Үлгән кешенең әйберләрен нишләтергә? Хәзрәт аңлатмасы

9 Октября 2017

Укылган: 4507 тапкыр

Автор: Энҗе НОГМАНОВА әзерләде
Фото: Илнар Төхбәтов
Хәзер муллык заманында яшибез. Мал-мөлкәт, өй тулы җиһаз, шкаф тулы кием-салым. Тик бер нәрсә дә мәңгелек булмаган кебек, адәм баласы да бер көн, бар байлыгын калдырып, җир йөзеннән китә. Аның гомер буе җыйган малы, әйберләре - барысы да өелеп кала.

Бурычлы кеше җәннәткә керми


Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең бер хәдисендә: “Бурычлы булып вафат булган кеше каберендә богауланып торыр, бу богаудан аны бурычын түләү генә азат итәр”, - дип әйтелә. Җеназа намазы укылган вакытта имам: “Бу кешенең бурычлары калдымы? Аннан бурыч таләп итүче бармы?” - дип сорарга тиеш. Кемдер: “Әйе”, - дип җавап биреп, дәлилләрен дә китерсә, имам: “Бу бурычны кем кайтара?” - дип янә туганнарыннан сорый. “Әйе, түлибез”, - дигән очракта гына җеназа намазы укыла. Кире очракта мулла җеназа намазын укымаска да хаклы. Әгәр имам бу турыда сорамаса, ул гөнаһлы булып кала. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Аллаһы Тәгалә юлында үлүчеләргә җәннәт ишекләре ачык, әгәр бурычы булмаса”, - дип әйтә. Аллаһы Тәгалә бу кешенең бурычтан кала бөтен гөнаһларын ярлыкый. Чөнки башка гамәлләре - Аллаһы Тәгалә хакы, бурыч - кеше хакы. Димәк, аның хакын бу дөньяда түләмәгәч, ул кыямәт көненә кала.

Ә балаларына килгәндә, алар бу кешедән калган милекнең варислары бит, димәк, алар милекне дә, аның бурычларын да үз өсләренә ала. Мирасны бүлгәнче, иң элек бурыч кайтарылырга тиеш.

Мәетне озатып, бераз тынычлангач, якыннары каршына тагын бер авыр сорау килеп баса. Мирас бүлү һәм мәрхүмнең шәхси әйберләрен нишләтергә? Мирас бүлү, васыятнәмә – монысы аерым зур тема. Аңа кагылышлы сораулар белән шөгыльләнүче аерым кешеләр бар. Ниса сүрәсенең 33 нче аятендә: “Һәркемне (ирне, хатынны) ата-анасыннан вә туганнарыннан калган малга мирасчы итеп куйдык…” диелә. Ислам дине бу мәсьәләне шулхәтле гадел, төгәл итеп куя. Мирас калдыручы кеше үзенең варисларын белергә бурычлы.

Мираска кемнең хакы бар?

Мәрхүмнең улы-кызы, әти-әнисе, әби-бабасы, оныгы, әти-әнисе ягыннан туганнары һәм аларның балалары - болар барысы да варислар. Әмма ләкин аның әти-әнисе, балалары, хатыны я ире исән булганда, мирас фәкать алар арасында бүленә, чөнки болар беренче категория туганнар исем¬легенә керә. Әгәр шушы төр туганнардан берсе дә булмаса, мал икенче категория туганнар арасында бүленә, алар мәрхүмнең бертуган абый-апасы, энесе-сеңлесе булырга мөмкин. Инде болары да булмаса, мирас малында мәетнең әти-әнисе белән бертуган абый-апа, эне-сеңел һәм аларның балаларының да хаклары, һәрберсенең өлеше бар.

Гомумән алганда, мәрхүмнең малы бишкә бүленә. Иң беренче кәфенләү, кабер казу, күмү мәшәкатьләре хәл ителә. Аннан соң мөлкәтен залогка биреп тормаганмы, шуны карыйсы. Янә килеп, мәрхүмнең бурычы булса, аны түләү тиеш. Пәйгамбәребезнең дә (с.г.в.), үләр алдыннан, минем сезгә бурычым калмадымы?- дип сораганы мәгълүм. Шунысы да билгеле, пәйгамбәребез (с.г.в.), мөмкинлеге булганда, мәрхүмнең бурычын үз өстенә алган.

Әгәр мәрхүм малының өчтән берен фә¬кыйрьләргә васыять иткән булса, шуны ияләренә тапшырганнан соң гына калган мал туганнар арасында бүленә. Әти-әнинең матди байлыгына ия булудан тыш, балалар аларның дусларын — дус тотарга да бурычлы.

Ә менә киемнәр мәсьәләсендә җавап төгәл һәм анык яңгырый. Казанның Әмәт бистәсе мәчете имамы Равил хәзрәт Бикбаев:

“Үлгән кешенең киемнәре, шул ук исән кеше киемнәре шикелле, ягъни кием хөкемендә йөри. Әгәр дә алар искергән, тузган икән, яндырасыз яки ташлыйсыз. Ә инде кияргә яраклы булса, балалары, туганнары кия ала яисә мохтаҗларга биреп була.
Әгәр дә үлгән кешедән калган әйберләрнең кыйммәте бар икән, мәсәлән, алтын яки көмеш әйберләр, алар варисларга мирас булып кала. Кыйммәте булмаган әйберләр, әйтик, протез тешләр, мәет белән бергә күмелсә дә була, әмма күмеп кую мәҗбүри түгел”.

Фикерләр








Дин

Коръән кыйссалары: Сөеклеләр һәм көнчеләр турында (дәвамы)

Бу язмада мин иң маҗаралы һәм мавыктыргыч Коръән кыйссаларының берсе турында - Йосыф галәйһиссәлам турында бәян итәм. Аны үзенең бертуган көнче абыйлары коега ташлый. Аннары вакыйгалар ничек дәвам итә соң?

Дин

Фәния Хуҗахмәт: Намаз укыган кешенең аягы да бик бай кешенең битеннән чистарак була

Бабай әйтә: “Хәзерге яшьләр яклау эзли. Яшьләр дин белән кызыксына, мавыга... Ә менә минем үземнең, өлкән кеше буларак, дингә кайтуым икенче төрлерәк, үткәннәр турында уйлану рәвешендә бара, чөнки, олыгая барган саен, тормыш мәгънәсе турында күбрәк уйланасың бит. Нормаль кеше иртәме, соңмы дингә килә. Ул аңа килми кала алмый...”

Дин

Коръән кыйссалары: Сөеклеләр һәм көнчеләр турында

Коръән ул – гади генә китап түгел, ул вакытлар узуга бәйле булмаган һәм барлык мөселманнар тарафыннан яратылып укыла торган әсәр. Ул һәр укучысының шәхесен формалаштыра һәм аның рухи дәрәҗәсен күтәрә. Әмма Кәлам шәрифтә сөйләнгән күпсандагы вакыйгаларның мәгънәләренә төшенү, аларны сиземләү һәм аңлау сәләте һәр кешегә дә бирелми. Шуңа күрә, мин әлеге китап буенча үземнең белемнәремне уртаклашырга телим, ә яхшылык һәм яманлык, дөреслек һәм ялган арасындагы каршылыклар турында мавыктыргыч һәм гыйбрәтле хикәятләр анда бихисап. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла