Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров нигә үз эшеннән киткән?

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров үз теләге белән эшеннән китте. Бу хакта ул Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясендә белдерде.

news_top_970_100
Урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров нигә үз эшеннән киткән?
Министр, аягы авырту сәбәпле, коллегиягә таякка таянып килгән иде.Министр китүе хакында урман хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән коллегиясе тәмамланыр алдыннан әйтте. Коллегия үз эшен йомгаклаганнан соң, сүз алып, вазифасыннан китү теләген җиткерде һәм сәбәбен атады."Мин хәзер күптән уйлап йөргән фикеремне җиткерергә телим. Бала туа, үсә, мәктәпкә керә, училище, техникумда укый, вузда белем ала һәм гомере буе эшли дә, лаеклы ялга китә. Мин тормышның барлык этапларын да үттем. Миңа 62 яшь. 42 ел хезмәт стажым бар. Шуның 30 елын урман хуҗалыгына багышладым. Миңа, мөгаен, лаеклы ялга китәр вакыт җиткәндер. Алмашка яшь, энергияле, белгечләр килергә тиеш. Алексей Васильевич, мин сездән мине вазифамнан азат итүегезне сорыйм. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка да урман хуҗалыгына, урманчыларга күрсәткән ярдәмнәре һәм игътибары өчен рәхмәт әйтүегезне сорыйм”, – диде ул.Ул шулай ук хезмәттәшләренә, урман хуҗалыгы белгечләренә дә аңлашып эшләүләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул шулай ук үз урынына билгеләнәчәк яңа җитәкчегә дә һәр башланган эшендә уңышлар теләде.Аның сүзеннән соң Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин да сүз алды.“43 ел урман хуҗалыгына багышланган хезмәт юлы, 2014 елның сентябреннән бирле министр вазифасы – зур бәягә ия. Алмаз Әминовичка чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез”, – диде ул."Татар-информ"га үз чыганаклары аша билгеле булганча, министр китү карарын узган шимбәдә генә кабул иткән.Бүген Алмас Нәзировка шулай ук «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» орден медален тапшырдылар. Министр, аягы авыру сәбәпле, коллегиягә таякка таянып килгән иде.1956 елның 29 февралендә Татарстанның Арча районы Сеҗе авылында туган.1981 елда «урман хуҗалыгы инженеры» белгечлеге буенча Мари-Эл (Йошкар-Ола) политехника институтын тәмамлаган.2004 елда Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм информатика университетында «банк эше» белгечлеген үзләштергән.2006 елда «юриспруденция» белгечлеге буенча Идарә һәм хокук институтын тәмамлаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100