Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Һәр көнне кирәкле догалар

Мөселман кешесенең иң зур коралы – ул дога. Дога-гыйбәдәтнең үзәге, нинди дә булса хаҗәтеңне фәкать бер Аллаһтан гына сорау дигән сүз. Шуңа да дога кылу – динебезнең әһәмиятле бер өлеше, ул ышануга дәлил булып тора. Бу язмада аларның барысын да урнаштыру мөмкин булмаса да, мөселманның иң еш куллана торган көндәлек догаларын сайларга тырыштык.

news_top_970_100
Һәр көнне кирәкле догалар

Йокыдан уянгач укыла торган дога:

“Әлхәмдү лилләәһил-ләзии әхйәәнәә бәгдә мәә әмәәтәнәә үә иләйһиң нүшүүр”.

Тәрҗемәсе: “Безгә үлем биргәннән соң, яңадан терелткән Аллаһка барча мактау, без Аңа кайтабыз”.

Кием кигәндә укыла торган дога:

“Әлхәмдү лилләәһил-ләзии кәсәәни һәзәс-сәүбә үә разәканиһи мин гайри хәүлим минни үә ләә куүүәти”.

Тәрҗемәсе: “Минем тарафтан куәт һәм көч куймыйча, мине киендергән Аллаһка мактау булсын”.

Бәдрәфкә кергәндә укыла торган дога:

“Бисмилләәһи. Аллааһүммә инни әгүүзү бикә минәл хубүси үәл хабәәис”.

Тәрҗемәсе: “Аллаһ исеме белән башлыйм. Әй, Аллаһ, әшәкелектән һәм яман хәлләрдән мин Сиңа сыенамын!”

Бәдрәфтән чыкканда:

“Гуфранәәк” – “Гафу ит!” дип әйтелә.

Өйдән чыкканда укыла торган дога:

“Бисмилләәһи, тәүәккәлтү гәләәллааһи үә ләә хәүлә үә ләә куүүәтә илләә билләәһи”.

Тәрҗемәсе: “Аллаһ исеме белән Аллаһка тапшырылдым, Аңа ышандым. Көч һәм куәт бары тик Аллаһтандыр”.

Балаларны бәла-казадан саклау өчен:

“Үгиизүкүмәә бикәлимәтилләһи-ттәәммәти миң күлли шәйтааниү үә һәәммәтиү үә миң күлли гәйнил ләәммәтин”.

Тәрҗемәсе: “Сезләрне теләсә нинди шайтаннан вә зарарлы нәрсәләрдән һәм яман күзләрдән сакласын өчен, Аллаһның сүзләре белән Аллаһның үзенә сыендырамын”.

Мәчеткә кергәндә укыла торган дога:

“Әгүүзү билләәһил-гәзыыйм. Үә биүәҗеһиһил-кәриим.Үә сүлтааниһил-кадиим минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләһи үәссаләәтү үәссәләәмү гәләә расүүлилләәәһ. Аллааһүммә-фтәх лии әбүәбә рахмәтик”.

Тәрҗемәсе: Ләгънәт шайтан явызлыгыннан Бөек Аллаһка, Аның изге мәрхәмәтлегенә һәм Аның мәңгелек хакимлегенә сыенам. Аллаһ исеме белән сорыйм (Аллаһ илчесенә салаватыңны вә иминлек бир): Әй, Раббым, миңа Үзеңнең мәрхәмәтлелек ишегеңне ач!

Мәчеттән чыкканда укыла торган дога:

“Бисмилләәһи үәссаләәтү үәссәләәмү гәләә расүүлилләәһ. Аллааһүммә иннии әсъәлүкә миң фадлик. Аллааһүммә-гсыймнии минәш-шәйтаанир-раҗииим”.

Тәрҗемәсе: Аллаһ исеме белән сорыйм (Аллаһ илчесенә салаватыңны вә иминлек бир): Әй, Раббым, мин ихлас күңелдән Синнән мәрхәмәтлек сорыйм, әй, Раббым, мине ләгънәт шайтаннан сакла.

Бурычны түләүдә ярдәм сорап ялвару:

“Аллааһүммәк финии бихәләәликә гән хәраамикә үәәгнинии бифәдликә гәммәң сиүәк”.

Тәрҗемәсе: Әй, Аллаһ, Син рөхсәт иткәннәр Үзең тыйган юлларга барудан саклап калырлык итеп, Үзеңнең рәхимлелегең мине Синнән башкага ялынудан йолып калырлык итеп эшлә!

Кыен хәлгә төшкәндә укыла торган дога:

“Аллааһүммә ләә сәһлә илләә мәә җәгәлтәһү сәһләү үә әңтә тәҗегәлүлхәзнә изәә шиътә сәһлә”.

Тәрҗемәсе: Әй, Аллаһ, дөньяда Син җиңел иткәннән дә һичбер җиңел эш юк, әгәр Син теләсәң, авыр хәлне дә җиңел итә аласың.

Нәрсәгә дә булса гаҗәпләнгәндә яки шатлыклы хәлгә тарганда:

“Сүбехәәнәллааһ” – Аллаһка – дан!

“Аллааһү әкбәр” – Аллаһ – бөек! - дип әйтелә;

Һәр эшне башлар алдыннан:

 “Бисмилләәһи” – Аллаһ исеме белән башлыйм! - дип әйтелә;

Курыккан вакытта:

“Ләәә иләәһә илләллаааһ” – Аллаһтан башка иләһи зат юк! – дип әйтелә;

Берәр җирең авыртканда:

Аллаһ илчесе гәләйһиссәлләм әйткән: “Авырткан урыныңа кулыңны куеп 3 тапкыр “Бисмилләһ” – Аллаһ исеме белән, -дип әйткәч, 7 тапкыр болай дип кабатларга:

“Әгүүзү билләәһи үә кудератиһи миң шәрри мәә әҗидү үә үхәәзиру”.

Тәрҗемәсе: Мин сизгән һәм курыккан явызлыктан Аллаһка һәм Аның кодрәтенә сыенамын!

Кичтән укыла:


“Аллааһүммә бикә әмсәйнәә үә бикә асбәхнә үә бикә нәхйәә үә бикә нәмүүтү үә иләйкәл-мәсыйр”.


Тәрҗемәсе: Әй, Аллай, Синең кодрәтең белән без кичкә кадәр яшәдек һәм Синең кодрәтең белән иртәнгә кадәр яшәдек һәм Син безгә яшәргә тормыш бирәсең, һәм Син аңардан безне мәхрүм итәсең һәм хисап тотар өчен безне яңадан тергезәсең.


(Ш.Зәбиров, Ф.Хуҗахмәт, Җ.Фазлыев“Йәгез, бер дога”,

Ә.Максуди “Гыйбадәте исламия” китаплары ярдәмендә әзерләнде)






Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100