Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Торак сатып алу өчен иң кулай чор кайчан?

Сорауга Татарстан Республикасы риэлторлар гильдиясе президенты Андрей Савельев җавап бирә.

news_top_970_100
Торак сатып алу өчен иң кулай чор кайчан?

Хәзер күчемсез милек алу өчен шактый кулай чор. Бәяләр әле үтемле, шул ук вакытта ипотека буенча ставкалар да отышлы. Гадәти коммерция ипотекасы буенча ставка 9 процентка кадәр төште. Әгәр 2018 елда балагыз туган булса, субсидияле ипотека буенча ул хәтта ки 6 процент. Моннан тыш, Казанда шундый ноу-хау бар: конкрет төзүче һәм конкрет банк бергәләшеп индивидуаль кредит программасын төзи, ягъни кайбер яңа йортларны 7-8 процент ставка белән дә сатып алырга була. Башка төбәкләрдә бу юк дип әйтергә мөмкин. Беренчел торак базарында закон үзгәрү белән бәйле рәвештә, киләчәктә бәяләр артырга мөмкин. Төзүчеләр үзкыйммәт артуын күздә тотып, бәяләрне күтәрергә мәҗбүр булачак. Беренчел базар бәясе арткач, аның артыннан икенчел базар да бәя ягыннан өскә үрмәләячәк. 

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110. Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100