Күңел тынычлыгын югалтканда нишләргә? (догалар)

10 Июня 2017

Укылган: 1878 тапкыр

Автор: Энҗе Ногманова
Күңелең тыныч булу – зур бәхет, диләр. Кешегә кайгы-борчу килгәндә, курыкканда аның күңелендә тынычлык югала. Бүгенге заманның бәласе көн дә кайдадыр ашыгу, кабалану, баш тулы мәгълүмат, икеләнү, ярышу, артта калмаска тырышу, билгеле, кешенең тынычлыгына киртә куя.  

Гарәп телендә “сәкинә” – тынычлык, күңелдәге рәхәт тойгы дигәнне аңлата. Ислам динендә “сәкинә” – иманлы мөселманнарга Аллаһ Тәгаләнең күңел тынычлыгы рәвешендә биргән бүләге. Күңел тынычлыгына һәрберебезнең ия буласы килә, әмма аңа омтылу юлларыбыз төрле: кемдер аны байлыктан, кемдер дан-дәрәҗәдән эзли. Ә динебез күңел тынычлыгына чын дәрәҗәдә ирешүнең бердәнбер юлы - Аллаһка мөрәҗәгать итүдә дип өйрәтә. Аллаһның безгә мәҗбүри эшләргә кушкан әйберләрнең асылында үзебез өчен физик һәм рухи яктан кирәкле кыйммәтләр ята. Коръән, намаз укыйбыз, зикер әйтәбез – тынычланабыз, ураза тотабыз – нәфесебезне тыярга, үзебезне кулда тотарга, булганына канәгать булырга өйрәнәбез. Болар шулай ук кешегә тынычлык алып килә. Безнең күңелдә нәрсә икәнен белүче бердәнбер зат – ул Аллаһ. Чөнки күңелне-рухны барлыкка китерүче дә ул бит. Коръәндә бу турыда: “Күңелләр Аллаһны искә алганда тынычлана” (“Күк күкрәү”, 28) диелгән. Шуннан чыгып, ислам галимнәре күңел тынычлыгына ирешү өчен түбәндәгеләрне киңәш итә:

- Аллаһ минем янәшәдә, мине ишетә, аңлый һәм ярдәменнән ташламый дип уйлау кешене тынычландыра;

- Күңел авырулары өчен иң яхшы дару һәм тынычландыру чарасы ихлас күңелдән Коръән аятләрен уку, аларның мәгънәсе турында уйлану;

- Тынычлану, Аллаһка якынаюның иң җайлы юлы күп тапкырлар зикр әйтү. Зикр – ул кабатланучы Аллаһны мактау сүзләре. Аны көннең теләсә кайсы вакытында әйтергә була. Мәсәлән : “Әстәгъфируллаһ!”, «СөбһанАллах», “Әлхәмдүлилләһ", “Аллаһу әкбар" һ.б. – болар барысы да Аллаһны данлау сүзләре.

- Юнысны (г.с.) кит кабып йоткач, ул бик җайсыз, чарасыз хәлдә кала. Шул чакта Аллаһка зикер әйтеп бу доганы укый:

Транскрипция: “Ләә иләһә иллә әнтә, сөбһәнәкә инни күнту минә ззаалимиин”.

Мәгънәсе: “Синнән башка Иләһ юк, син бар кимчелекләрдән пакъ, чыннан да, мин гаделсезләрнең берсе булдым.

Кеше кайгыга төшкәндә укыла:

Транскрипция: “Аллаһүммә рахмәтәкә әрҗүү фә ләә тәкилнии иләә нәфсии тарфәтә гәйниү үә аслих ли шәънии күлләһү ләәә иләәһә илләә әңтә”

Тәрҗемәсе: “Әй, Аллаһ, Синең мәрхәмәтеңне сорыйм, бер генә мизгелгә дә минем җанымны үземә генә ышанып калдырма һәм минем барлык эшләремне дә тәртипкә китер, Синнән башка иләһ юк!” (Җ.Фазлыев “Йәгез, бер дога” китабыннан)

- Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу сүзләрне бик еш кабатлый торган булган:

Транскрипциясе: “Аллааһүммә иннии әгүүзү бикә мин әл-һәмми үәл-хәзәни үәл-гәҗези үәл-кәсәли үәл-бүхъли үәл-җүбени үә даләгиддәйни үә галәбәтир-риҗәәл”.

Тәрҗемәсе: “Әй, Аллаһ, чыннан да, мин борчылудан һәм хәсрәт-сагыштан, көчсезлегемнән һәм ваемсызлыгымнан, саранлыгымнан һәм төшенкелеккә бирелүчәнлегемнән, бурычлар авырлыгыннан һәм кешеләрнең кыерсытуларыннан Сиңа сыенамын”.

(Җ.Фазлыевның “Йәгез, бер дога” китабыннан).

Фикерләр








Дин

Коръән кыйссалары: Сөеклеләр һәм көнчеләр турында

Коръән ул – гади генә китап түгел, ул вакытлар узуга бәйле булмаган һәм барлык мөселманнар тарафыннан яратылып укыла торган әсәр. Ул һәр укучысының шәхесен формалаштыра һәм аның рухи дәрәҗәсен күтәрә. Әмма Кәлам шәрифтә сөйләнгән күпсандагы вакыйгаларның мәгънәләренә төшенү, аларны сиземләү һәм аңлау сәләте һәр кешегә дә бирелми. Шуңа күрә, мин әлеге китап буенча үземнең белемнәремне уртаклашырга телим, ә яхшылык һәм яманлык, дөреслек һәм ялган арасындагы каршылыклар турында мавыктыргыч һәм гыйбрәтле хикәятләр анда бихисап. 

Дин

Ислам динендә музыка чыннан да тыелганмы?

Бу сорауга төрле дин әһелләре төрлечә җавап бирә. Әүвәл заманнарның дин белгечләре, әлеге мәсьәлә уңаеннан, үз фикерләрен бәян итеп калдырган. Р.Фәхретдин, Ш.Мәрҗани, Г.Баязитов, Һ.Килдебәков хезмәтләрендә диндә музыкага уңай мөнәсәбәт чагылыш тапса да, гади халык арасында, нишләптер, музыкага мөнәсәбәт уңай булмаган. Кубыз уйнаган яшь кызларны башын баганага бәреп үтергән чаклар булганы да мәгълүм.

Дин

Нияз хәзрәт Сабиров: Коръән Казанда басылган, изге китап турында фильмны да без төшерергә тиеш

Татарстан Диния нәзарәте Аллаһ сүзен халыкка фильм аша да җиткерерә тели. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров үз фикерләрен җиткерде. Мәүлид аеның фазыйләтләре, аны үткәрү тарихы һәм, гомумән, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең игелекле гамәлләре хакында да сөйләде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла