнаштырылсалар, (без андыйларны эзләп караган идек, тапмадык) балаларга жиңелрәк булыр иде. Чит гаиләдә яшәү өчен ким дигәндә 10 яшь булырга тиеш.


Ризык тәмле булсын өчен нишләргә?


- Дөрес туклану, спорт турында биргән мәгьлүматларыгызны кызыксынып укыдым. Боларның барысын да кайдан белеп бетерәсез сез?

- Спорт белән кечкенәдән үк кызыксынам. Лицейда, университетта волейбол уйный идем, төрле ярышларда катнаштым, берничә ел дәвалау  физкультурасына йөрдем… Тәнем биергә өйрәнүне 7 яшьләрдән үк сорый иде. Ләкин бию белән икенче балам туганнан соң гына шөгыльләнә башладым.

Балалар саны арткач, якындагы фитнес үзәккә йөри башладым, җитешмәгәндә паркта спорт мәйданчыгында физик күнегүләр ясыйм. Минемчә, тормыш спорт белән үрелеп барырга тиеш. Дөрес туклану серләренә беренче баламны көткәндә төшенә башладым. Булачак әниләр курсында безнең рационның 80 проценты салатлар, яшелчәләрдән торырга тиешлеген өйрәттеләр. Аннары инде иптәшем белән дөрес туклану принципларын гаиләдә дә куллана башладык. Күптән түгел Таиландта Муджибурахман исемле доктор безгә кызыклы киңәшләр бирде. Аңардан күп нәрсәгә өйрәндем. Ризык тәмле, матур булып күренсә, балаларга бик ошый. Мәсәлән бер генә мисал: брокколины пар остендә 5 минут тотып алсаң, искиткеч тәмле, шыкырдап торган, кыяр кебек яшелчә була. Балалар үзләре тоз сибеп ашыйлар.

"Баланы тәрбияләү өчен дини белем генә җитми"


- Балалар тәрбияләүдә әбиләрегез булышамы?

- Өлкән буын балалар өчен үрнәк, киңәшче, тәҗрибәләрен кызыклы, файдалы рәвештә бирүче кешеләр. Әкиятләр аша, чәй эчкәндә, яшь чакларын искә алганда балаларга тәрбия бирә. Тик баланы әни белән әти үстерергә тиеш. Әби белән бабай янына кунакка кайту - бик рәхәт мизгелләр.

- Бала әти-әнисенә карата игелекле булып үссен өчен дини белем бирү генә җитәме?

- Юк, дини белем генә җитми. Барысы да булырга тиеш. Тәрбия бит ул күпьяклы үсеш: дини яктан белем кирәк, иҗтимагый әдәп-әхлакны белү, белемле булу, әни-әти, туганнарның кадерен аңлау, туган якны ярату һәм иң мөһиме - балага Аллаһ салган бәракәт, Аллаһның рәхмәте.

- Еш кына "баланы кечкенә чакта өйрәтәсе калган, хәзер соң инде" дигәннәрен ишетәбез. Баланы ничә яшькә кадәр тәрбияләп була?
 
- Мин мондый фикер белән килешмим. Бирә алганны кечкенә чагында бирәсең, бала үсә бара, син дә үзгәрәсең. Шул ук вакытта син аңа барыбер нәрсәдер өйрәтергә тырышасың. Мәсәлән, иптәшемнең әнисе, малае 45 яшькә җитсә дә, аңа барыбер нәрсәдер өйрәтергә тырыша. Минемчә, өйрәтү гомер буе дәвам итә. Олыларның тәҗрибәсе, дөньяга карашлары балаларның дөньясын яхшырта, киңәйтә. Дипломатик рәвештә бирелгән киңәшләр бик файдалы. Көчләп өйрәтелгәннәр күңел белән кире кагыла.

- Әти-әни авторитет булсын өчен баланы ничек тәрбияләргә?

- Иң элек моны үзең аңларга тиешсең. Бала фикеренә хөрмәт булсын, шул ук вакытта Аллаһ каршында кечкенә бала өчен жаваплылык хисе тою да кирәк. Шуны балаларга да күрсәтергә кирәк. Дини белеме булган, Аллаһка мәхәббәт белән яшәгән кеше автоматик рәвештә әти-әнисенә хөрмәт белән карый. Чөнки Коръәндә әни-әтинең урыны нәкъ Аллаһтан соң бара. Аллаһны кабул итегез, әни-әтиегезгә хөрмәт күрсәтегез, диелә.


"Татар теленә игътибарым җитеп бетми"


- Сезнең гаиләдә туган телне өйрәнү ничек оештырыла?

- Минемчә, туган телгә игътибарым житеп бетми. Бала туган телендә яза, укый белергә тиеш дип уйлыйм. Сөйләшеп кенә еракка китеп булмый. Татарча мульфильмнар җитеп бетми, карарга җиңел, файдалы тапшырулар, уеннар...


"Чын Ислам музыка һәм рәсем белән тоташ"


- Китап тышлыгындагы рәсемне кызыгыз ясаган дип беләм. "Диндә рәсем ясау, музыка тыңлау ярамый" дигәннәргә сезнең җавап нинди?

- Зур галимнәр: Ибн Сина (Әбугалисина) һәм бүтәннәр музыка һәм рәсем ясау кешегә үз-үзен аңларга ярдәм итә дигән. Аллаһка булган мәхәббәтне, Аңа булган хөрмәтне телгә китерүдә ярдәмче дип өйрәткәннәр. Ислам гадәтләренең үсешен теләсәк, юлыбызны курку-шөбхәсез дәвам итүебез мөһим.

18 февральда Мәскәүдә «Разговор с душой. За гранью» дигән зур театраль-музыкаль тамаша узды. Пәйгамбәребезнең тарихын, ул өндәгән юлны тотуның хикмәтен артистлар, жырчылар, биючеләр сәхнәдән халыкка җиткерде. Залда 6000нән артык кеше җыялган иде.Тамашачы чараны күз яшьләре белән карады, бер елап, бер көлеп, күңелләре белән Ислам диненә катнашы булуларын тоеп утырды. Чын Ислам музыка һәм рәсем белән тоташ.

"Үземне балаларга гына багышламыйм"


- Сез үзегезне балалар тәрбияләүгә багышлаган кеше дип саныйсызмы?

- Мин балалар дөньясын бик яратам. Аларны үстерү күп көч, чикләүләр таләп итә. Кайвакыт шатлык хисе белән туласың, кутәренке кәеф була, аларга карап сокланып туя алмыйсың. Ә кайвакыт, балалар арасында шау-шу чыкса, синеке-минеке дип бүлешү башланса, иркен итеп сулыш аласың да, сорауларны чишү юлын эзли башлыйсың, нәрсәне дөрес эшләмәдем икән дип уйлыйсың. Мин үземне балаларга гына багышламыйм: иптәшемә, үземә дә вакыт табарга тырышам.

- Балалар үсеп, үз тормышларын коргач, сездән чыгып киткәч, үзегезне кем итеп күрәсез?

- Үзебезне сәламәт оныклар, бәхетле балалар арасында күрәм. Шулай ук белем алуның яңач араларын табарга ниятлибез. Төрле илләрдә эш белән йөреп, кулыбыздан килгәнчә файда китереп, Аллаһка якынлашучы кешеләрнең санын көннән-көн арткан итеп күрергә язсын. Аллаһ сүзен зур күләмгә җиткерү юлында буласым килә.

Зилә Аляутдинова 1978 елда Татарстанның Азнакай шәһәрендә туа. 1991-1996 елларда Төркиядә “Малхатун” лицеенда белем ала. Тәрҗемәче булып эшли. 1999 елда Шамил Аляутдинов белән гаилә кора. Бүгенге көндә 2 кыз, 3 малай тәрбиялиләр. Балаларын тәрбияләүгә тиешле игътибар бирү өчен хөкүмәт эшеннән баш тартса да, үзенең белемен һәрдаим үстерү юлында. 2 югары белеме, бер дини белеме бар. Зилә ханым телләр өйрәнә, сәламәт яшәү рәвеше, балалар психологиясе һәм педагогикасы белән кызыксына, мәкаләләр яза, тренинглар үткәрә. Замананың актив мөслимәсе булып кала белә.

Фикерләр








Дин

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: Кадер кичәсендә дога кылу - 83 ел буе берөзлексез дога кылуга тиң

Мөселманнар өчен иң кадерле һәм мөкаддәс Рамазан ае ахырына якынлаша. Гадәттә, ураза тәмамлангач, күңелләр бушап кала. Бер ай буе ураза тотып, сәхәр бәрәкәтен, ифтар тәмен тойган мөселманнар Рамазанны авырлык белән озата. Рамазан аен ничек тәмамларга, сәдакаларны ничек һәм кемгә бирергә, Кадер кичәсен һәм Гаетне ничек үткәрергә? “Татар-информ”ның бу сорауларына Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирде.

Дин

Коръән кыйссалары: Сөеклеләр һәм көнчеләр турында (дәвамы)

Бу язмада мин иң маҗаралы һәм мавыктыргыч Коръән кыйссаларының берсе турында - Йосыф галәйһиссәлам турында бәян итәм. Аны үзенең бертуган көнче абыйлары коега ташлый. Аннары вакыйгалар ничек дәвам итә соң?

Дин

Җәннәттәге тормыш, сурәт төшерелгән киемнәр, мәетне яру һәм исем кушу турында: туры элемтәдә Йосыф Дәүләтшин

Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин “Туры элемтә” сәхифәсе кысаларында укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Сезнең игътибарга әлеге әңгәмәне тәкъдим итәбез.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла