Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ышанычлы риэлторны ничек сайларга?

Сорауга Татарстан Республикасы риэлторлар гильдиясе президенты Андрей Савельев җавап бирә.

news_top_970_100
Ышанычлы риэлторны ничек сайларга?

Ниндидер бер панацеясы юк. Аерым билгеләре буенча гына сезнең алда профессиональ риэлтор булуына инанып булмый. Минем киңәш – гильдия сафында торган риэлторларга мөрәҗәгать итү. Ул чакта, һичьюгы, мошенникка тап булмаячагыгыз хак. Алар, гильдиягә кергән вакытта, сыйфатлы, намуслы эш итәргә әзер булулары турында белдерә. Ел саен имтихан тапшыра, аттестация узалар. http://grrt.info/ сайтында алар турында мәгълүматны тикшереп була. Анда аттестация тапшырган риэлторлар исемлеге, фотографияләре белән таныклыгы бар. Бүген гильдиядә Татарстандагы 100 ләп күчемсез милек агентлыгы исәпләнә.

Риэлторларга районнарда да мөрәҗәгать итәләр. Документларны рәсмиләштерү мәшәкатьләре кечкенә бистәләрдә, авылларда бигрәк тә зур. Күбесенең документлары ясалмаган, шуңа күрә белгечләргә ихтыяҗ бар.

Күчемсез милек агентлыгы вәкиле белән сөйләшүне ничек дөрес башларга?

Беренчедән, риэлторның теге яки бу мәсьәләләрдә компетентлы булуына инанырга кирәк, чөнки белгечлекләр бик күп. Кемдер яңа йортлар, башка берәү шәһәр читендәге торак йортлар буенча, кемдер ипотека базары буенча махсуслашкан була. Барлык юнәлешләрдә дә яхшы эшләүче белгечләр дә бар, ләкин алар сирәк. Әйткәнемчә, башта белгечнең риэлторлар гильдиясендә торганлыгына инану кирәк. Аннары хезмәттәшлек шартлары турында сөйләшү зарур. Һичшиксез, килешү булырга, анда риэлтор хезмәте күпме торачагы һәм эш күләме төгәл билгеләнергә тиеш. Килешүсез риэлтор белән эшләүне киңәш итмим.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110. Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100