Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коръән кыйссалары: Сөеклеләр һәм көнчеләр турында (дәвамы)

Бу язмада мин иң маҗаралы һәм мавыктыргыч Коръән кыйссаларының берсе турында - Йосыф галәйһиссәлам турында бәян итәм. Аны үзенең бертуган көнче абыйлары коега ташлый. Аннары вакыйгалар ничек дәвам итә соң?

news_top_970_100
Коръән кыйссалары: Сөеклеләр һәм көнчеләр турында (дәвамы)

Коедан – йөрәк түренә

Йосыфның бәхетенә, коедан ерак түгел генә Мисырга юнәлүче кәрван узган. Шул кәрваннан ике кеше Йосыфны табып алалар. Әмма коедан ул коллар, әсирләр сатыла торган базарга эләгә, аны Мисыр хакиме вәзире сатып ала. Үз балалары булмаганлыктан, аның йөрәгендә аталарга хас кайгырту хисләре уяна. Гадел, тәрбияле, югары әхлаклы, тәртипле Йосыф яңа гаиләдә дә, хәтта Мисырның хөкүмәт сараендагы кешеләр арасында да алмазга тиң яратылуга ия була, вакытлар узу белән вәзир янәшәсендә үзенең лаеклы урынын ала.

Әмма төп сюжет линиясе Йосыф белән вәзирнең Зөләйха исемле хатыны арасында үстерелә. Мисырның иң матур хатын-кызларының берсе булган Зөләйха кияүгә чыкканчы ук төш күрә. Ул төшендә ай нуры уза торган якты йолдызга әверелә. Әлеге төшнең Йосыф турында икәнен Зөләйха белми һәм төшне үзенчә юрый: вәзир тарафыннан кияүгә чыгарга ясалган тәкъдимгә уңай җавап кайтара. Сөюдән яну хисе соңрак килә... Аның йөрәге ире өенә алып кайткан акыллы, ягымлы, яшь матур егеткә тартыла.

Үз хисләре белән җәфаланган һәм бу хәлдән бернинди чыгу юлын күрә алмаган Зөләйханы хәтта җитмеш дөягә төяргә мөмкин булган кыйммәтле әйберләр дә шатландыра алмый. Ул, бернигә дә карамыйча, Йосыфка булган мәхәббәте өчен көрәшне дәвам итә.

Бөек сынау

Зөләйханың җавапсыз мәхәббәте тиз арада кайгы-хәсрәт, борчу-сагышка үсә һәм аның акылыннан өстен чыга – ул үзенең матурлыгын сөйгәненең игътибарын яулап алуда файдаланырга уйлый. Бер тапкыр, иң матур күлмәген киеп, Зөләйха Йосыф галәйһиссәламне үзенә чакыра. Йосыф башын иеп аның алдында басып тора, ә ул гаҗәеп караш ташлый. Коръәндә аларның шушы очрашулары турында болай диелә: “Вәзир хатыны Зөләйха үз өеңдә Йосыфтан ялынып вә ялварып нәфесе теләгәнне үтәвен таләп итте вә барча ишекләрне бикләде һәм: “Ий Йосыф, кил минем яныма, мине мәхрүм итмә”, – диде. Йосыф әйтте: "Бу эштән Аллаһыга сыгынамын, тәхкыйк тәрбиячем Газиз миңа хөрмәт күрсәтте, торачак җиремне күркәм кылды, инде мин аңар ничек хыянәт итим! Бу эшне кылсам залимнәрдән булырмын бит, әлбәттә, залимнәр Аллаһ газабыннан котыла алмаслар" (“Йосыф” сүрәсе, 23 нче аять). Бу аятьтән аңлашыла ки, Йосыф галәйһиссәлам Зөләйханың тәкъдимен кире кага. Зөләйха үзенең матурлыгын, гүзәллеген Йосыфны гөнаһка алып бару өчен ничек кенә файдаланырга тырышмасын, бу эш мөмкин булмый. Зөләйхага: “Мин Аллаһыдан куркам һәм үземнең Хуҗама хыянәт итмим”, – дип әйтеп, ул үзе ишеккә таба юнәлә, ә аның йөрәге сагыштан сыкрый. Зөләйха, Йосыфның шундый килеш-килбәтеннән кире кагылганнан соң, җәһәт адымнар ясый, аның күлмәген ертып ташлый, һәм шул мизгелдә бүлмәгә... аның ире килеп керә.

Коръәндә бу хакта түбәндәгеләр әйтелә: “Икесе дә ишекләргә таба йөгерделәр. Йосыф Зөләйхадан котылыр өчен йөгерде, Зөләйха Йосыфны чыгармас өчен артыннан йөгерде, Йосыфның күлмәгенең артыннан тотып үзенә тартты, күлмәк ертылды. Йосыф ишекләргә килгәндә бикле ишекләр Аллаһы кодрәте белән ачыла бардылар. Шулай куышып ишек алдына чыксалар, Зөләйханың ире Газизгә очрадылар. Зөләйха үзенең иренә әйтте: “Синең хатыныңа яман касд кылган кешегә җәзасы нәрсә булыр? Әлбәттә, төрмәгә бикләү яки рәнҗетүче газап булыр" (“Йосыф” сүрәсе, 25 нче аять). Вәзиргә якын булган кеше әлеге вакыйганы аңларга ярдәм итә: “Әгәр Йосыфның күлмәге ал яктан ертылган булса, Зөләйха сүзе дөрес булыр, Йосыф сүзе ялган булыр. Әгәр Йосыфның күлмәге арт яктан ертылган булса, Зөләйха сүзе ялган булып, Йосыф сүзе дөрес булыр” (“Йосыф” сүрәсе, 26 нчы аять). Йосыфның гаепле булмаганына ышанган хәлдә, вәзир үз хатыныннан таләп итә: “Син Зөләйха тәүбә ит, миннән гафу сора гөнаһың өчен! Тәхкыйк, син хаталанучылардан булгансың" (“Йосыф” сүрәсе, 29 нчы аять).

Йосыф галәйһиссәлам янәдән төрмәдә

Әмма мәхәббәт өчпочмагыннан Йосыфка шулай да уңышлы котылу насыйп булмый. Хатынының хыянәтеннән интегүче вәзирне яңа һөҗүм көтә: Зөләйханың хисләре, булып узган вакыйгаларны яшерергә омтылыш булуга карамастан, Мисырның барлык почмакларында бу хәлләр гайбәт булып сөйләнә башлый. Һәм ул җитди адымга барырга карар кыла: Йосыфны күрсәтер өчен, затлы нәселдән булган хатын-кызларны өстәл янына җыя. Ул нәрсә буласын чамалый: аның матурлыгы кунакларга бик көчле тәэсир итә, алар аннан бер дә күзләрен ала алмыйлар, һәм җиләк-җимешләрне чистартканда, хәтта сизмәстән үзләренең кулларын кисәләр: “Аллаһ пакьтер, бу кеше түгелдер, бу һичкем түгел, мәгәр хөрмәтле фәрештәдер" (“Йосыф” сүрәсе, 31 нче аять). Хатын-кызлар бердәм рәвештә Зөләйхага теләктәшлек күрсәтәләр.

Әмма Зөләйха үзе һәм вәзир әлеге мәхәббәт һәм гайбәт тарихыннан һичнинди башка котылу юлын күрмиләр: Йосыфны төрмәгә ябалар. Ләкин, ни генә булмасын, чынлыкта, Зөләйха югары әхлакка ия һәм бик тә зирәк хатын-кыз була. Әмма Йосыфка булган кайнар мәхәббәте аны аек акылдан, фикерләү сәләтеннән мәхрүм итә. Зөләйха аерылышуның авырлыклардан котылырга ярдәм итәчәгенә ышана, вәзир исә үз гаиләсенең намусын сакларга тели.

Йосыф галәйһиссәлам төрмәдә озак утыра. Ә Зөләйха һәм вәзир бу чакта “намус төрмәсендә” ябылып калалар: алар гаепсез кешене котыртуларын аңлыйлар. Зөләйха шулкадәр җәфалана ки, хәтта үзенең матурлыгын һәм яшьлеген югалта. Һәм бу аның үзенең нәфесе һәм Йосыфка карата булган хисләренә җавап кайтаруы була. Әмма күз яшьләре һәм ихлас күңелдән тәүбә итүе сәбәпле, ул әлеге гөнаһтан пакьләнә.

Күптән көтелгән ирек һәм хаклыкның өскә чыгуы

Йосыф галәйһиссәлам үзенең хак юлга чакыру, киңәш бирү һәм инандыру эшчәнлеген хәтта иректә булмаган чакта да дәвам итә, ул төрмәне мәдрәсәгә әверелдерә. Монда аның төшләрне юрау сәләте дә ачыла.

Тәкъдиренә язганга күрә, Йосыф галәйһиссәлам белән тоткында бергә тагын Мисыр хакиме ялчысына якын торган кешеләр – эчемлекләр ташучы һәм пешекче була. Алар үзләренең төшләрен Йосыф белән уртаклашалар: берсе ничек итеп йөземне изеп суын алуны, ә икенчесе – башында ипи алып баруны һәм аны кошлар чукуын күрә. Йосыф сүзен кыска тота: “Берегез зинданнан чыгып әүвәлге урынында хәмер ясаучы булыр, әмма икенчегезне асарлар вә башын кошлар ашар. Сез сорадыгыз – мин җавап бирдем, әлбәттә, эш мин тәгъбир кылганча булыр" (“Йосыф” сүрәсе, 41 нче аять).

Шулай килеп чыга да. Күпмедер вакыт узганнан соң, пешекчене үлем җәзасына тарталар, ә эчемлекләр йөртүчене гафу итәләр, төрмәдән чыгаралар һәм ул янәдән хакимнең ялчысы булып эшли башлый. Йосыф галәйһиссәлам белән хушлашып, ул аның турында хуҗасы алдында искә алырга вәгъдә бирә, әмма оныта һәм Йосыф төрмәдә берничә елга кала әле... Мисыр хакименең үзенә төшләр кергәнчегә хәтле...

Аларны юрау бернинди астрологларга, күрәзәчелек кылучыларга һәм акыл ияләренә дә бирелми. Бары онытылган тоткын гына барлык баш ватулардан азат итә – ул Йосыф булып чыга, бу хакта эчемлекләр йөртүче искә төшереп җиткерә.

– И, Йосыф! Җиде ябык сыер җиде таза сыерны кабып йотканны, ә җиде коры башак җиде яшел башакны ашаганны ничек юрарга? Мин синең төш юравыңны тапшырачакмын, һәм сине төрмәдән чыгарырлар, – дип мөрәҗәгать итә аңа эчемлекләр ташучы.

Йосыф галәйһиссәлам хакимнең төшен юрый: “Җиде таза сыер һәм җиде яшел башак җиде ел муллыкта яшәүче аңлата. Аннары җиде ел ачлык һәм коточкыч корылык киләчәк. Беренче җиде елда күбрәк чәчегез, ә уңышны җыеп алу вакыты җиткәч, үзегезгә туклану өчен кирәк булган кадәрен җыеп алыгыз, ә калганын башакларда калдырыгыз һәм амбарларга кертеп урнаштырыгыз. Ә ачлык җиткәч, сез әлеге ашлыкны куллана алачаксыз. Җиде еллык ачлыктан соң муллык еллары җитәчәк һәм кешеләр янәдән имин, бәхетле тормышка ирешәчәкләр”.

Хаким Йосыф галәйһиссәламнең хикмәтен югары бәяли һәм аны, барлык кешеләргә аның гаепсез булуын игълан итеп, азат итә. Йосыфның гаебе булмавын аның төрмәгә ябылуына катнашы булучыларның барысы да раслый. Алар арасында Зөләйха да була. Ул бик тә ялварып үзенең җинаятен һәм Йосыфка булган мәхәббәтен аңлата: “Менә хәзер хаклык өскә чыкты, Йосыфның миңа якынлык кылуын мин үзем өстәдем, әмма Йосыф хыянәт итмәде, аның сүзләре хак" (“Йосыф” сүрәсе, 51 нче аять). Ә Йосыф, үзенең югары әхлакый сыйфатларга ия булуы, алдан күрүчәнлеге һәм туры сүзле булуы сәбәпле, баш казначы итеп билгеләнә һәм... тол калган Зөләйхага өйләнә. Аңа Аллаһының рәхмәте белән яшьлеге һәм матурлыгы кире кайта.

“Авырлыктан соң Аллаһы Тәгалә җиңеллек бирә”

Йосыф галәйһиссәлам үзе, Мисыр хакименең баш вәзире булып, барлык ил кешеләренең хөрмәтен казана. Йосыф галәйһиссәламнең тырышлыгы белән Мисыр җиде еллык корылыкны имин рәвештә кичерә. Киресенчә, күрше дәүләтләр авыр хәлдә кала, анда яшәүчеләр, ачлыктан интегеп, Мисырга барырга омтылалар. Алар арасында Йосыфның Филистыйнда яшәүче абыйлары да була. Туганнар белән очрашу көтелмәгәндә була, һәм Йосыф галәйһиссәлам аларны гафу итә: “Бүген сезне гаепләп битәрләү юк, курыкмагыз, мин сезне хөкем итмим. Кылган гөнаһларыгызны Аллаһы ярлыкасын, Ул бик шәфкатьле вә рәхимле!” (“Йосыф” сүрәсе, 92 нче аять).

Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди: “Йосыф үзенең Мәнзилендә ата-анасын хөрмәтләп тәхеткә утыртты, аннары Йосыфны зурлап шөкер йөзеннән барчасы сәҗдәгә егылдылар, вә Йосыф әйтте: “Ий атам, күп еллар элек күргән төшемнең тәэвиле ошбудыр, тәхкыйк Раббым бу төшемне дөрес кылды вә тәхкыйк Раббым миңа ихсан кылды, мине зинданнан чыгару белән вә сезне сәхрәдән Мисырга китерү белән минем белән кардәшләрем арасына шайтан вәсвәсә белән дошманлыкны салганы соңында, тәхкыйк Раббым теләгән нәрсәсен шәфкать белән кылучы, әлбәттә, Ул белүче вә тиешенчә эш кылучы” (“Йосыф” сүрәсе, 100 нче аять).

Аллаһының рәхмәте белән Йосыф барлык авырлыкларны имин уза һәм күркәм сыйфатлар, гамәлләр белән бүләкләнә: көч, байлык һәм хакимият. Аллаһы – бар нәрсәгә дә көче җитүче Зат. Ул һәрвакытта да Үзенә иман китергән, итагатьлелек күрсәткән, ихластан ислам диненә хезмәт иткән колларына булыша. Мөселманнарның бурычы булып иманлы булу, туры юлдан тайпылмау һәм ныклык күрсәтү тора. Мөселманнарны авырлыклардан соң һәрвакытта да иминлек һәм бәхетле тормыш көтә. Коръән безгә бу хакта турыдан-туры әйтә: “Ярлы вә авыр тормыштан соң Аллаһы тиздән дөньяда яки ахирәттә тормышны бай, иркен кылыр” (“Талак” сүрәсе, 7 нче аять) һәм “Дөреслектә, файдалы булган җиңеллек авырлыктан соң” (“Инширах” сүрәсе, 5 нче аять).



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100