Коръән кыйссалары: Сөеклеләр һәм көнчеләр турында

10 Февраля 2018

Укылган: 1106 тапкыр

Автор: Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН
Фото: Салават Камалетдинов, Илнар Төхбәтов
Коръән ул – гади генә китап түгел, ул вакытлар узуга бәйле булмаган һәм барлык мөселманнар тарафыннан яратылып укыла торган әсәр. Ул һәр укучысының шәхесен формалаштыра һәм аның рухи дәрәҗәсен күтәрә. Әмма Кәлам шәрифтә сөйләнгән күпсандагы вакыйгаларның мәгънәләренә төшенү, аларны сиземләү һәм аңлау сәләте һәр кешегә дә бирелми. Шуңа күрә, мин әлеге китап буенча үземнең белемнәремне уртаклашырга телим, ә яхшылык һәм яманлык, дөреслек һәм ялган арасындагы каршылыклар турында мавыктыргыч һәм гыйбрәтле хикәятләр анда бихисап. 
Әнә шул сәбәпле мин “Коръәндәге кыйссалар” циклыннан пәйгамбәрләребез тормышы турында сайланма сюжетларга берничә мәкалә багышларга исәплим. Сез үзегез дә инанырсыз: аларның һәммәсе маҗараларга һәм сынауларга бай һәм, билгеле, Аллаһының Гафу итүче һәм Бар яктан камил зат булуына ышану белән сугарылган. Шулай итеп, беренче Коръән кыйссасы – Йосыф галәйһиссәлләм турында.


«Иң яхшы кыйсса»

“Әхсанел-кыйсса” (“Иң яхшы риваять”) исемен алган һәм бик күп гыйбрәтле мисалларга ия булган әлеге тарихи вакыйга турында Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай дип
әйткән: “Тәхкыйк, сораучыларга Йосыф вә аның кардәшләренең кыйссаларында, әлбәттә, гыйбрәтләр бар”. (“Йосыф” сүрәсе, 7 нче аять).

Якуб галәйһиссәлләмнең унике баласы арасыннан иң яратканы – сурәтләп, язып бетереп булмаслык матурлыкка ия Йосыф булган. Йосыф галәйһиссәлләмнән соң Якуб барлык балаларынннан да ныграк үзенең кечкенә улы Бинйәминне яраткан. Башка тугыз балалары Якубның башка хатыннарыннан булган. Әнә шул сәбәпле һәм үзләренең көнчелеге аркасында, әлеге тугыз угыл Йосыфны һәм Бинйәминне ят күргәннәр һәм алар турында искә төшереп, “Йосыф һәм аның абыйсы...” дип әйткәннәр...
Йосыфның һәм Бинйәминнең әнисе вафат булганнан соң, Якуб галәйһиссәлләм аларга тагын да күбрәк игътибар бирә башлый. Аның калган улларын көнчелек һәм хөсетлек хисе биләп ала, әлеге хис көннән-көн ныграк үсә бара һәм ахырдан нәфрәткә, дошманлыкка ... аннары Йосыфтан котылу уена кадәр үсеп җитә. Аллаһы Тәгалә бу хакта Коръәндә болай дип әйтә:

“Йосыфның олуг кардәшләре әйттеләр: "Әлбәттә, Йосыфны вә аның кардәше Бинйәминне атабыз бездән артыграк сөя, без кәсепче вә хезмәтчеләрбез, атабызны да без тәрбиялибез, Йосыфлардан бер файда күрмәсә дә, аларны бездән артык күрәдер. Тәхкыйк, атабыз безнең хакта ачык ялгышадыр". Агалары җыелып сөйләштеләр вә бәгъзеләре әйтте: "Йосыфны үтерегез яки билгесез бер урынга илтеп ташлагыз, аннары атагызның йөзе сезгә генә калыр, башкача һич карамас, шуннан соң тәүбә итеп, яхшы кешеләрдән булырсыз" (“Йосыф” сүрәсе, 8-9 нчы аятьләр). Әлеге аятьләрдән аңлашылганча, агалары үзләренең сан ягыннан күп булуларын әтиләре мәхәббәтеннән күпкә лаеклырак санаганнар.

Йосыф галәйһиссәлләм үзе сурәтләп бетереп булмаслык матурлыкка ия булган – бу турыда “бар булган нәрсәләрнең ярты матурлыгына” дип әйтелә. Ул беркемне дә битараф калдыра алмый. Моннан тыш, Йосыф бары тышкы матурлыгы белән генә түгел, саф күңеле белән дә нурланган була. Аның эчке дөньясы да тышкы гүзәллеге кебек күркәм була. Шуңа күрә бик тә табигый ки, үз балаларыннан Якуб бигрәк тә Йосыфны ярата – ул үзенең әхлагы һәм тәкъвалыгы белән аерылып тора, бу сыйфатлар исә аның абыйларында җитенкерәми.

Ә Якуб? Зирәк һәм алдан күрүчән кеше, ул пәйгамбәр була. Шуңа да карамастан, уллары аның турында да ихтирамсызлык күрсәтеп сөйләүгә юл куялар: “Безнең әтиебез ачыктан-ачык адашуда”, – диләр.

Йосыф төш күрә

Йосыф турында сюжет линиясендә мөһим рольне төш күрүләр уйный. Бервакыт төнлә Йосыф галәйһиссәлләм төшендә унбер йолдыз, кояш һәм айның аңа иелеп сәҗдә кылуын күрә. Йосыф уянуга ук, тиз арада күргәннәрен әтисенә сөйли. Бу хакта Коръәндә түбәндәгеләр әйтелә: “Йосыф атасына әйтте: "Ий атам, мин төшемдә күрдем: унбер йолдыз һәм ай белән кояш көлеп миңа сәҗдә кылдылар". Атасы әйтте: "Ий углым, син төшеңне агаларыңа сөйләмә! Әгәр аларга сөйләсәң, хөсетләнеп сине һәлак итәр өчен хәйлә кылырлар, чөнки шайтан адәмнәргә ачык дошман, агаларыңны хәйләгә котыртыр”. (“Йосыф” сүрәсе, 4-5 нче аятьләр). Якуб галәйһиссәлләм бернинди шиксез ышана: аның улы бөек мәртәбәләргә ирешә, дөнья һәм ахирәт тормышында югары дәрәҗәләргә күтәрелә, һәм абыйлары аның кул астында булалар һәм буйсыналар. Әтисе улын куркынычлыктан кисәтә һәм аңа төшендә күргәннәрен сөйләмәскә киңәш итә.

Әмма, ни кызганыч, әлеге төш турында бертуган абыйларга билгеле була. Аларның көнчелек белән томанланган башларында Йосыфтан ничек котылырга дигән уй бер дә тынгылык бирми. Ниятләре турында Коръәндә түбәндәгеләр әйтелә: “Агалары җыелып сөйләштеләр вә бәгъзеләре әйтте: "Йосыфны үтерегез яки билгесез бер урынга илтеп ташлагыз, аннары атагызның йөзе сезгә генә калыр, башкача һич карамас, шуннан соң тәүбә итеп, яхшы кешеләрдән булырсыз" (“Йосыф” сүрәсе, 9 нчы аять).
Бервакыт ачык төшне Якуб галәйһиссәлләм үзе дә күрә: ун бүре Йосыфка ташланалар. Якубны куркытып торган борчулар бик тиз арада тормышка аша. Абыйлары Йосыфны үзләре белән дала буйлап сәфәргә алып чыгалар. “Аталары әйтте: "Йосыфны алып китүегез мине кайгы вә хәсрәткә төшерә, мин аңардан башка сабыр итә алмыйм, аннары аны бүре ашаудан да куркамын вә сез Йосыфтан гафил йөрерсез". (“Йосыф” сүрәсе, 13 нче аять). Асылда, Якуб галәйһиссәлләм бүреләрдән түгел, ә үзенең улларыннан курыккан, әмма аларның үзсүзлелегенә каршы тора алмый һәм Йосыфка да алар белән китәргә рөхсәт бирә.

«Күз яшьләренә алданма…»

Өеннән һәм әтисеннән еракта, далада, каты мыскыллауларда соң Йосыф иске коега ыргытылуга дучар була. Нәкъ менә шул вакытта Аллаһы Тәгалә Йосыфка ачыш биреп түбәндәгеләрне җиткерә: “Кайчан Йосыфны алып киттеләр, аны кое төбенә салырга итфак кылдылар һәм күлмәген салдырып, үзен кое төбенә төшерделәр, күлмәген сорагач: "Унбер йолдыз, ай вә кояш бирсеннәр", – дип көлделәр. Без Йосыфка вәхи кылдык: "Бу җафалардан, әлбәттә, бер көнне котылырсың да, сиңа кылган явызлыкларын үзләренә сөйләрсең", – дип, ләкин алар Йосыфка вәхий кылганыбызны сизмиләр” (“Йосыф” сүрәсе, 15 нче аять).

Үзләренең җинаятьләрен яшерү өчен, Йосыфның агалары аның күлмәген бәрән чалган канга буйыйлар һәм күз яшьләре белән әтиләренә алып киләләр. Хикмәткә ия борынгылар әйткәннәр: “Кайгысы белән зарланганнарның яшьләренә алданма. Үзләрен күз яше агызучы итеп күрүчеләр арасында күпме явызлар бар. Йосыфның агалары түккән күз яшьләре турында уйла. Алар дөм караңгы төндә каты кычкырып елап әтиләре янына килделәр. Әмма алар моны үз аңлатмаларын ачып салу өчен түгел, бәлки кылган явызлыкларын күрсәтү өчен эшләделәр”.

– И, әтиебез! – дип мөрәҗәгать итте уллары. – Без ярыш оештырдык, ә Йосыф безнең әйберләрне карап торырга тиеш иде. Без кире әйләнеп килгәндә аны бүре ашап бетергәнлегенә тап булдык.

Йосыфның канга баткан, әмма ертылмаган киемен күреп, Якуб галәйһиссәлләм аны үз битенә куя.

Ачы көлеп, ул болай ди:

– Нинди мәрхәмәтле бүре булган бу. Ул минем улымны ашап бетергән, ә аның күлмәген ертмаган да.

Йосыфның агалары әтиләреннән үз хәйләләрен яшерәләр, әмма алар алып килгән күлмәк аларның ялганлавы турында сөйли.

“Йосыфның күлмәген ялган канга буяп аталарына китереп бирделәр. Аталары әйтте: "Юк, Йосыфны бүре ашамагандыр, бәлки нәфесегез бер хәйләне сезгә яхшы итеп күрсәткәндер дә, сез аны кылгансыз, инде миңа күркәм сабырлык кирәк! Сезнең хәйләгезгә каршы Аллаһыдан ярдәм сорыймын" (“Йосыф” сүрәсе, 18 нче аять).
Дәвамы бар.

Фикерләр








Дин

Рамазан ае дәвам итә: танылган шәхесләрнең уразалары ничек үтә?

Рамазан ае – Ислам диненең  ураза гыйбадәтен үтәү ае, сабырлык һәм тәрбия ае. Пакьлек, шәф­катьлелек, сабырлык, миһербанлылык – ураза тотуның төп кыйммәтләре. Билгеле шәхесләр арасында кемнәр ураза тота? "Татар-информ" шуны белеште.

Дин

Җәннәттәге тормыш, сурәт төшерелгән киемнәр, мәетне яру һәм исем кушу турында: туры элемтәдә Йосыф Дәүләтшин

Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин “Туры элемтә” сәхифәсе кысаларында укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Сезнең игътибарга әлеге әңгәмәне тәкъдим итәбез.

Дин

Татарстанның баш казые: Кыз балага арзанлы әйбер алып бирү - егет тарафыннан әдәпсезлек

Казанның Галиев мәчетендә Дин галимнәре шәригать кануннарына туры килерлек гаилә нинди булырга тиешлеген аңлатты. Мәһәр күләменә килеп җиткәч, уртак фикергә килә алмадылар. Казый мәһәр суммасы зур булырга тиеш дисә, хатын-кызлар егетләрне кызганды. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла