Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яран гөлне дөрес итеп ничек күчереп утыртырга?

Яз җитү белән, хуҗабикәләр өйдәге гөлләрне күчереп утырта башлый. Бу гөлләр өчен кыштан соң табигый уяну кебек. Татар халкы бик яратып үрчетә торган яран гөлен күчереп утырту өчен дә яз - иң кулай вакыт.

news_top_970_100
Яран гөлне дөрес итеп ничек күчереп утыртырга?

Яран гөлен дөрес тәрбияләсәң, 10-12 ел буе чәчәк атып, сөендереп торачак. Әгәр яран гөл тиз үссә, аны ел саен күчереп утыртырга кирәк. Әгәр акрын үссә, ике елга бер күчереп утырту да ярый.



Яран гөлгә савытны дөрес сайлау мөһим. Аның тамырларына күп урын кирәкми. Әгәр артык зур савытка утыртсаң, гөл үләргә дә мөмкин. Шуңа күрә аны башта кечкенәрәк савытка утыртырга, бер елдан зуррак савытка алыштырырга кирәк. Бер тамырлы гөлгә диаметры 10-14 см, биеклеге 10-12 см булган савыт сайларга кирәк. Икенче елны гөлне алыштырып утыртканда, яңа савыт элеккеге савыттан 1,5-2 см зуррак булырга тиеш.



Яран гөлне күчереп утыртканда, яңа савытның төбенә керамзит яисә вакланган кирпеч калдыклары, вак ташлар яисә ватылган савыт-саба калдыклары салыгыз. Бу катлам 1-2 см булырга тиеш.



Гөлне элеккеге савытыннан алып, тамырының очларын берничә миллиметр гына кисеп, тамырына ябышкан артык балчыкларын каккалап, яңа савытка күчереп утыртыгыз. Савытның өстеннән, су сипкәндә түгелмәсен өчен, 1-2 см буш урын калдырыгыз. Яңа савытка күчереп утырткач, су сибәргә һәм гөлне бер атнага караңгырак урынга куеп торырга киңәш ителә. Җиде көннән гадәти урынына - гадәттә кояшлы тәрәзә төбенә куярга кирәк.



Яран гөл үсә торган җир көпшәкләндерелгән булырга тиеш. Балчыкны кибеттән алсагыз, универсаль яисә өй гөлләре өчен җир сайлагыз. Өстәмә яран гөленә кирәкле булган матдәләр белән баетыгыз. Болар - перлит, вермикулит, елга комы. Шулай ук җирне бакчадагы агач яисә куак төпләреннән дә алырга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100