Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөселманнарга Сабан туенда катнашырга ярыймы: мөфти бу сорауга чүлмәк ватып җавап бирде (видео)

Болгарда Мөселман яшьләренең IV форумы кысаларында Сабан туе узды. Бәйрәмдә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар иде. Мөфти үзен чүлмәк вату уенында сынады һәм "Татар-информ" хәбәрчесенә мөселманнарга Сабан туенда катнашу тыелмавы турында сөйләде.

news_top_970_100
Мөселманнарга Сабан туенда катнашырга ярыймы: мөфти бу сорауга чүлмәк ватып җавап бирде (видео)

− Камил хәзрәт, Сабан туен мөселман бәйрәме түгел, диләр. Әмма соңгы вакытта республикабызда Мөселман Сабан туйлары гөрли. Сез бу хакта ни уйлыйсыз?

− Безнең ике зур дини бәйрәмебез бар: Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре. Ә Сабан туе ул милли бәйрәм һәм гореф-гадәт булып санала. Шәригатебезнең үзендә шундый кагыйдә бар: әгәр дә гореф-гадәт шәригать кануннарына каршы килмәсә, аны сакларга кирәк. Шуңа күрә без Сабан туен саклыйбыз. Мәсәлән, Балтач районында ел саен мөселман балалары Сабан туе уза. Шулай ук андый бәйрәмне башка районнарда да үткәрәләр. Моның динебезгә бернинди каршылыга да юк. Шуңа күрә, бәйрәм белән!

− Сез бүген бәйрәмдә чүлмәк ватып карадыгыз. Нинди хисләр кичерәсез? Чүлмәк ватканыгыз бар идеме әле?

− Чүлмәк ваткан бар. Бүген таяк азрак кечкенәрәк иде. Бәлки, шуңа күрә килеп чыкмагандыр.

− Сабан туенда тагын нинди уеннарда катнашканыгыз бар?

− Уеннар түгел, без көрәш белән шөгыльләнәбез. Көрәш яратабыз...

− Ә Сабан туенда җиңгән иң истә калган бүләкне әйтә аласызмы?

− Бүләкләр бик алмадык. Бөтен бүләкләребез кечкенә иде: тәсбихлар, түбәтәйләр. Шул гына.

− Иң мөһиме катнашудыр, бәлки?

− Иң мөһиме катнашу, дөрес.


Мөселман яшьләре форумы 2014 нче елдан башлап ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан оештырыла. Быел ул 15-22 июль көннәрендә Болгарда Мөхәммәд Пәйгамбәргә багышланып узды. Форумда 150 кеше: 75 кыз һәм 75 егет катнашты. Аларның яше 18дән 35кә кадәр. Чараның географиясе дә шактый киң: анда Татарстаннан тыш, Башкортстан, Чуваш Республикасы, Киров өлкәсе, Ханты-Мансийск автоном округы, Удмуртия, Пенза, Чиләбе, Самара, Мәскәү, Саратов, Ульяновск, Подольск, Мари Эл, Свердловск һ.б. төбәкләрдән дә яшьләр килде. Атна дәвамында катнашучылар палаткалы лагерьда яшәде. Алар төрле мастер-класслар, тренинглар, интеллектуаль уеннар, квестлар, исламның актуаль мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәлләр һәм фикер алышуларда катнашты. Моннан тыш, Коръәнне тәфсирләү һәм махраҗ буенча дәресләр оештырылды. Форумда катнашу − бушлай.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100