Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Бурычларыбызмы? Иминлек һәм бәхет!

Мөселманнарның бер-бере алдында һәм җәмгыять каршында билгеле бер бурычлары бар. Бу бурычларда ислам диненең асыл кыйммәтләре чагыла, чөнки аларны үтәп яшәгән җәмгыятьтә гаделлек һәм иминлек урнаша, ә мөселманнар өчен алар киләсе тормышта бәхеткә ирешү һәм Тәмугъ газапларыннан котылу чыганагы булып тора. Иманым камил, шушы бурычларда чагылган исламның матурлыгы һәм дөньяга тынычлык, иминлек китерүен күрү укучыларны битараф калдырмас.

news_top_970_100
Камил хәзрәт Сәмигуллин: Бурычларыбызмы? Иминлек һәм бәхет!

Мөселманнар алдында бурычлар куеп, ислам дине җәмгыятьтә тигезлеккә һәм аның һәр әгъзасының иркен тормышта яшәвен тәэмин итүгә омтыла. Мөэмин-мөселманга бурычлар Коръән һәм Сөннәт тарафыннан йөкләнә һәм аларны шартлы рәвештә кешенең үз-үзе алдында, Аллаһ Тәгалә каршында, Пәйгамбәребез һәм Коръән алдында, үз гаиләсе, халкы һәм кешелек каршында булган бурычларга бүлеп йөртеп була. Гомумән алганда, бу йөкләмәләр бер максатка хезмәт итә: кеше үз теләкләренең колы булырга тиеш түгел, башка кешеләрнең мәнфәгатьләрен читкә тибәреп, үзенең шәхси хокукларын гына кайгыртып яшәмәскә тиеш. Димәк, мөселман кешесенә нинди бурыч-вазыйфалар йөкләнгән соң?

Аллаһ Тәгалә каршында. Без Аллаһка инанырга тиеш, ул кушкан бар әйберне карусыз үтәргә, тыйганыннан тыелырга, сынауларын сабырлык һәм түземлек белән кичереп, Аның лаеклы коллары булыр өчен бар көчебезне кызганмаска тиешбез.

Пәйгамбәребез ﷺ каршында. Аның юлыннан тайпылмыйча барырга, сөннәтен үтәп, киңәшләрен тотып яшәргә.

Коръән Шәриф алдында. Аны укыганда мәгънәсен аңлап, тәҗвид кагыйдәләрен үтәп, тәхәрәтле килеш укырга һәм Изге Китапта китерелгән барлык күрсәтмәләрне дә җиренә җиткереп башкарырга.

Сәхәбәләр каршында. Пәйгамбәребез ﷺ сәхәбәләренең һәркайсын яратырга, аларның берсе турында да бер начар сүз дә сөйләмәскә.

Әүлияләр алдында. Аллаһ Тәгаләгә буйсыну күрсәтеп, бөтен бурычларын да төгәл башкарып яшәүче тәкъва мөселманнарга карата ихтирамлы булырга, алар алдында әдәп саклап, калебең өчен файда алырга.

Остазлар каршында. Хөрмәт һәм тәрбиялелек күрсәтеп, алар әйткәннәрне тыңларга.

Ата-ана алдында. Аларга тыңлаучан булып, әдәп кагыйдәләрен үтәргә, сүзләреннән чыкмаска, аларны кыерсытмаска, биргән киңәшләренә колак салырга (әгәр сүзләре Аллаһ кушканнарга каршы килмәсә), аларга “уф” дип тә әйтмәскә, гел яхшылык кына кылып торырга.

Балалар каршында. Аларга яхшы исем биреп, дин нигезләренә өйрәтергә, яхшы тәрбия бирергә, үзләренә лаеклы тормыш юлдашы сайлап бирергә.

Хәләл җефете алдында. Ир кеше хатынының, хатын кеше иренең хакларын хаклап яшәргә тиеш.

Туганнар алдында. Аларга яхшы мөнәсәбәттә булып, хәлләрен белешеп торырга һәм булдыра алганча файда китерергә.

Күршеләр каршында. Алар вак-төяк уңайсызлыклар китерсә, түземлек белән үткәреп җибәрергә, аларны борчымаска тырышырга, кирәксә, ярдәм итәргә.

Дуслар алдында. Дусларга яхшы мөнәсәбәттә булырга һәм үзеңә ни теләсәң, аларга да шуны теләргә.

Һәммә кешеләр алдында. Башкаларның хокукларын саклап, аларның хокукларын бозмыйча яшәргә.

Үз-үзеңә карата бурычлар. Фани дөньяда булсынмы, бакый дөньядамы – бу ике тормышның берсенә булса да куркыныч белән яный торган һәммә нәрсәдән дә сак булырга.

Хайваннар алдында. Аларның яшәргә хаклары барлыгын танырга, җәберләмәскә, ризыктан һәм судан мәхрүм итмәскә.

Ватаның каршында. Ватаныңны сөяргә. Ватаныңны, халкыңны, үз динеңне якларга, мөселман кешесе өчен изге булган бар нәрсәне, аларга дошман кул сузган очракта, якларга һәм сакларга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100