Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар дәүләт филармониясенең хәйрия концертларында кемнәргә акча җыелачак?

21 - 26 июньдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе скверында үткәрелә торган алты хәйрия концертларыннан җыелган акча 11 авыру балага ярдәм итә алачак.

news_top_970_100
Татар дәүләт филармониясенең хәйрия концертларында кемнәргә акча җыелачак?

Филармония директоры Кадим Нуруллин хәйрия концертларыннан миллион сумнан артыграк акча җыелыр дип фаразлый.

Скверда хәйрия акчасы салу өчен махсус савытлар урнаштырыла. Алдагы елдагы саннар буенча фикер йөртсәк, концертларга кимендә 200 тамашачы килергә мөмкин, әзерләнгән утыргычлар да шул санда. Ягъни, алдан килүчеләр урын алып калырга мөмкин, соңрак калучылар концертны басып тамаша кыла ала.

Һәр концертның акчасы кемгә биреләсе алдан тәгаенләнгән. Концертка балалар үзләре һәм аларның якыннары чакырулы. Акчалар концерттан соң ук ниятләнгән ияләренә тапшырылачак.

11 авыру баланы дәвалау, реабилитацияләү яки кирәкле җайланмалар алу өчен соралган сумма – 4 млн 400 мең сум. Ул акчаның яртысы Салават Фәтхетдинов концертларында җыелырга мөмкин.

Шунысы да игътибарга лаек, концертларда катнашучы артистлар бушка эшләп кенә калмыйлар, ә катнашу өчен үзләре үк акча да түлиләр.

Беренче ике концертны үзенең иҗатташ дуслары белән бергә Салават Фәтхетдинов оештыра.

21 июнькөнне җыелган акча игезәк малайлар Артур һәм Альберт Мостафиннарга Белгородның “Сакура” медицина үзәгендә дәвалау курсы уздыру өчен тотылачак. Малайларда ДЦП диагнозы, күз нервысының өлешчә зарарлануы. Соралган сумма – 423 мең сум. Концерт кичке 20.00 сәгатьтә башлана.

22 июнькөнне уздырылган концерттан җыелган акчалар

-  Арчадан Алсу Ибәтуллинага Мәскәүнең профессор Скворцов дәвалау үзәгендә реабилитация курсы узу өчен;

-  Бертуган Мәрьям һәм Рамазан Батырхановларга Казанның “Логос” реабилитация үзәгендә тулы курс узу өчен тотылачак.

Балалар ДЦП диагнозлы. Соралган суммалар – 70 000 сум һәм 194 мең сум.

Концерт 19.00 сгратьтә башлана.

23 июнькөнне Татарстан Республикасы ветераннарының “Балкыш” фестивале лауреатлары чыгыш ясый.

Җыелган акча Миша Волковның махсус счетына күчерелә. Диагноз – икеяклы йөрәк клапаны кимчелеге. Балага Германиядә операция ясау һәм дәвалау курсы узарга кирәк. Соралган сумма 3 млн. 266 мең 593 сум.

24 июнькөнне Татарстан дәүләт фольклор ансамблеһәм Татарстан Республикасы керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле концерты.

Җыелган сумма опекун гаиләсендә тәрбияләнүче ятим балалар

-  Юра Гордеевка корсет алу өчен тапшырылачак. Диагнозы – умыртка баганасы һәм арка деформациясе.

-  Вадим Гореловка операция ясау өчен тапшырылачак. Диагнозы – тумыштан килгән аңкау һәм иреннәр деформациясе.

Соралган сумма 25 000 һәм 80 000 сум.

25 июньдә Татар филармониясе ветеран артистлары концерты.

Тамашачылардан һәм артистлардан җыелган акчалар:

-  Валентин Егоров Казанның “Логос” реабилитация үзәгендә тулы курс узу өчен;

-  Әбисе тәрбиясендә калган ятим бала Тимур Васильевка Евпатория шәһәрендәге Глинка исемендәге балалар шифаханәсендә дәвалау курсы узу өчен тотылачак.

Балалар ДЦП диагнозлы. Кирәкле сумма – 100 000 сум һәм 56 628 сум.

26 июньдә “La Primavera»оркестры концерты. Солист – Резеда Галимова. Акчалар Азамат Агадуллинга Сочи шәһәренең “Ривьера” реабилитация үзәгендә дәвалау курсы узу өчен җыела. Малайга ДЦП диагнозы куелган, сукыр. Кирәкле сумма – 213 мең сум.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100