Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ант иткәндә Аллаһ исемен генә кулланырга ярый". Ант итү кирәк эшме?

«Урынсызга ант иткәннең 60 тамыры корыр”,- ди халык. Шулай булса да, “Валлаһи”, “Билләһи”, “Ипи тотып ант итәм”, “Коръән белән ант итәм”, - дигән сүзләр көндәлек тормышта еш ишетелә. Үз сүзенең дөреслеген раслар өчен кеше шушындый олы нәрсәләр белән ант итә. Болай эшләргә ярыймы? Антны әйтергә була, аны төгәл үтәргә дә кирәк бит. Үти алмасаң яки онытсаң,нишләргә?

news_top_970_100
"Ант иткәндә Аллаһ исемен генә кулланырга ярый". Ант итү кирәк эшме?

“Туры сүзгә ант кирәкми”. Кемнәр ант итәргә ярата?


Психолог Гөлфия Мәснәвиева: “Әгәр кеше бик еш ант итә икән, бу аның үз-үзенә ышанмавы турында сөйли. Ул үз сүзенә әһәмият өстәр өчен, аны көчлерәк яңгыратыр өчен шулай итә. Ант итү бик көчле энергетик сәләткә ия. Ант иттем дә, бетте түгел бит әле. Үзеңә яки башкаларга биргән ант сине билгеле бер кысаларга кертә. Мисал өчен, хатын-кыз үзен, тормышын тулаем балаларына багышларга ант итте, ди. Балалары мөстәкыйль булгач та, ул алар тормышы белән яшәвен дәвам итә. Бу үзенә генә түгел, балаларына да тулы канлы тормыш белән, иркенләп яшәргә комачаулый. Еш кына бала, яшүсмер чакта уйламыйча биргән антлар нәтиҗәсендә, кеше гомер буена үз тормышын көйли алмый җәфалана”.

Ант иткәндә бары Аллаһ исемен генә кулланырга ярый

Ант итү – җаваплы эш, моның белән мавыкмавың хәерле. Шулай да, искәрмә бар – нинди дә булса яхшылыкка өндәү, хөкем итү вакытында үзеңнең дөреслегеңне яки башкаларның хаклыгын, үзеңнең намусыңны аклар өчен ант итү дөрес. Бик кирәк вакытта гына, чиктән тыш мөһим булганда гына ант итү кирәк. Монда да антың хак булса гына.

Ялган ант динебездә хәрам (тыелган) гамәл. Кайбер зур галимнәребез ялган антны зур гөнаһлар исемлегенә кертә.

Аллаһ исеменнән яки Аның сыйфатларыннан кала башка исемнәр белән ант итәргә ярамый. Коръән белән, Тәүрат, Инҗил китаплары белән ант итәргә ярый (әгәр бу очракта аларны Аллаһның сүзләре дип санасаң - бу очракта изге китаплар – Аллаһ сүзләре булып бара). Ә менә Кәгъбатулла, Пәйгамбәр с.г.в. яки ипи, әти-әни белән ант итү катгый тыела. Пәйгамбәребез с.г.в.әйтте:

إن الله ينهاكم أن تحلفوا بآبائكم فمن كان حالفًا فليحلف بالله وإلا فليصمت

“Аллаһ Тәгалә сезгә әти-әниләрегез белән ант итүне тыйды. Кем ант итә, шул Аллаһ исемен генә куллансын яки эндәшмәсен” («Җәмигъ әл-әхәдис», 7352).

Әгәр кеше сөйләшкән чакта уйламыйча гына ант сүзләрен ялгышлык белән әйтә икән – бу ант булып саналмый. Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтә:

 

لَا يُؤَاخِذُكُمُ اللَّهُ بِاللَّغْوِ فِي أَيْمَانِكُمْ

«Аллаһ уйламыйча әйтелгән ант өчен җавап сорамас» (Бәкара сүрәсе, 225 аять).

Шунысын да искәртик, әгәр кеше Аллаһ исеме белән ант итсә һәм “Аллаһ теләсә” (Ин шә Аллах) дип куйса, бу шулай ук ант булмый. Әйткәнен үтәмәсә, моның өчен җәза каралмаган.

Моның өчен ялгышыңны аңлап, тәүбә итәргә һәм 1 колны азат итү бурычы куелган.

Ә сез ант итәсезме?

Гөлназ, Кукмара:“Соңгы 10 елда “Валлаһи” дип әйткәнемне хәтерләмим. Ышандырасы килгән кешем дә булмады бугай. Хәзер бу сүзләрне яшьләр авызыннан еш ишетәм . Бу бәлки әйбәттер дә, аларның Аллаһка ышануларын күрсәтә дип уйлыйм мин.  Ә ипи белән ант итүне дөрес дип санамыйм. Ипи олы ризык булса да , аңа табынырга ярамый”.

Алинә, Мәскәү: “Мин беркайчан да ант итмим. Кирәк дип тә санамыйм. Ышанасы килсә, ышана кеше. Ышанмаса, 4 ягы кыйбла”.

Рамил, Казан: “Яшь чакта, мәктәптә укыганда ант итә идем. Валлаһи дип тә, ипи тотып та, төрлечә. Әти-әни сәламәтлеге яки үземнең тормыш белән дә... Ләкин бөтен антымны да үтәргә тырыштым, үтәлмичә калганын хәтерләмим. Ант яшьлек уены булса, олыгайгач нәзер әйтү бар. Әгәр дә эшем уңышлы килеп чыкса, кемгәдер яхшылык эшлим дип уйлыйсың. Минем нәзерне үтәмәсәм, онытып калган булсам да, эшләрем уңмый башлый, гел ярты юлда кала. Мин бу очракта үтәлмәгән нәзерем өчен дип сәдака бирәм”.

Лилия, Казан: “Мин, гомумән, ант итүне аңламыйм. Булдыра алсам, булдырам дим, юк икән - юк. Ә кешенең акланганда ант итүен җүләрлек дип саныйм. Аллаһ Тәгалә каршында намусың чиста икән, ышанмаган кешегә акланып тормыйм да”.

Ләйсән, Буа: “Безнең авылда бер абый кызын яраткан кешесенә кияүгә бирергә теләмәде. Сине шул егеткә бирәм икән, кул-аякларым корысын дип ант иткән. Кызы барыбер егетенә барды. Ә берничә елдан абзыйда  начар авыру таптылар. Кул-аякларын кистеләр. Ахыргы көннәрендә бик авырып, тилмереп үлде. Антны – бик зур әйбер дип саныйм. Бу вакыйга миңа олы сабак бирде. Дөрес булса да, эшли алсам да, ант итүдән куркам”.


Анттан ниндидер көндәлек куллана торган сүз ясап, юк кына әйбердә дә аны әйтү кирәк микән?! Бөтен чараларны кулланып бетергәч кенә, соңгы чиктә генә әйтелә торган дәлил ул, минемчә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100