Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа ел каникуллары кыскартылачакмы?

Дәүләт Думасы пленар утырышта КПРФ һәм ЛДПР партияләренең Россиядәге ял булып саналган бәйрәм көннәре графигын үзгәртү һәм Яңа ел каникулларны бетерү турындагы закон проектларын кире какты.

news_top_970_100
Яңа ел каникуллары кыскартылачакмы?

КПРФ депутатлары Яңа ел бәйрәмнәрендә дүрт кенә көн ял – 31 декабрь, 1,2 һәм 3 гыйнвар көннәрен генә калдыруны тәкъдим иткән иде. Шулай ук алар, яңа бәйрәм – 18 март, Кырымны Россиягә кушу көнен  һәм 7 ноябрь - Бөек Октябрь социалистик революциясе көнен яңадан бәйрәм итүне дә тәкъдим иттеләр. Закон проекты авторлары фикеренчә, 12 июньдә билгеләнеп үткән Россия көнен 28 июльгә күчерергә кирәк, чөнки әлеге дата Русьне чукындыру белән бәйле һәм бу бәйрәм алга таба да «славян халыкларының дуслыгын үстерү»гә ярдәм итәчәк.

Әгәр бу закон проекты гамәлгә кергән булса, ял көне булып саналган бәйрәм көннәре ике тапкырга кыскарыр иде.

ЛДПР депутатлары елына бары тик өч кенә бәйрәм көне – 1 гыйнвар, 9 май һәм 12 июнь көннәрен генә калдырырга кирәк дип саныйлар. Ә калган бәйрәм көннәре хисабына, Россия кешеләренә елына өстәмә рәвештә эшләреннән 10 көн ял алу мөмкинлеге булыр иде.

Мондый ялны хезмәткәргә, тулысынча яки өлешләп, теләсә кайсы вакытта алырга мөмкин булыр иде. Яисә, ял итмәгән көннәр өчен акчалата компенсация рәвешендә алырга була.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100