Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алкогольсез дип язылган сыра хәраммы? - Мансур хәзрәт Җәләлетдин җавап бирә

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин җавап бирә.

news_top_970_100
Алкогольсез дип язылган сыра хәраммы? - Мансур хәзрәт Җәләлетдин җавап бирә

"Спиртсыз сыра булмый. Алкогольсез дип язылган сырада да 0,5% алып 1,5% спирт бар.  Алкогольсез дип язылган, имеш, бер шешә эчсәң дә исермисең. Әмма дә ләкин Пәйгамбәребезенең хәдисендә әйтелә: ”Исерткечнең әз булганы да хәрам”. Шушы хәдискә таянып без алкогольсез дип язылган сыраны да хәрам дип әйтә алабыз.

Сыра алкогольсез дип язылган булса да, ул бик зыянлы. Сыра эчүчеләрнең корсагы үсә, егетләрнең потенциясенә зыян китерә һәм башкалар - бары тик зыян, бер файдасы да юк.

Гарәп илләрендә алкогольсез пиво сатыла диләр. Әмма мәчет имамнары, хәзрәтләр аны эчми бит. Бүгенге көндә ризык һәм эчемлекләр бик күп. Алкогольсез сырадан башка да эчемлекләр бар, нишләп нәкъ аны алырга кирәк соң?

Бүгенге көндә 13 яшьтән 35 яшькә кадәр булган кешеләр арасында сыра алкоголиклары бик күп . Паркларда һәм башка ял итә торган урыннарда утыручы кызларның яисә малайларның бер кулларында тәмәке, икенчесендә сыра булгач, яхшы түгел, әлбәттә. Алкогольсез сыра булса да, ул бернинди яхшы нәтиҗәләргә дә китермәячәк. Кеше аны әз генә кабып карагач, тагын кабасы килә. Аны эчкәч, тагын көчлерәк кәеф тотасы килә башлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100