Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эшмәкәр мөселман хатын-кызы ничек киенергә тиеш?

Мөселман хатын-кызлары эшмәкәрлек өлкәсендә уңышка ирешә аламы? Бизнес-леди образы нинди ул? Казанда мөселман хатын-кызлары өчен оештырылган “Иртәнге бизнес чәй”дә әнә шул хакта сөйләштеләр.

news_top_970_100
Эшмәкәр мөселман хатын-кызы ничек киенергә тиеш?
Очрашуга җыелган ханымнар төрле кызыклы өлкәләрдә үз эшен ачкан. Алар арасында дизайнер, психолог, флорист, китап язучы, төзүче, курчаклар ясаучы һәм башкалар бар. Сигез ел дәвамында эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче ике бала әнисе Диләрә Фәтхуллина үзенең киңәшләре, фикерләре белән уртаклашты.

Диләрә Фәтхуллина фикеренчә, бизнес белән шөгыльләнүче хатын-кыз үтәргә тиешле җиде шарт: 

1. Хатын-кыз үз-үзенә ышанырга тиеш. "Бу ышанычны фикерләр һәм тышкы кыяфәт, ягъни кием тудыра".

2. Хатын-кыз 4 әйберне исендә тотарга тиеш: гаилә (өй), дин, саулык (матурлык) һәм акча. "Бу төшенчәләр һәрвакыт үз урынында булырга тиеш".

3. Социаль челтәрләр белән эшли белү. "Сайт ачу, үз-үзеңә реклама ясау, игътибарга лаеклы булырдай фото һәм статуслар урнаштыру мөһим”.

4. Бизнес-леди образы хатын-кызның эчке халәтенә туры килергә тиеш. “Модадан калышмыйм дип киенсәң, әлбәттә, син ул киемдә үзеңне уңайсыз хис итәчәксең".

5. Киемнең төсенә игътибар итәргә кирәк. "Артык төсле киемнәр сайламаска, кызыл төс белән саграк булырга киңәш итәм".

6. Кыйбатлы, танылган брендлы кибетләрдә киенү мөһим түгел. "Гадәти кибетләрдә дә күңелгә ятышлы киемне табарга мөмкин".

7. Эшмәкәр хатын-кызның гардеробында булырга тиешле киемнәрне истә тотарга. "Киң балаклы чалбар, озын туника, тездән бераз озын булган пальто булырга тиеш". 




Иртәнге чәйдән соң, шушы чараны оештырган психолог Зөлфия Максутова белән аралаштык.

- Зөлфия, проектның максаты нидә?

- Ирләр еш кына иртәнге бизнес чәйгә җыела, фикер алыша, ә мөселман хатын-кызларына ир-атлар арасында аралашып утыру бераз уңайсызрак. Шуңа күрә Россия мөселманнары эшмәкәрләре ассоциациясе ярдәме белән хатын-кызлар өчен аерым “Иртәнге бизнес чәй” проектын оештырырга булдым.

- Сезнеңчә, бу проект актуальме?

- Очрашулар һәркайсына кызыклы, файдалы булсын, төрле өлкәдә яңа танышлар барлыкка килсен, дуслык җепләре ныгысын дигән теләк белән оештырыла. Һәрвакыт яңа кешеләр килә, бу исә проектның актуальлеге һәм кирәклеге турында сөйли. Күбесе бирегә килеп үзенә бизнес буенча партнерлар таба. Әлеге очрашулар аена ике тапкыр оештырыла.

- Бүгенге көндә Татарстанда бизнес-леди образының билгеле бер үрнәге бармы? Камилләшкәнме ул?

- Бездә әле бу яңалык. Татарстанда зур бизнес алып баручы мөселман хатын-кызлары юк дәрәҗәсендә, нигездә урта һәм кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр. Бездә “мөселман” һәм “бизнес” сүзләрен янәшә кую кабул ителмәгән әле. Гадәттә, мөселман хатын-кызы турында өйдә ашарга пешереп, балалар тәрбияли дип уйлыйлар. Чынлыкта, актив мөселман хатын-кызлар бик күп, бүген дә төрле өлкәдә эшләүче ханымнар җыелды.

- Бизнес ачу өчен нәрсә таләп ителә? Ире яки әтисе бай булганнар гына бизнес ача аламы?

- Әлбәттә, юк. Үз мисалымда әйтәм, мин барысын да “нуль”дән башладым.Иң беренче бизнесымны, ягъни мөселман киемнәре кибетен 2004-2005 елларда ачтым. Иганәче ярдәм итте, үземнең бер тиен акчам да юк иде. Ул елларда бу өлкәдә эшләүчеләр бармак белән генә санарлык булгач, мондый кибет ачу иганәчедә зур кызыксыну уятты. Хәзер исә минем психология үзәге бар. Минемчә, әгәр зур теләге һәм максаты булса, мөселман хатын-кызы бизнес ача ала.






























Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100