Быел хаҗилар арасында авыручылар саны ике тапкырга арткан

8 Сентября 2017

Укылган: 416 тапкыр

Автор: Шамил САДЫЙКОВ
Татарстан хөкүмәте Хаҗга баручыларның сәламәтлеген кайгырту өчен 12 табибны (былтыр 15 табиб иде) Изге сәфәргә юллады. Республика бу табибларның һәм хаҗиларга кирәк булырга мөмкин булган медикамент чыгымнарын да күтәрә. Табиблар әйтүенчә, былтырга караганда авыручылар саны ике тапкырга күбрәк булган, шулай итеп, хаҗилар быел ике тапкыр күбрәк авырган.
«ДУМ РТ ХАДЖ»ның медицина бүлеге белгече, 15 тапкыр хаҗга барган Рамил Хисамов Татарстан дәрәҗәсендә хаҗиларга ярдәм күрсәткән төбәк юк дип белдергән иде. Хаҗ әле тәмамланмады, әмма ниндидер нәтиҗәләр ясарга була инде. 

Кардиологлар һәм терапевтлар тәүлек әйләнәсе дежур тора. Согуд Гарәбстанында 40 градус эссе. Шул сәбәпле, Хаҗга кардиологлар да бара, аларның кирәкле аппаратуралары һәм медикаментлары бар. 

– Хаҗ азагына якынлаша, без нәтиҗә чыгарырга телибез. Нәтиҗәләр нинди, күпме күләмдә медицина хезмәте күрсәтелде?

– Бүгенге көнгә 7 меңгә якын табибларга мөрәҗәгать итү очрагы булды. (Барлыгы 1700 хаҗи, 7000 тапкыр табибка мөрәҗәгать итү очрагы – бу ике санны үзегез чагыштырып карагыз - ТИ) Безнең әле хаҗ бетмәде. Сигез, сигез мең ярым кешене кабул итәрбез дип уйлыйм. Шуларның 80 проценты өске һәм аскы тын юллары ЛОР органнары авырулары. Бу нәрсәдән килеп чыга? Табиб күрсәтмәләрен тыңламаудан. Табиблар ятып торырга кушалар, тыңламыйча китәләр, салкын су эчәләр. Кайберәүләр икенче тапкыр мөрәҗәгать итеп килә башладылар, киңәшләрне бозалар.



– Ниндидер зур һәлакәтләр, чирләр булдымы?

– Шушы авырулар арасында эссе сугу очраклары да, химик пешүләр дә бар. Алар үзләренә тминнар белән компресс эшләгәннәр, шуннан пешкәннәр. Шуларны дәваладык. Гипертоник кризислар, ишемик авыруларның көчәюе күзәтелде. Ике инфаркт очрагы булды, берсенә стентирование ясадык, операцияне Согул Гарәбстаны клиникасында бушка эшләделәр. Россиядә бу якынча 150 мең сумга төшә, монда бушка.



– Ул хастаханәдән чыктымы соң?

– Чыкты, әйбәт кенә хис итә. Икенчесен инфаркт белән җибәрделәр, документлар белән расланган, хәле бик яхшы түгел, кайтарабыз.

– Ул хастаханәдәме?

– Юк, кунакханәдә ул. Җитәкчелеккә әйттек, самолетта кайтарабыз. Автобуслар белән кайтуны күтәрә алмаска мөмкин, әмма үзе кайтырга каршы, үземнең төркем белән килдем, үземнең төркем белән кайтам да ди. Әлегә аның белән сөйләшүләр бара, ничек булып чыгар анысы, мәгълүм түгел.
Тагын аяклары авыртып чирләүчеләр бар, отитлар, йөкле хатын-кызлар белән проблемалар булды, шикәр диабеты белән авыручылар да бар.

– Йөкле хатыннар белән нинди проблема булмды?

  – Хастаханәгә алып бардык, 16-18 атна аның, баласы төшү куркынычы булды. Аны алып калдык, хәле әйбәтләнде инде хәзер. Ике кешенең кулы сынды, үзебезнең тәҗрибәле травматолог бар, үзе гипс куеп, үзе карады. Берсенең аягы сынды, гипслар куйгач, әйбәтләнде, хастаханәләргә алып бармадык. Тире авырулары булды, монда цитруслы җимешләрнең суларын күп эчәләр - апельсин, мандарин, натураль соклар бит, шуннан килеп чыга. Әйтәбез, кайберләре тыңлый, кайберләре тыңламый да инде. Шулай ук, җәрәхәтләр, тырналулар бар. Аяк киемен дөрес сайламау аркасында сөялләр чыга. Без инде Россиядә үк әйтәбез, аяк киемен дөрес сайламыйлар, шуннан җәрәхәтләр килеп чыга.



– Гомуми нәтиҗә ясап, нәрсәләр әйтергә була?

- Нәтиҗә ясап әйткәндә, иң беренче табибны тыңларга кирәк. Без бит киңәшләрне болай гына бирмибез, элек булган хәлләргә йомгак ясап киңәш бирәбез һәм монда да тыңларга кирәк. Үзләре үк әйтәләр: “Эх, сезне тыңлаган булсак, без икенче мәртәбә авырмаган булыр идек”, - диләр. Үзләре үк килеп әйтәләр. Бер егет: “Бер стакан салкын су эчтем, кем эчмәгән инде аны”, - ди. Шул җитә инде кешегә, терелеп җитмәгән, организм яраклашмаган, ул китереп бәрә. Икенче тапкыр авырганда тагын да начаррак булырга, өзлегүләр, пневмонияләргә китерергә мөмкин.

Хаҗга әзерләнү өчен ул бит акча бар дигән сүз генә түгел. Кешенең әзерлеге булырга тиеш, мораль яктан, рухи һәм физик яктан да. Мораль яктан үзеңне шуңа әзерләргә кирәк. Рухи яктан шәригать буенча җитәкчеләр аны карый, физик яктан шулай ук үзеңне карарга кирәк. Чабасыңмы, йөгерәсеңме, хаҗга барганда һәрбер табибтан сорап чыгарга кирәк - син хаҗга бара аласыңмы, юкмы. Исламда бит кешене мәҗбүр итү юк, әгәр дә син бара алмыйсың икән, синең күршең, туганың бара ала. Акчаң булып та, сәламәтлегең рөхсәт итмәсә, син күршеңне, туганыңны җибәрә аласың, иптәшеңне, малаеңны. Кеше үзем хаҗга барам ди, ә бәлки ул үзенең организмына начарлык кына китерәдер. Ул бит шәригатьтә дә бар организмыңа начарлык ясый икән, ул гөнаһ була, аерып булмый. Шуның өчен карасыннар иде, чыннан да әзерме алар хаҗга барырга, күтәрә алалармы.

- Физик яктан да әзерләнергә кирәк инде әйеме? Тренировкалар кирәкме?

- Тренировкалар, җәяү йөрүләр кирәк, шулар гына ярдәм итә. Монда бит кислород азрак, шуның белән безнең яклардан аерылып тора. Нормаль кешегә дә авыр, йөрәк чирлеләр инде җиде кат үлчәп, бер кат киссеннәр, гипертоник авыру булса,
аеруча. Пәйгамбәребез әйткән бит: “Хаҗны яшьлектә кылыгыз” дигән, шундый хәдис бар. Димәк, яшь вакытта кылырга кирәк хаҗны, ә безнең күпчелек әби-бабайлар, 60-70 процент олылар. Алар да сәламәт булырга мөмкин, әмма гипертоник авыруы бар, кан басымы уйнап тора, йөрәктән дару эчә икән, мин аларны куркытмыйм инде килмәсеннәр дип, ләкин күтәрә алырлармы? Ул бит туганын җибәрә ала - проблема юк. Үзенә, җитәкчегә авыр булмасын өчен, үзе уйлап фикерләсен иде. Акча булу гына эш түгел әле ул, үзеңне дә әзерләргә кирәк. Сәламәтлегең бармы, юкмы, аны бит инде акчага сатып алып булмый. Үзеңне монда корбан итү дөрес булмаска мөмкин, хәерле гамәлләрдән түгелдер дим мин аны.


Җәмәрат вакытында кояш кагып аңын югалткан хаҗига Тимур Чупаков ярдәм күрсәтә.



Инфаркт кичергән хаҗия.












Фикерләр








Дин

Ислам дөньясы Яңа елны каршылый: Изге мөхәррәм ае хикмәтләре

Мөхәррәм аеның беренче көне җитү белән һиҗри исәп буенча 1439 ел башлана. 21 сентябрь изге мөхәррәм аеның беренче көне. Яңа ел башы, бу олуг айны олыларга теләгән мөселман кардәшләребезгә аның хикмәтләрен, фазыйләтләрен искә төшерү урынлы булыр.

Дин

Хаҗ сәфәреннән кайтучылар: Татар теле халыкара тел булып хезмәт итә ала икән

Изге сәфәрдән кайтучыларның 46 кешелек беренче төркемен мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе каршы алды. Аларның хис-кичерешләрен, хәлләрен һәм изге җирдән нинди теләкләр белән кайтуларын "Татар-информ" хәбәрчесе белеште.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла