Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Корбан гаетендәге Белем бәйрәме: мөфти ата-аналарны телләр өйрәнүдә кыенлыклар тудырмаска чакырды

Бүген бөтен дөньяда мөселманнарның иң зур бәйрәме – Корбан гаете билгеләп үтелә. Бу бәйрәм Ураза гаете тәмамлангач 70 көн узуга, Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә үткәрелә. Быел ул 1 сентябрьгә туры килде.

news_top_970_100
Корбан гаетендәге Белем бәйрәме: мөфти ата-аналарны телләр өйрәнүдә кыенлыклар тудырмаска чакырды

Корбан - Аллаһ тарафыннан әмер ителгән, Аңа буйсынуыбызны һәм чиксез нигъмәтләренә рәхмәтле булуыбызны күрсәтә торган изге гыйбадәтләрнең берсе.

Корбан бәйрәменең барлыкка килүе бөек Пәйгамбәр, Аллаһы Тәгаләнең дусты Ибраһим (галәйһи сәлләм) һәм аның улы Исмәгыйль (галәйһи сәлләм) белән бәйле. Хак Тәгалә Ибраһим Пәйгамбәрне (галәйһи сәлләм) зур сынау белән сыный – бердәнбер угылын корбан итеп китерергә куша. Ибраһим Пәйгамбәр (галәйһи сәлләм), Аллаһка буйсынып, ул кушканны эшләргә җыенып кына торганда, тавыш ишетә: “Күңелеңә салу аша без сиңа күрсәтеп биргән әмерне икеләнмичә үтәргә булдың. Синнән шунысы җитә. Бу изге гамәлең өчен без синең сынавыңны җиңеләйтербез. Без әнә шулай үзебезгә итәгать иткәннәрне изге җәзалар белән нигъмәтлибез” (Коръән Шәриф, “ас-Саффат”, 105 нче аять). Бу галәмнәр Раббысы булган Аллаһның беркемнең дә корбанына мохтаҗ булмавын һәм инде әлбәттә кеше үлемен теләмәвен тагын бер кат исбатлый. Бәйрәмнең тарихы Аллаһы Тәгалә юлында үз малың, вакытың, көчеңне корбан итәргә, тәкъвалык күрсәтеп, мохтаҗларны кайгыртырга өйрәтә. 

Корбан гаете күпчелек мөселман илләрендә дәүләт күләмендә билгеләп үтелә. Татарстан, Башкортстан, Адыгея, Чечня, Ингушетия, Кабарда-Балкария, Карачай-Черкесия һәм Дагыстанда бүген - рәсми ял көне.

03.17 сәгатьтә иртәнге намазга азан яңгырады. 03.20-03.30 сәгатьтә - Сөннәт намазы, 03.50 сәгатьтә Фарыз намазы, 04.30-04.45 сәгатьтә бәйрәм вәгазе укылды. 05.15 сәгать тирәсендә - бәйрәм намазы укылды. 05.30 сәгатьтә хөтбә әйтелде, 05.35 сәгатьтә намаз Коръәннән дога уку белән тәмамланды. 

Казанда Гает намазы 61 мәчеттә узды.

Корбанны 1 нче сентябрь көнне чала алмый калган кеше, гаетнең икенче яки өченче көнендә, ягъни 2-3 нче сентябрь көннәрендә дә чалса була. Казанда корбан чалу өчен махсус мәйданчыклар эшли. Диния нәзарәте дә 2 меңнән артык сарык чалып, аларның итен “Зәкят” хәйрия фонды аша мохтаҗларга, инвалидларга һәм ятимнәргә таратачак. 

Казанның Галиев мәчетендә гает намазын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин алып барды. 

Корбан гаете вәгазе башланганчы бер сәгать дәвамында Коръән укылды. Коръәнне изге китапны өйрәнү бүлеге белгече Илнур хәзрәт Хәйруллин укыды.

Галиев мәчетендәге бәйрәм вәгазенә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов килде. Вәгазьне шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев һәм башкалар тыңларга килде. 

Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм республикабызның барлык мөселманнары адресына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән килгән котлау телеграммаларын укыды.


Гадәттәгечә хөтбә барышында Камил хәзрәт Сәмигуллин корбан чалуның тирән мәгънәсе турында сөйләде, аерым алганда, моның тышкы ягына гына игътибар итмичә, рухи ягын да исәпкә алырга өндәде. Бу йоланың төп асылы корбан хайванын чалудан гына түгел, ә Аллаһка инанудан һәм Аллаһка буйсынудан гыйбарәт, диде ул. Ел саен корбан чалу – Аллаһ кушканнарны үтәү өчен үзеңнең барлык мөлкәтеңне корбан итәргә әзер булудан гыйбарәт. 

Ничә тел беләсең - син шуның кадәр кеше

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үз вәгазендә мөселман галимнәренең фәнгә керткән өлеше турында сөйләде. Татар мөселман галимнәренең ислам дине, шәригать фәннәре үсешенә керткән өлеше турында әйтте. Мәктәп балаларын Белем бәйрәме белән тәбрикләде. 

Мөфти, рус язучысы Чеховның "Ничә тел беләсең – син шуның кадәр кеше” дигән цитатасын китереп, ата-аналарны балаларының телләр өйрәнүендә кыенлыклар булдырмаска чакырды, белемгә омтылырга кушты.

"Корбан чалу йоласы кешеләр арасында булган аерманы бетерә, аларны үзара якынайта, дуслык, бердәмлек хисләрен ныгыта, чөнки бәйрәм көннәрендә мөэминнәр гел игелекле эшләр генә эшләргә омтылалар, якыннарына карата гына түгел, бөтен кешеләргә карата яхшы мөгамәләдә булырга тырышалар, сәдака таратырга ашыгалар һәм шулай ук корбан итеп, чалынган хайван итен бәйрәм күчтәнәче итеп кешеләргә өләшәләр. Бәйрәм көннәрендә һәр мөселманның өендә кунакчыллык һәм юмартлык хисе хакимлек итә", - диелә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Корбан гаете уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгатендә.Мөселманнар, тәкбир әйтеп, кояш чыгу вакытыннан соң ярты сәгать узгач, гает намазы укыды, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен сорап, дога кылды. Бәйрәм намазын һәм гает хөтбәсен Татарстан мөфтие, Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды. Аллаһы Тәгаләне мактап, тәкбир әйткәч, мөселманнар корбан чалырга ашыкты.

Рөстәм Миңнеханов: Рухи пакьләнеп яшәргә язсын!

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, татарстанлыларны социаль челтәрләрдә котлап, "Корбан бәйрәм мөбәрәк булсын!" дип мөрәҗәгать итте. Республика лидерының бәйрәм мөрәҗәгате белән чыкты. 

"​Чын йөрәктән сезне изге Корбан бәйрәме уңаеннан тәбрик итәм.

​Бөтен дөньяда миллионлаган мөэмин-мөселман бөек Аллаһка аны олылап гыйбадәт кылган бу көннәрдә дин тотучыларның тынычлыкка һәм бердәмлеккә омтылышын тагын да ачыграк тоябыз. Хаҗ кылучы булсын, Корбан гаетен гаиләсе, якыннары, туган-тумачасы белән бәйрәм итүче булсын – без һәммәбез Аллаһы Тәгалә ихлас догаларыбызны кабул итәр һәм иманыбызны тагын да ныгытып, балаларыбызга, оныкларыбызга тәкъвалык үрнәге булырдай изге эшләргә бәрәкәтле көч бирер дип өметләнәбез.

​Мөселманнар, христианнар һәм башка традицион диннәрне тотучы кешеләр инанган мәңгелек рухи хәзинәләр яшәешнең нигезен тәшкил итә, безнең күңелләрдә гаиләләребез, республикабыз, илебез һәм бөтен дөнья цивилизациясенең якты киләчәге өчен җаваплылык хисе уята. Төрле милләт һәм төрле дин вәкилләренең уртак йортына әйләнгән Татарстанда Корбан гаете – аеруча зурлап уздырыла торган бәйрәмнәрнең берсе.

​Болгар ислам академиясенең Ходайның рәхмәте иңгән шушы көннәрдә ачылуы барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарының һәм киң җәмәгатьчелекнең, меценатларның, хәйриячеләрнең нәтиҗәле, килешеп эшләвенә бер мисал булып тора.

​Барчабызга күңелләребезне һәрчак Аллаһка юнәлтеп, игелекле эшләребездән илаһи көч алып, рухи пакьләнеп яшәргә язсын!

​Хөрмәтле татарстанлылар, һәммәгезгә хәерле гомерләр, рухи күтәренкелек, бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим!"


Владимир Путин котлавы



Россия Президенты Владимир Путин ил мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, хаҗның тәмамлануын аңлата торган әлеге бәйрәм ныклы рухи тамырларны хәтерләткән уникаль традицияләргә ия. Дәүләт башлыгы буыннар арасындагы элемтәгә дә тукталды, дип хәбәр итә Россия Хөкүмәтенең рәсми сайты.
 

«Өммәтнең бөтенлеге һәрвакытта да, бүгенге көндә дә милләтара һәм динара диалогны камилләштерү, ил үсешендәге мөһим бурычларны хәл итү өчен ныклы нигез булып хезмәт итә. Әлеге гаять зур потенциалның белем бирү, мәгърифәт, мәдәни проектларда гамәлгә ашырылуын күрү күңелгә рәхәтлек бирә», – диелә Россия Президентының тәбрикләү сүзендә.

Мәрҗани мәчетендәге Корбан гаете

Казанның Мәрҗани мәчетендә узган Корбан гаетенә 3 меңнән артык кеше килде.



Бәйрәм вәгазе алдыннан яшь шәкерт Коръән аятләрен ирештерде, ә вәгазьне һәм намазны Рамил хәзрәт Миңгәрәев укыды.

"Бүген изге Корбан гаете бәйрәме. Хәзерге вакытта мәчетләрдә намаз укыла. Бу безнең берләшүебезне күрсәтә. Төрлебез төрле милләт булсак та, безне Аллаһ берләштерде", - дип сөйләде вәгазендә Рамил хәзрәт.

"Бу - безнең елына бер тапкыр көтеп алынган бәйрәмебез. Корбан гаете -  безнең чистарынуыбыз. Бүгенге көндә дә без бу бәйрәмгә зур игътибар юнәлдерергә тиешбез. Мәчетләребез 24 сәгать ачык, кибетләрдә хәләл ризыклар бар. Боларның кадерен аңлап яшәргә кирәк. Әби-бабаларыбызга бу бәхет тәтемәде", - диде хәзрәт.

Гает намазы башкаларыннан аерылып тора, шуңа "Әл-Мәрҗәни" имамы Әнсар хәзрәт Мифтяхов намазны ниятләп күрсәтте.

Намазга килүчеләрнең яртысы мәчет эченә сыеп бетә алмады, шуңа алар намазны урамда укыды. "Мәрҗани" мәчетенә килүчеләр арасында Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин да бар иде. 








Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100