Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: “Яңа йорт яки фатирга күченеп яши башлаганчы ук, Коръән укытып куярга кирәк”

Яңа йорт салу, фатир алу – бик чыгымлы да, күңелле дә мәшәкать. Тырышып-тырмашып булдырган торагыңда тынычлык, бәрәкәт булсын өчен нишләргә? Коръән ашы белән өй туе бер-берсеннән ничек аерыла? Яңа йортка иң беренче песи кертергә кирәкме, әллә башка җан иясеме? Яңа өйгә күчкәч, нинди дога укыла? Бу һәм башка сорауларга “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы, “Интертат” газетасының якын дусты Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сөйләде.

news_top_970_100
 Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: “Яңа йорт яки фатирга күченеп яши башлаганчы ук, Коръән укытып куярга кирәк”
Рөстәм хәзрәт, яңа фатир яки өйгә күченгәч, Коръән ашын кайчан уздырасы? Фатирны яки өйне сатып алгачмы, әллә ремонт ясап, әзрәк матурайткач, хәлләнгәчме?

– Раббыбыз Сөбханалла Тәгалә безгә гомер биргәч, күп кенә матур тәртипләрне, таләпләрне куйган. Бу таләпләрне ул безнең мөмкинлекләребезгә карап төзегән. 

Яңа фатир яки өйгә күчкәч, Коръән ашын кайчан уздырырга? Бу бик җаваплы сорау. Мөмкинлек бар икән, әле йорт яки фатирда яши башлаганчы Коръән укытып кую файдалы. Раббыбыз (с.г.в.) үзенең хәдис-шәрифләрендә әйтә: “Өйләрегезгә Коръән укытыгыз, өйләрегездән зиратлар, каберлек ясамагыз” ди. Шуңа күрә, фатир сатып алдыгыз яки йорт салдыгыз икән, әле анда тормасагыз да, хәзрәтне чакырыгыз. Ул йортыгызга азан әйтсен, Коръән укып, дога кылсын. Аның өчен мул табыннар кору кирәкми. Әлбәттә, аннары, ремонтлар ясагач, туганнарны, дус-ишләрне чакырып, зурлап аш уздырсагыз да ярый. Әмма ләкин торакны булдыргач та аңа азан әйттерү хәерлерәк.

– Яңа өйгә песи кертергә кирәк диләр. Бу дөресме?

– Әлбәттә, без күрше милләт халыклары белән, йөзләгән, меңләгән гасырлар яшибез. Төрле халыкта төрле гадәт сакланган. Ләкин безнең динебездә яңа йортка песи яки баш җан иясе кертү кебек гадәтләр юк. Кемдер фэн-шуй буенча ятакны бу якка куярга кирәк, өстәлне уртага куярга кирәк дип тә саный. Болар ислам динендә юк. Әмма безнең динебездә карават кая куелырга, кая ятарга, кайсы якка карарга кебек тәртипләр язылган. Шуңа күрә без яңа йортка песи кертү һәм башка чит гадәтләрдән ераграк торып, үзебезнең дини һәм гореф-гадәтләребезне куллансак иде.



– Йортта карават һәм башка җиһазларны ничек урнаштырырга? Кеше йоклаганда кайсы якка карап ятарга тиеш?

– Бу хакта Рәсүлебез (с.г.в.) әйтә: йокларга ятканда битебез кыйблага карарга тиеш. Һәм уң якка ятып, уң кулны баш астына куеп, "Аятел-көрси" догасы укып, йокыга китәргә тиешбез. Шуңа күрә караватларыбыз кыйблага каршы булырга тиеш. Иске гореф-гадәтләребез буенча йокы бүлмәсендә көзге булмаса, хәерлерәк. Әгәр дә бар икән, ул ябылырга тиеш. Дөрес, динебездә мондый тыюлар юк, әмма ул безнең гореф-гадәтләрдән килә. 

– Беренче тапкыр яңа өйгә кем керергә тиеш?

– Яңа торакка иң әүвәл шушы йорт яки фатирны сатып алган гаилә керә. “Бисмилләһир-рахманир-рахим, шушы яңа өйләремдә бәрәкәтләреңне, уңышларыңны бир, төрле кайгы-хәсрәттән, күз тиюләрдән, дошманнардан, сихерчеләрдән, җен-пәриләрдән сакла” дип керергә кирәк. Шушы өйдә яши башлагач та, өйнең бусагасын атлап чыкканда да, кайтып кергәндә дә шушы сүзләрне әйтү комачауламый. Шул вакытта өйләрегездә бәрәкәт тә, уңышы да булыр. Мәсәлән, Рәсүлебез әйтә: “Өйдән чыкканда “Аятел-көрси” догасын укыгыз һәм Аллаһы Тәгалә сезгә аерым бер фәрештәне җибәреп, ул сезне көн буе саклап йөрер” ди. “Йокларга ятканда да шушы доганы укыгыз, ди. Төнлә шулай ук сезне аерым фәрештә киелп саклар”, ди.

– Беренче тапкыр яңа өйдә кунганда ниләрне истә тотарга кирәк?

– Беренче тапкыр яңа өй яки фатирда кунганда, юынып, тәһарәтле булып ятыгыз. Башка көннәрдә дә йокларга тәһарәтле килеш, “Аятел-көрси” укып ятарга кирәк. Шул чагында Аллаһы Тәгалә бәрәкәтен бирер.



– Коръән ашы уздыргач, өй туен зурлап үткәрү кирәкме?

– Коръән ашы һәм өй туе – муллалар өчен бер үк әйбер. Чөнки безнең халкыбыз хәрам булган әйберләрне, аракы һәм башка спиртлы эчемлекләрне, мулла киткәч, табынга чыгара, үзләре әйтмешли, зурлап өй туе үткәрә. Аракы белән никах туемы, өй туемы, башка бәйрәм уздырумы – зур гөнаһ санала. Мөселман өенә хәрам булган әйберләр кермәсен иде. Моннан ерак торсак иде. Күп кеше “тынычлык юк, бәрәкәт юк, гаиләбез таркалды” дип зарлана. Моның төп сәбәпләреннән берсе – шушы хәрам әйберләр.

– Яңа өйнең бәрәкәте булсын өчен нинди дога укырга кирәк?

– Рәсүлебез (с.г.в.) хәдис-шәрифләрендә безгә искәртә: “Әгәр берәр өйдә “Бәкара” сүрәсе укылса, шушы өйгә күрше булган 40 өйгә шайтан һәм иблис якын килә алмас” ди. Шуңа күрә нигезнең бәрәкәте булсын өчен үзегез дә догалар, шушы “Бәкара” сүрәсен укырга тырышыгыз. “Намазга баса алмыйм, булдыра алмыйм, вакыты җитмәгән” дип, аклана торган, гөнаһлы юлларын эзләсәгез дә, һичьюгы шушы сүрәне укыгыз. Шул чагында Аллаһы Тәгалә бәрәкәтен бирер.

– Коръән ашына кемнәр чакырыла? Ирләр генә, хатын-кызлар гына дигән бүленеш юкмы?

– Рәсүлебез (с.г.в.) әйтә: “Туганлык җепләрен өзмәгез, шул вакытта тормышыгыз бәрәкәтле, гомерегез озын булыр”, ди. Шуңа күрә әлеге мәҗлескә никадәр туганнарыгызны чакыра аласыз, барысын да дәшегез. Күпме кеше кулын күтәреп, укылган догаларга “амин” дисә, бәрәкәте күбрәк булыр. Бу ашка ирләрне дә, хатыннарны да чакырсагыз була, гөнаһы юк. Әмма табынга утыртканда ирләрне – муллага якынрак, алардан соң хатын-кызларны утырту дөресрәк. Өйнең зурлыгына карап, ике өстәл ясап, ирләрне һәм хатыннарны аерым утыртырга да ярый. Азанны мулла әйтә, башкалар аны тыңлап утыра. Азан тәмам булгач, "Шушы җирләрне, шушы өйләрне төрле пычраклардан, җен-пәриләрдән сакла" дип, дога укыла. 



– Коръән ашында сәдака таратырга кирәкме? Әллә килгән кунакларга файдалы берәр көнкүреш әйбере өләшенәме?

– Әлбәттә, аны үз күңелегезгә карыйсыз. Әмма Рәсүлебез (с.г.в.) әйтә: “Сәдаканы таратыгыз, бер-берегезгә бүләкләр бирегез” ди. Өйгә укылган Коръән мәҗлесендә сәдака таратырга да, көнкүрешкә яраклы истәлек бүләкләре бирергә дә ярый. Хәер таратырга мөмкинлегең булмаса, таратмау хәерлерәк. Әгәр мөмкинлегең бар икән, таратмый калу – гөнаһ. Шуңа күрә һәр гаилә моны үз мөмкинлекләренә карап хәл итсен иде.

– Коръән ашы һәм өй туена нинди бүләкләр алып килергә кирәк?

– Коръән ашына чакырган гаиләгә кирәкле әйберләр бүләк итү хәерлерәк. Кайбер кунаклар алдан ук “Акчалата бирикме?” дип тә сорап куя. Әгәр гаиләнең бар нәрсәсе бар, сатып алырга кирәкле барлык җиһазлар алынган икән, акчалата бирү хәерлерәк, кирәкле әйберләрен үзләре алырлар. Өй туена килгәндә шамаил, түбәтәй алып килү дә файдага.

– Өйгә Коръән укытканда табынга ниләр куела?

– Табынга нәрсә кую – аерым, зур мәсьәлә. Беренчедән, алар барысы да хәләл булырга тиеш. Миннән дә сорыйлар: “Хәзрәт, мин ишеттем, бөтен тавык ите хәләл икән” диләр. Мал-туар яки кош-корт хәләл ризыклар ашатып үстерелә һәм “бисмиллаһир-рахманир-рахим” дип бугазланса гына безнең өчен хәләл була. “Бу бит сыер колбасасы, ул ничек хәрам булсын” диючеләр дә бар. Әгәр аңа ТР Диния Нәзарәтенең Хәләл комитеты биргән махсус тамга беркетелмәгән булса, ул хәрам ризык санала. Табынга нинди ризык куйсагыз да, хәрам булмасын иде.

– Өйгә Коръәнне кем укырга тиеш: мулламы, абыстаймы?

– Элек-электән килгән сүз бар: “Йөз абыстай урынына бер имам укыса, хәерлерәк”. Шуңа күрә чакырган кунаклар арасында бер генә ир-ат булса да, бу табында абыстайга уку дөрес саналмас. Хатын-кызлар гына җыелган мәҗлес булса, дога уку – абыстай эше.

– Өй яки фатирга Коръәнне еш укытырга кирәкме?

– Һәрбер өйдә, яңа өй булсынмы ул, әллә инде без анда яшибезме, елга бер тапкыр туганнарыбызны, якыннарыбызны җыеп, Коръән ашы уздыру тиешле гамәл. Кемдер әйтә: “Ел саен аш уздыру өчен бик күп акча китә бит, продукция кыйммәт” ди. Без, муллаларны, ашларга күп чакыралар. Һәм барган бер җирдә шул: табынны туй табыны кебек итеп әзерлиләр. Бу күп очракта ризыкны исраф итүгә генә кайтып кала. Әгәр мул табыннар ясарга мөмкинлекләр булмаса да, шулпа, ит һәм бәрәңге пешереп тә, якыннарны җыеп, өйгә Коръән укытырга була. Алда әйткәнемчә, Коръән ашын елга бер уздыру фарыз. Шул ук вакытта Корбан һәм ифтар ашлары уздыру да комачауламый. Шунысы куандыра: хәзер туган көн, юбилей кебек күркәм даталарны да дога белән уздыручылар бар.



– Яңа нигезгә укытыласы Коръән ашына ничә кунак чакырыла: парлы кунаклармы, әллә парсыз да ярыймы?

– Монысын үзегез хәл итәсез, дин буенча аерым кагыйдәсе юк.

– Йорт иясе дигән әйбер диндә бармы? Аны хөрмәтләргә кирәкме?

– Әлбәттә, җен-пәриләр бар һәм безнең аларны хөрмәтләү гөнаһ санала. Шуңа күрә без өйләребездә Коръән укып, динле гаилә булып яшәргә тырышыйк. Шул вакытта йорт иясе дә, җен-пәриләр дә безне тынычлыкта калдырыр.

– Яңа өйгә Коръән уку белән инде берничә ел яшәгән өйгә Коръән уку тәртибе берме?

– Әлбәттә, тәртибе аерылмый. Әмма яңа өйгә яңа тормыш дип, күбрәк догалар кылына.

– Өйнең бәрәкәтен саклау өчен ниләр эшләргә кирәк?

– Рәсүлебез (с.г.в.) әйтә: Өйгә бәрәкәт иңсен өчен намаз укырга, азан әйтергә, дога кылырга кирәк ди. Без совет заманнарында Коръәнне дә, намазны да ташладык, өйләрдән тынычлык югалды. Әмма без гореф-гадәтләребезгә кире кайтып, намазлар укыйк, догалар кылыйк, шул вакытта Аллаһы Тәгалә һәр өйгә бәрәкәтен, уңышын бирер. Раббыбыз һәрберебезгә үз өендә тынычлыкта, бәхеттә, бәрәкәттә яшәргә насыйп итсен! Өйләрегезгә тынычлык, бәрәкәт сорап, бу доганы укыгыз: 

"Аллааһүммә раббәнәә әңзилнәә мүңзәләм мүбәәракә үә әңтә хайруль мүңзилиинә раббәнәә әәтинә фиддүньйәә хәсәнәтә үә фил әәхыйрати хәсәнәтә үә кы-йнәә гәзәәбә ннәәр". 

Мәгънәсе: "Әй, рәхимле, шәфкатьле Раббым, җирләр дә, күкләр дә Синең әмереңә буйсына! Бөтен сөенечләр һәм хәсрәтләр Синең кулыңда! Әй, Раббым, теләгән бәндәләреңә һәм теләгән җирләргә Син бәрәкәтләр иңдерәсең! Теләсәң, ул бәрәкәтләрне ала да аласың. Әй, Раббым, шушы нигезләргә бәрәкәтеңне, рәхмәтеңне, нурыңны һәм сакчы фәрештәләреңне иңдер. Шушы нигездә яшәүче бәндәләреңнең тәннәренә — сихәт, җаннарына — тынычлык, калебләренә хидәят нурын иңдер һәм араларына өлфәт мәхәббәтләр насыйп ит. Әй, Хафиз булган Аллаһ, аларның нигезләрен һәм үзләрен күзләр күрә алган һәм күрә алмаган бөтен начарлыклардан сакла! Бигрәк тә ут бәлаләреннән, су басулардан, җил-давыллардан, каракларның начар эшләреннән сакла! Шушы нигезләрендә сөенеп, шатланып, киң ризыклар белән ризыкланып озын гомерләр яшәүләрен насыйп ит".


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100