Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Пәйгамбәребез шәһәрендә туганнарыбыз бар дип, горурланып яшибез"

Согуд Гарәбстанының Мәдинә шәһәрендә яшәп ятучы, тамырларында татар каны агучы Мөхәммәт Казанлы гаиләсе белән "Intertat.tatar" укучыларын таныштырган идек. Ул нәсел-нәсәбе Нурлат районының Кизләү авылына барып тоташуы, Татарстанда да туганнары барлыгын әйткән иде. “Intertat.tatar” хәбәрчесе Мөхәммәт хәзрәтнең туганнан-туган абыйсы Госман абый Мәхмүтов гаиләсен эзләп тапты.

news_top_970_100
"Пәйгамбәребез шәһәрендә туганнарыбыз бар дип, горурланып яшибез"

Госман абый үзенең хатыны Сания ханым белән безнең редакциядә кунак булып китте. Гаилә бүген Казанның Төньяк (Северный) бистәсендә яши. Гомерләре Ташкентта үткән, башкалага күченеп кайтуларына 15 ел. Хәер, Госман абый барысын да тәфсилләп үзләре сөйләр.

"Безнең бабайларның нәселе Кизләү авылына барып тоташа. Әтинең абый-энеләре күп булган. Шуларның берсе – Әхмәт бабай, ул – әтинең абыйсы. 30нчы еллардагы репрессия вакытында дини кешеләрне күпләп юк иткәннәр бит. Шуңа күрә агай-энеләр кышкы буранлы төндә, өйдә кеше бар дип уйласыннар өчен, лампа утлары калдырып, төнлә качып китәргә мәҗбүр булалар. Әхмәт бабай да, минем әтием Кәлимулла да үз гаиләләре белән юлга чыга.

Иң элек алар Төркмәнстанның Кирки шәһәренә килеп егыла. Шактый гомер шунда яшиләр. Әмма Әхмәт бабайның теләге Гарәбстанга бару була. Киркидә әзрәк яшәгәч тә, ул шунда күченергә тели. Әмма хатыны риза булмый, шулай итеп ул кызы белән Төрекмәнстанда кала. Әхмәт бабай Мәхмүт исемле малае белән Согуд Гарәбстанына китә. Әфганстан аша. Әмма бу күченү, Мәккәгә эләгү җиңелләрдән булмый. Аны һәрдаим куалар, эзәрлеклиләр.

Безнең нәсел – тимерчеләр нәселе. Әфганстанда тукталгач, Әхмәт бабайга бу һөнәре шактый нык ярдәм иткән: ул тимер коеп эшләгән. “Мондый кешене җибәрмибез”, дип, аңа кәләш табып, өйләндереп тә куялар хәтта. Бу никахтан бала тумый. Шулай эшли-эшли, мая туплап, ул улын алып, тагын ниятенә таба – Мәдинәгә китә. Бик зур җәфалар чигеп, кәрван белән кача-кача барып төшәләр. Әхмәт Казанлы шулай итеп Мәккәдә төпләнеп кала. Кабат өйләнә.

Әхмәт бабайның Мәхмүт исемле улы (алдагы язмада телгә алган Мөхәммәт хәзрәтнең әтисе) 19 яшьтә өйләнә. Авылдан киткәндә аңа нибары 6 яшь була. Сөйгәне – Сүриядән Фатыйма атлы кыз. Алар Мәдинәдә төпләнеп кала. Бу никахтан да 13 балалары була, бер кызлары үлә. Шулай итеп, 12 бала тәгәрәшеп үсә.

Безнең әтиләр дә Төрекмәнстанда озакка тукталмый, алар Үзбәкстанга китә. Монда әти – тимерче, әни тегүче булып эшли башлый. Гомер буе Үзбәкстанда яшәсәләр дә, алар гел татарча сөйләште. Татар гаиләләре бик күп иде, гел аралашып яшәдек. Кая карама – татар. Әти-әниләр дә хөрмәткә лаек кешеләр булды. Безгә – дүрт балага тормыш бирделәр. Кызганыч, бүген төпчек уллары – мин генә исән инде. Апа-абыйлар да, әти-әниләр дә Үзбәкстанда вафат булды.

Әти белән Мәхмүт абый бер тапкыр очрашмасалар да, гел элемтәдә булалар. Хаҗга баручы хаҗилар артыннан хатлар, күчтәнәчләр алышып яшиләр. Ул заманда, Советлар Союзы вакытында нинди күрешү ди, республикадан 10-15 кеше генә хаҗга бара бит! Мәдинәдән безгә тукымалар җибәрәләр иде, әни үзе күлмәкләр тегә иде шуннан. Хәтеремдә, әтиләрнең күчтәнәч итеп сәгатьләр салганы.

Әтиләр вафат булгач та, араны бозмаска, югалтышмаска тырыштым. Хаҗга барган кеше артыннан, ә бу елга бер мәртәбә инде, хат язабыз. Күп кенә хаҗилар Казанлы гаиләсен таба алмый кайта иде. Ә вакыт уза, еллар уза. Шулай ике-өч ел югалтышып тордык. Ул вакытта Мәхмүт абый исән иде әле.

Әмма мин үзем дә кул кушырып утырмадым, туганнарыбызны үзем эзләргә керештем, Вәкиллекләр белән элемтәгә кердем.

Бер хаҗига хат биреп җибәргәч, Мәхмүт абый аны алган да, каршы бер сүз дә әйтмәгән. Бу безгә бик гаҗәп тоелды. Соңыннан белдек, бу вакытта ул авырый башлаган булган икән. Ул шул хатны укыганнан соң: “Ташкенттагы туганнарны табыгыз”, - дип васыять әйтеп калдырган.

Шул адрес белән Мәхмүт абыйның улы Мостафа, 90нчы елларда Ташкентка килеп, безне эзләп тапкан. Кич белән генә килделәр, эзли-эзли төн җиткән иде. Иртәгә киләбез дип киттеләр. Иртүк торып, зур табын корып, кунаклар каршыларга әзерләндек. Көтәбез, бер сәгать үтте, өч, биш сәгать... Кичке 9-10нарда гына шалтыратып килә алмауларын әйттеләр. Аларның визасы Мәскәүгә булган, ә Ташкентка визасыз гына килгәннәр. Шуңа күрә китәргә мәҗбүр булалар.

Шуннан соң мин элемтәне кабат бәйләргә йөрдем. Шулай итеп, 1996 елда үземә дә Гомрә - Кече хаҗ кылырга насыйп итте Аллаһы Тәгалә. Шунда баргач, туганнарны эзләп таптым, өйләренә алып бардылар. Кунак булып, бөтенесен күреп кайттым. Әти-әниләрне сөйләп бирдем.

Мәхмүт абый 8 тел белгән. Үзбәк, Япония, Төркия вәкилләре белән мөнәсәбәтләр урнаштырган, укыткан. 2004 елда Япониядән Эльмира Хәдия килеп, “Мәхмүт абый Япониядә мине укытты, рәхмәт әйтергә телим”, дип Кизләүгә барып эзләгән. “Аның авылында мәдрәсә салдырырга ярдәм итәр идем”, - дигән. Әмма берәүне тапмаган, зиратларны тәртипкә кертергә дип акча калдырган.

Мәхмүт абый бөтен яктан килгән кеше булган. Сәүдә эше белән шөгыльләнгән, аның кафелары булган, шул ук вакытта аң-белем бирү юнәлешендә дә эшләгән. Әйтеп узыйм, Кизләүдә дин тарату буенча Әхмәт бабай да зур роль уйнаган.


2010 елда беренче тапкыр Хаҗга бардык, – ди Сания ханым. – Гарәбстанда бит ирләр аерым, хатын-кызлар аерым җыела. Фатыйма апа белән дә күрештек, килендәшләр белән дә. Алар миннән татарча җырлап-биеп бирүемне сорады. Үзбәкчә дә сорадылар. Анысын да башкардым. Алар гарәпчә биеделәр. Күрсәгез сез, талгын музыкага бөтенесе бергә, 1 яшьлегеннән алып, 80 яшьлегенә кадәр селкенә.

Мәхмүт абыйның кызлары “Россиядә, Татарстанда әби-бабайларның торган нигезен табарга телибез”, - дип әйттеләр сөйләшү вакытында. “Мин үзем дә колак чите белән генә ишеткән идем, әгәр бик теләсәгез, без кайткач табарбыз да, сезгә хәбәр итәрбез”, - дидем.

Бер матур яз көнендә, Госман белән Нурлатка, Кизләүгә бардык. Сораштырдык, бабайларның нигезләрен күрсәттеләр безгә. Бик зур нигез булган. Анда хәзер клуб.

2014 елда Мәхмүт абыйның өч улы Мөхәммәт, Ибраһим, Мостафа Казанга килде. Үзебез виза белән көтеп алдык аларны. Россия белән Согуд Гарәбстаны арасында киртәләр бар иде бит. Гадәттә, анда Хаҗ сәфәренә генә баралар иде. Бергәләшеп Кизләүгә кайттык. Авылда Әхмәт бабай хезмәт иткән борынгы мәчет бар, ул әле дә тора. Алар аны саклап кала алган. Гарәп туганнарыбыз әлеге мәчетне реставрацияләүдә ярдәм итәчәкбез дип киттеләр. Безгә чыгымнарны исәпләргә куштылар. Әмма без тукталдык. “Мөстәкыйль рәвештә реставрацияли башласак, хөкүмәт ни дияр”, - дидек.

Безнең авыл мәчете тарихи һәйкәл булып санала. Ул закон тарафыннан саклана. Анда мөстәкыйль рәвештә үзгәртеп-корулар ясарга ярамый. Мәдәният министрлыгыннан да: “Әлегә орынмагыз, 2015 елда үзебез реставрация планына кертәбез”, - диделәр. Һаман юк әле. Ходай насыйп итсә, без бу эшне ахырына җиткерәчәкбез.

Бер елны Мөхәммәд Корбан ашларына мәчетләргә таратырга дип, тонна ярым хөрмә җимеше җибәргән иде. Аэропорт аны безгә бирмәде. Санэпидстанция, тагын башка оешмаларның сертификаты кирәк диделәр. Кире җибәрү өчен 100 мең сум акча таба алмадык. Шулай итеп, “отказ” язарга мәҗбүр булдык. Шундый яхшы, эре хөрмәләр иде.

Быел Бөтендөнья татар Конгрессының VI съездына килү өчен дә һәрберсенә виза кирәк булды. 300 долларны без күчердек. Гармуннар, ипи-тоз, чәкчәкләр белән каршы алдылар. Съездның соңгы көнендә кунакларны үзебезгә алып кайттык. Чәй табыны артында сөйләшеп утыра-утыра, сәгатькә күз төшерсәк, китәргә вакыт җиткән. Тиз генә аэропортка чабып, озатып җибәрдек. Кабат күрешүләр насыйп булсын.

Казанны бик ошатып киттеләр. “Монда яшәр идек, әмма Пәйгамбәребез шәһәрен калдырып китә алмыйбыз”, - диләр. “Казан – нурлы шәһәр. Һавасы чиста, матур шәһәр, халкы аралашучан”, - диделәр.

Иң кечкенә энеләре Мәҗиткә 34 яшь. Шулай булса да, өйләнмәгән. “Әнине карыйм, шуңа өйләнмим”, - ди икән. Фатыйма апа озак еллар ятып авырый. Сөяк авыруы белән.

Үзебез Ташкенттан Казанга 2002 елның 1 февралендә күченеп кайттык. Җәмәгатем Сания апагызның тамырлары Балык Бистәсе районының Югары һәм Түбән Тимерлектән. Әби-бабайлар да, кулак дип, заманында шунда китәргә мәҗбүр булган. Әти-әниләребез бик дини кешеләр иде. Алар безне гамәлдә дингә өйрәткән.

1969 елда өйләнештек. Саниянең дус кызының туган көненә барган идем. Шунда күреп алдым үзен. Мин гармунда уйнадым, ул җырлады. Мин – шофер, хатыным “Үзбәк берләшү”дә товаровед булып эшләде. Дүрт балабыз бар: ике малай, ике кыз. Малайлар – Казанда, кызлар – Төркиядә.


Без үзебез 2010 елда икәү бергә Хаҗга баргач, кунакта булдык Казанлыларда. Аларның тормышларын күрсәгез! Мин килен булып төшкәч тә, каенана әни Гарәбстаннан килгән бүләкләрне күрсәтә иде. Кечкенә генә, шырпы тартмасы зурлыгында Коръән китабы исемдә калган. “Казан басмасы”ннан ясалган иде. Муенса кебек, үзең белән йөртәсең. Тәсбих бар иде тагын. Аның шырпы башы кадәр генә түгәрәк пыяласы бар. Шуңа карасаң, 10 сурәт күренә: Гарәфәт тавы, Кәгъбәтулла, Пәйгамбәр мәчете кебек күренешләр.

Монда яшәп, гарәп телен өйрәнә башладык. Мин “Мөхәммәдия”гә укырга кердем. Рәшидә Исхакыйда укыдым. Хәзер инде үзем “Нурулла” мәчетендә укытам, – ди Сания ханым. – Мәдинәдәге туганнарыбыз белән гарәпчә аралашабыз. Телне шомарту өчен тагын курсларга язылдык. Пәйгамбәребез шәһәрендә туганнарыбыз бар дип, горурланып яшибез.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100