Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гадәттән тыш хәләл: Дуңгыз итенә ялгыш язылган сүз хәләл базарының сыйфатын яхшыртачак

Хәзер кайсы гына азык-төлек кибетенә кермә, киштәләр "хәләл" дигән тамгалы ризыклардан сыгылып тора, җаның теләгәнен сайла да ал. “Хәләл” сертификаты булган оешмаларның саны да арта бара. Дин ягыннан тыелмаган продуктларны табу әллә ни зур кыенлык тудырмый. Алай да, болар барысы да ислам шартларына туры килеп җитештерелгәнме соң дигән сораулар туа. "Челны-мясо" белән килеп чыккан проблема бу өлкәгә игътибарны арттырды.

news_top_970_100
Гадәттән тыш хәләл: Дуңгыз итенә ялгыш язылган сүз хәләл базарының сыйфатын яхшыртачак

Күп очракта хәләл тамгасы куелган ризыкның сыйфатында шикләнмибез, составын укыйбыз да сатып алабыз билгеле. Тик этикеткасында хәләл дигән язу булса, ул чыннан да хәләл дигән гарантия бармы?

  • Татарстанның Тукай районында урнашкан “Челны-мясо” чыгарган “хәләл” стикерлы дуңгыз ите хакында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итте. “Хәләл”гә әйләнгән дуңгыз ите “Пятёрочка” сәүдә челтәре кибетләрендә сатылган. 
Дуңгыз итеннән әзерләнгән ит продукциясендәге “Хәләл” стикеры футбол чемпионаты уңаеннан чыгарылган һәм аның Хәләл комитеты сертификатына бернинди дә катнашы юк. Әмма чын сертификатның нинди булырга тиешлеген белмәгән сатып алучылар, бигрәк тә футбол чемпионатын тамаша кылырга килгән туристлар алданырга мөмкин. Чөнки этикеткада “Татарское Трио халяль” дип язылган сүз бар. 

"Татар-информ" матбугат конференциясенә килгән белгечләр хәләл турындагы мәгълүматларын җиткерделәр.

"Хәләл" стандарт комитеты Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан 2005 нче елда булдырылган. 2008 елда аерым юридик оешма статусы ала. "Хәләл" комитеты Россиядә хәләл азык-төлек җитештерү хәрәкәтен тәртиптә тоту һәм үстерү өчен оештырыла. 2009 елда “Хәләл” стандарт комитеты һәм “Тест-Татарстан” республика сертификацион методик үзәге тарафыннан хәләл продукция җитештерүчеләргә “Хәләл” дигән сертификат тапшырыла башлый.

“Дуңгыз итендә - футбол чемпионатына багышланган стикер”

Башта бу вакыйганың хронологиясен искә төшерик. 20 июнь көнне "Татар-информ" хәбәрчесе "Челны-мясо" продукциясендә бу язуны ачыклап, предприятиегә шалтыратты. “Хәләл” дигән язу дуңгыз итенә ялгышлык белән кергәнен әйттеләр. Мәсьәләне ачыкларга сүз бирделәр. 



“Челны-мясо” хезмәткәрләре “хәләл” язуы техник сәбәпләр аркасында ялгыш киткән дип акланса да, Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең Хәләл стандарт комитеты моны зур хата дип бәяләде.

“Хәләл” дуңгыз ите сатудан алынган”

"Хәләл" дигән язулы дуңгыз итен кибетләрдән алырга дигән карар кабул ителде. Бу тамганы кем уйлап тапкан, кем рөхсәт биргән, никадәр продукциягә тамга сугылган, кайсы сәүдә үзәкләренә җибәрелгән – һәммәсе дә тикшерү уза. 

"Челны-мясо" әлегә кадәр "Хәләл" стандарт комитеты биргән сертификат буенча хәләл ит продукциясе җитештерә иде. Әлеге факт буенча мәгълүмат ачыкланып беткәнче, Хәләл стандарт комитеты "Челны-мясо"га хәләл продукция җитештерүне туктатып торырга кушкан. Предприятиенең башка продукцияләренә бирелгән "Хәләл" Сертификаты гамәлдән чыгарылды. "Челны-мясо" рәсми сайтында кулланучылардан гафу үтенде.

Дуңгыз итен "хәләл" тамга белән маркировкалауга юл куйган хезмәткәрләргә карата чаралар күрелгән. 

Хәләл дә, хәләл дә булмаган да продукция җитештергән предприятиеләргә киләчәктә хәләл сертификаты бирелмәскә мөмкин.

“Татарстанда хәләл продукцияне күзәтү көчәя”

Әлеге хәлгә карата үз фикерен Президент Рөстәм Миңнеханов та әйтте. Ул "хәләл" тамгасының дөреслеккә туры килмәвен, чөнки дуңгыз итенең берничек тә хәләл була алмавын билгеләп узды.



Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә махсус комиссия төзергә йөкләмә бирде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында төзелгән комиссия “Челны-мясо”ны гына түгел, хәләл дигән язу булган барлык продукцияләрне дә тикшерә.

“Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә журналистларга “Тест-Татарстан” республика сертификация методик үзәге җитәкчесе Сергей Гогин да килгән иде. "Тест-Татарстан" комиссия әгъзасы, аларга мөселманнарның хокукларын бозучыларны ачыкларга гына түгел, ә мондый фактны оештыруга этәргән сәбәпләрне дә Комиссия алга таба да хәләл продукция җитештерүче оешмаларны тикшерү белән шөгыльләнәчәк, дип белдерде Сергей Гогин.

- Бу очракта гаеплеләрне эзләячәкләр. Компания эшенә дәүләтнең катнашуы хокукларны бозмыймы? - дип кызыксынды журналистлар Сергей Гогиннан.

- Дәүләт һәрвакытта да сату базарын күзәтеп, эшен көйләп барырга тиеш. Аеруча мондый очракта. Комиссия төзелде, аның нәрсә белән шөгыльләнүен әйтеп киттем. Нинди нәтиҗәгә ирешербез, әйтә алмыйм. Комиссия үз эшен башкарырга, әлеге вакыйганың ничек килеп чыкканын хәбәр итәргә тиеш. Нәтиҗәне комиссия ясамый, - диде ул.


Татарстанның хәләллекне билгеләүдә үз юлы бар



Татарстанның "Хәләл" комитеты 2009 елда кабул ителгән кагыйдәләр буенча эшли. Бу эшне ике оешма башкара - "Хәләл" Комитеты һәм "Тест-Татарстан" республика сертификация үзәге. Сертификат алырга теләгән предприятие икесенә дә заявка яза һәм бу оешмаларның икесеннән дә тикшерү үтә, билгеле, икесенә дә прайс буенча акча түли. Ни өчен шулай? Чөнки "Хәләл" комитетының сертификация үткәрергә хокукы юк, алардагы белгечләре продукциянең хәләлме-юкмы икәнен дини яктан тикшерә. Ә "Тест-Татарстан", үз чиратында, оешманың санитар нормаларга туры киләме-юкмы икәнлеген ачыклый.

 "Хәләл" стандартлар комитеты “Тест-Татарстан” республика сертификация методик үзәге белән берлектә “Ислам кануннарына туры килүче хезмәтләр һәм продукция сертификацияләүнең ирекле – (Halal) Хәләл Системасын” булдырган һәм Росстандарт федераль агентлыгында теркәгән. Сертификацияләү системасы процедурасын узган предприятиеләргә ике документ - ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хәләл стандартлары Комитеты Таныклыгы һәм “Тест-Татарстан” республика сертификация методик үзәгенең дәүләт үрнәгенә туры килүче Сертификат бирелә. "Тест-Татарстан"да теркәлү үтмәгән очракта, "Хәләл" комитеты биргән документ гамәлдә түгел. 

Россиядәге кайбер Хәләл комитетларының эш рәвеше икенче. Алардагы хәләл комитетлары сертификацияне үзләре үткәрә, предприятие бер генә тикшерү уза. Россиядә барлыгы 13 сертификация үзәге теркәлгән. Диния үзәкләренең 20 Хәләл комитеты эшли. 

"Хәләл" стандартлары Комитеты тарафыннан 120дән артык юридик затка сертификат бирелгән. Комитетның оешкан көненнән алып бүгенге көнгә кадәр 1500дән артык предприятиедә сертификацияләү процедурасы үткәрелгән.

“Бу - дин тотучыларның хисләреннән чын мәгънәсендә көлү”

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да “Instagram” социаль челтәрендәге сәхифәсендә дуңгыз итенә куелган "хәләл" этикеткасына бәйле низагка аңлатма бирде. "Бу - дин тотучыларның хисләреннән чын мәгънәсендә көлү, бу бөтен хәләл индустриягә күләгә төшерә. Мондый низаглар икътисадның хәләл секторы һәм тулаем мөселман бизнесы үсешенә тискәре йогынты ясый", - ди мөфти.

Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хәләл" стандарт комитетына әлеге мәсьәләдә катгый позициядә торганы өчен рәхмәт әйтте. Мөфти җәмәгатьчелекнең тиз арада тәэсир итүен дә искә алды. "Бу очрак кешеләрнең дин өчен борчылуы хакында сөйли", - ди ул.

 “Предприятиянең салкын карашы аркасында килеп чыккан хата”

 ТР Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты рәисе Марат Низамов дуңгыз итенә “хәләл” дигән язу беркетелүне техник ялгышлык дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ”да журналистлар катнашында узган “Хәләл продукция - мөселманнарның аерылгысыз хокукы” матбугат конференциясендә әйтте.

- "Челны-мясо"да бөтен продукция бер бинада эшләнсә дә, хәләл продуктлар белән хәләл булмаганнар аерым җиһазларда җитештерелә. “Татарское трио халяль” стикеры ялгышлык белән хәләл булмаган ризыклар складына озатылган. Ә анда ялгышлык белән дуңгыз итенә ябыштыр­ганнар. “Татарское трио халяль” этикеткасы “Хәләл” комитеты сертификацияләү үзәге белгечләре белән килештерелмәгән, алар рөхсәтеннән башка эшләнгән эш. Предприятиянең салкын карашы аркасында килеп чыккан зур хата бу, - диде ул.



- Бу хәбәр килеп ирешүгә “Хәләл” комитеты әлеге ялгышлыкны хәл үтү, ачыклау эшенә кереште. Тикшерү эше әле дә дәвам итә, ләкин продукциянең тиешле таләпләргә туры килмәве ачыкланды. Мерчендайзерларга сатудан 143 килограмм карбонатны алырга дигән күрсәтмә бирелгән. Соңыннан ачыклаганча, әлеге реклама стикеры карбонатка гына төшерелмәгән. Ягъни башка продукциягә дә “хәләл” этикеткасы ябыштырылган. Шуннан соң без “Челны-мясо”дан “хәләл” сертификатын алдык. Комитетның дәрәҗәсен төшермәс өчен әлегә бу оешма белән эшләмибез. Ялган стикер белән барлыгы күпме продукция чыгарылган, кайсы сәүдә үзәкләренә таратылган – бүген бу ачыклана. Безнең хезмәткәрләр 12 федераль һәм республика сату нокталарын күзәтте инде, - ди Марат Низамов.



Марат Низамов “Хәләл” стандарты комитеты 15 елдан артык эшләвен билгеләп үтте. Иң беренче "хәләл флагман" “Челны-бройлер” 10 тонна продукция җитештерсә, хәзер 15 мең тонна чыгара. Низамов әйтүенчә, бүген Россия һәм Татарстанда 122 оешма “хәләл” продукция сертификатына ия. Аларның кайберләре 200 төрдән артык азык-төлек җитештерелә.

- Безнең комитет Россиядә рәсми дәүләт оешмалары белән килешүләр төзеп, сертификат биргән беренче оешма. Һәр ел саен “хәләл” товарга сертификат булдырган предприятияләр саны арта. Әлбәттә, безнең өчен мондый хәлнең килеп чыгуы бик күңелсез вакыйга, - диде Марат Низамов.

“Ни өчен “хәләл” тамгасы татар телендә язылмаган?”

"Хәләл" стандартлары системасында хезмәткәрләргә, җитештерү бүлмәләренә, транспортка, җиһазларга, киемнәргә, азык-төлекне саклауга, урнаштыруга таләпләр билгеләнгән. "Хәләл" сертификат алуның катлаулы булуын билгеләп үтте Марат Низамов.

- Оешма “Хәләл” комитетына гариза тапшырырга тиеш. Гариза параллель рәвештә “Тест-Татарстан” үзәгенә дә китә. Җитештереләчәк ризыкның составын өйрәнәбез. Аның составында хәрәм элементлар булмавы мөһим. Шулай ук комитетның берәр белгече оешмага килеп җитештерү барышын карый, тикшерә.

Продукциянең исеменә дә зур игътибар бирәбез. Шундый бер очрак истә калган. Бер кондитер продукциягә “Шампан шәрабе күбекләре” исеме бирергә теләгән иде. Хәләл ризык булгач, андый исем кую килешми, шуңа күрә сертификат бирмәдек. 

Марат Низамов мисал итеп 2004 елда ачылган “Бәхетле” сәүдә үзәген китерде. Анда 40 меңнән артык товар тәкъдим ителгән, шуларның 12 000 генә комитет тарафыннан оештырылган тикшерүне уза алган. 



- Ни өчен комитетның “хәләл” стикеры рус, инглиз, гарәп телендә язылган, ә татар телендә юк? – дип сорады журналистлар Марат Низамовтан.

- Бу тамга 2009 елда кулланылышка керде, мин ул вакытта әле комитетта эшләми идем. Шуңа күрә төгәл генә җавап бирә дә алмыйм. Бу хакта уйлап бетерербез, - дип җавап бирде ул.

“Мәктәпләрдә хәләл ризык әзерләү өчен аерым кухня юк”

Матбугат конференциясендә мәктәп һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне хәләл ризык белән тәэмин итү хакында да сорау булды. Марат Низамов мәгариф учережденияләрендә хәләл ризык әзерләү өчен аерым җиһазлар куллануын әйтте. Ләкин “Хәләл ризыклар әзерләү өчен аерым кухня булдырылганмы?” - дигән сорауга җавап бирмәде.

- ТР мөселманнары Диния нәзарәте “Хәләл” стандарты комитеты Казанның азык-төлек һәм җәмәгать туклануы департаменты белән тыгыз элемтәдә тора. Департамент “Хәләл” комитеты сертификатына ия. 80нән артык мәктәп һәм балалар бакчасын хәләл ризык белән тәэмин ителә. Җитештерү эшен комитет тарафыннан сайлап куелган җаваплы вәкил тулысынча тикшереп тора. Итнең кайдан китерелгәнен, ничек эшкәртелүен карый”, - ди Марат Низамов.

Ни өчен Татарстандагы хәләл продукция чит ил базарларында сатылмый?

Марат Низамов хәләл продукция үсешен арттыру өчен продукцияне Якын Көнчыгыш илләренә чыгарырга уйлаулары хакында әйтте. Ләкин моның өчен вакыт һәм акча кирәк булуын ассызыклады.

- Аерым алганда, Якын Көнчыгыш илләрендәге комитетлар белән хезмәттәшлек итү турында уйлыйбыз. Аккредитация алу өчен оешма фарсы култыгы дәүләтләре белән хезмәттәшлек итәбез. Алардан башка продукцияне аерым дәүләтнең базарына чыгару мөмкин түгел. Чит ил компанияләре кызыксына, әмма хәләл продукцияне чит илгә чыгару бик озак вакыт һәм зур чыгымнар тәлап итә. Моның өчен оешмага Россельхознадзорның тикшерүе аша узырга, рөхсәт алырга кирәк булачак. Аннан тыш, чит илнең үз кагыйдәләре була. Алар бу продукцияне тикшерә, составын өйрәнә. Бу эш 3-6 ай барырга мөмкин. Бездә чит илгә чыгарга теләгән берничә оешма бар, әле өйрәнәбез, тәҗрибә туплыйбыз. Күптән түгел генә Гарәп Әмирлекләрендә булып кайттык, эшкуарлар белән очраштык. Аларга безнең продукциянең сыйфатлы булуы ошый, аеруча кош итенә ихтыяҗ зур, - диде ул.

Татарстанның читкә экспортка товар чыгара алмавының сәбәпләренең берсе - Хәләл комитетының ике өлештән торуы. Гарәп илләренең сертификат үткәрә торган оешма белән эшләргә тели, ә инде искәртеп китүебезчә, "Хәләл" комиртеты сертификация үткәрми, бу эшне "Тест-Татарстан" башкара. Үзенә Татарстан продукциясен кертергә теләгән ил "ТестТатарстан" белән эшләргә тиеш. Ә бу предприятие хәләл продукцияне сертификацияләү белән генә шөгыльләнми. "Тест-Татарстан", мәсәлән, алкоголь продукциясен сертификацияләү белән дә шөгыльләнә. Бу, үз чиратында, ислам илләре өчен киртә булып тора.

"Хәләл сыраны үз күзләрем белән күрдем"

Күптән түгел матбугатта “Татспиртпром”ның да хәләл тамгасы белән алкогольсез сыра җитештерергә җыенуы турында мәгълүмат таралган иде. Матбугат конференциясендә “Хәләл” стандарты комитеты шәригать бүлеге җитәкчесе Рөстәм Нургалиев бу хакта сөйләгәндә, этик яктан сырага хәләл тамгасы куярга каршы булуын әйтте.

- Хәләл - шәригатьтә рөхсәт ителгән, мөмкин булган эш-гамәлләр. Күп очракта без хәләлне бары тик мөселманнар ашарга тиешле ризык, кылырга яраган эш-гамәлләр мәгънәсендә кабул итәбез, ләкин әлеге сүз тирән мәгънәне аңлата. Мөселман кешесенә чисталык хас, шуңа күрә безгә дуңгыз, аракы кебек хәрәм әйберләргә кагылырга ярамый. Раббыбызның кушканнарын хөрмәт итүче кеше ашаган-эчкән ризыгына һәрвакыт зур игътибар бирә. Аллаһы Тәгалә Коръән китабында да ашау таләпләрен ачык күрсәткән. Мәсәлән, эчкән суны гына алыйк. Безгә аларны турыдан-туры чишмәдән тутырып сатмыйлар бит, ә фильтр аша үткәрәләр. Эш барышында хәләл таләпләргә туры килмәгән булуы да бик мөмкин, шуңа күрә һәрдаим тикшереп торырга кирәк.



Хәләл аерым төбәкләрнең традиция, гореф-гадәтләрен дә чагылдыра. Әйтик, бездә ат итеннән ясалган хәләл казылык ашау – уңай күренеш, ә Төркиядә яшәүчеләр аны ашамаска мөмкин. Һәр илнең үз гореф-гадәтләре бар.

Бездә, Россиядә, сыра сүзе белән гел ямьсез күренешләр бәйләнгән. Сыра дигәндә, күз алдына сәрхуш кеше килеп баса. Ә менә Согуд Гарәбстанында сырага бәйле андый традицияне белмиләр. Аларда алкоголизм проблемасы юк. Шуңа күрә аларда хәләл сыра бар, мин моны үз күзләрем белән күрдем. Аларда ул начарлык, сәрхушлек күренеше түгел. Этик яктан без, сырага хәләл тамгасы куярга тиеш түгелбез. Чөнки безнең аңыбызда сырага карата көчле каршылык яши, - диде Рөстәм Нургалиев.



Хәләл туклану популярлашкан саен, моның белән акча эшләүчеләрнең дә саны арта. Ләкин “хәләл” дигән сүзе булгач, шулай икәненә ышанасы килә. Бу хәлләр хәләл продукция җитештерүчеләргә сабак булсын иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100