Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йомырка кабыгын ничек кулланырга?

Бакчачылар кул астында булган табигый ашламалар кулланырга тырыша. Беренчедән, очсыз, икенчедән, экологик яктан куркынычсыз. Йомырка кабыгы шундыйлардан.

news_top_970_100
Йомырка кабыгын ничек кулланырга?

Йомырка кабыгы составында кальций күп. Аның өстенлеге дә шул. Шулай ук составында магний, тимер, калий, фосфор һ.б. микроэлементлар да бар.


Ашламаны ничек әзерләргә?

Бер квадрат метр җирне 30 йомырка кабыгыннан ясалган ашлама белән эшкәртергә кирәк. Белгечләр пешмәгән йомырка кабыгында файдалы матдәләр күбрәк дип белдерә. Шуңа күрә ашламага чи йомырка кабыкларын куллану яхшы булыр. Башта йомырка кабыкларын юарга, аннан киптерергә киңәш ителә. Киптерү өчен аларны аз вакытка гына мичкә куеп алырга да мөмкин. Алар җиңел генә ватылса, кипкән була. Кипкәч, аны ваклап, он формасына китереп, өсте ябулы савытта бер елга кадәр сакларга мөмкин.

Вакланган йомырка кабыгын йорт хайваннарына, кош-кортларга да бирәләр. Кайвакыт аны табиб киңәше буенча кешеләр дә куллана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100